муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся/ 32 укучы |
| У нас учат: | 12 учителей/12 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Рәсем ясадык. 05.12.2024

5 декабрь "Мәскәү өчен сугыш көне" билгеләп үтелә. Башлангыч сыйныф укучылары, “Мәскәү өчен көрәш” көненә багышланган рәсемнәр ясадылар.
Мәскәү өчен сугыш - Бөек Ватан сугышының бөек вакыйгаларының берсе. Ул 1941 елның 30 сентябрендә башлана һәм 1942 елның 20 апрелендә тәмамлана. Мәскәү сугышы Германиянең Икенче бөтендөнья сугышында беренче стратегик җиңелүе булган. -
"Наз"да концерт куйдык. 04.12.2024

Бүген Арбор төп мәктәбенең 5-9 нчы сыйныф укучылары Чепья "Наз" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә концерт куйдылар. Шулай ук үзәкнең эшчәнлеге, анда тудырылган уңайлы шартлар, кул эшләре күргәзмәләре белән таныштылар. Безне җылы итеп каршылап, үзләренең хезмәтләре белән таныштырган "Наз" үзәге җитәкчелегенә бик зур рәхмәт!
-
Дәүләт гербы көне. 30.11.2024

ДЕНЬ ГОСУДАРСТВЕННОГО ГЕРБА

30 ноября, в нашей стране отмечается День государственного герба Российской Федерации.
Герб России — это особая эмблема, выполненная в соответствии с геральдическими канонами, это официальный государственный символ Российской Федерации, один из главных государственных символов России, наряду с Государственным флагом и Государственным гимном.
В преддверии Дня герба Российской Федерации ученики 8 класса провели час истории "Наш герб" для наших учеников. -
Котлыйбыз! 30.11.2024

8 нче сыйныф укучысы Мифтахов Әнәс "Шаг к Олимпу" олимпиадасының муниципаль этабында ике фәннән призёр булды. Математика һәм физика фәннәре укытучылары Фаляхов Г. Г., Гарипова Г. К. һәм Әнәсне чын күңелдән котлыйбыз.
-
Татарстан флагы көне. 29.11.2024

Татарстан Республикасы флагы көне!

1991 нче елның 29 ноябрендә ТР Югары советы республиканың Дәүләт флагын раслады. Бу вакыйга барлык татарстанлылар өчен тирән әһәмияткә ия.
Әлеге вакыйга уңаеннан мәктәбебездә гомуммәктәп чарасы үткәрелде. Укучылар байракның мәгънәсе, тарихы һәм төсләре турында белделәр. -
Әниләр бәйрәме. 26.11.2024

Әниләр көне уңаеннан мәктәбебездә "Әниемә" дигән бәйрәм кичәсе булып узды. Укучылар үзләренең матур биюләрен, җырларын, шигырьләрен кадерле әниләребезгә тәкъдим иттеләр. Әниләргә әлеге бәйрәм кичәсе бик ошады.
-
Яктырткычың бармы? 14.11.2024

Ноябрьнең өченче якшәмбесе Юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне. Шул уңайдан мәктәпнең ЮИД отряды иртәнге рейд үткәрде. Алар һәр укучының киемендә яки сумкасында яктыкайтаргыч элементларны тикшерделәр, кисәтүләр ясадылар. Барыбыз да исән-сау булыйк!
-
Уңышлар дәвамлы булсын! 11.11.2024

Бүген линейкада армрестлинг ярышы буенча уңышлары булган укучыларны бүләкләделәр. 8 нче сыйныф укучысы Низамова Зәмирә Чистай шәһәрендә узган республикакүләм ярышта 2 нче урын яулаган. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!
-
Бөркет булдык" 11.11.2024

Бүген мәктәбебездә тагын бер тантаналы вакыйга булып узды. 1 нче сыйныф укучылары "Орлята России" берләшмәсенә кабул иттек.
Кадерле укучылар! Без сезгә чын күңелдән канатларыгызның нык булуын, хыялларыгызның чынга ашуын, игелекле эшләрегез белән үзегезне күрсәтә алуыгызны телибез! -
Татарча диктант - 2024. 08.11.2024

Бүген без дә "Татарча диктант" акциясенә кушылдык. Укучылар һәм укытучылар татар телендә үзләренең белемнәрен сынап карады.













