муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Яңа еллар котлы булсын! 26.12.2014

Кадерле укучылар, укытучылар, әти-әниләр! Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Яңа еллар сәламәтлек, ак бәхетләр, зур уңышлар алып килсен.
Яңа еллар килә!
Кәҗә-сарык елы.
Көннәребез булсын
Шатлыкларга тулы.
Бәйрәм белән!
-
Кар сыннары ясыйбыз. 20.12.2014

Мәктәп тирәсен матурладык - кардан сыннар ясадык.
-
Шаярырга ярамый. 19.12.2014

Яңа ел бәйрәмнәре күңелле үтсен дисәк, петардалар, төрле шартлый торган уенчыклар белән уйнамаска, ясалган кар сыннарын ватмаска, тәртип бозмаска, соңга калып йөрмәскә! Участок инспекторы Эдуард Фәйзрахманов, балиг булмаган балалар белән эшләү инспекторы Ләйсән Маратовна килеп укучылар белән шушы темаларга сөйләшү үткәрделәр.
-
Яңа ел газеталары. 18.12.2014

Яңа елга әзерләнәбез - газеталар чыгардык.
-
Яңа елга әзерләнәбез. 17.12.2014

Мәктәптә бәйрәм рухы сизелә башлады: укучылар кабинетларын бизиләр, тәнәфесләрдә җыр җырлап әйләнәләр, биюләр өйрәнәләр.
-
Иң яхшы укучы сыйныф. 15.12.2014

Узган атна нәтиҗәләре буенча 3 сыйныфлар - иң яхшы укучы сыйныф, ә шушы сыйныфта укучы Кәбирова Зилия - иң күп бишле алучы булып танылдылар.
-
Батырларны онытмагыз! 11.12.2014

Беренче Чечня сугышы башлануга 20 ел тулу уңаеннан районнан килгән вәкилләр, укучылар зиратта булдылар, һәлак булган авылдашыбыз Хәкимов Заһирның каберенә чәчәкләр, венок куйдылар.
-
9 декабрь - Батырлар көне. 09.12.2014

9 декабрь - Батырлар көне уңаеннан тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гайфуллин Г.Г. укучыларга "Батырлар безнең тирәдә" дип аталган тәрбия сәгате уздырды.
-
Батырлар безнең авылда... 09.12.2014

Мәктәпкә очрашуга Чечен сугышында катнашкан орденлы авылдашыбыз Сабитов Марат Нурмөхәммәт улы килде. Укучыларга сугышта катнашкан 3 полкның берсенең юкка чыгуын әйткән вакытта, батырның күзләренә яшьләр килде. Марат абыйга алдагы тормышында бары тик тынычлык, бәхет-шатлыклар гына телибез.
-
Язгөлне котлыйбыз. 04.12.2014

Математикадан олимпиаданың район этабында призер булган Язгөлне чын күңелдән белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.













