муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Иң көчлеләр. 10.10.2016

ООО "Кама" призына үткәрелгән кул көрәше ярышларыннан укучыларыбыз уңышлар белән кайттылар: Рәмзия һәм Рөстәм - беренче, Фәнис, Алсинә һәм Алсу - икенче урыннарда. Тренерлары - Галимов И.М.
-
Тегермән - шау. 07.10.2016

Бүген Алмаз Хәмзин балаларга сюрприз ясады - иртәнге сәгатьләрдә үк "тегермән-шау" үткәрде.
-
Бәйрәм бүген! 05.10.2016

Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч, я сабырлык.
Сиздермичә ярдәм иткәнсез,
Сез иң гади кеше икәнсез.
-
Алмаз - җиңүче. 03.10.2016

7 нче сыйныф укучысы Галләмов Алмаз тагын бер җиңү яулады - Рафил Галимуллин истәлегенә уздырылган көрәш бәйгесендә 1 нче урынны алды. Алмаз укуда да сынатмый: "4" һәм "5" билгеләренә укый, укуны да, спортны да ярата. Сиңа алга таба да уңышлар телибез, Алмаз!
-
Рус теленнән тикшерү эше. 30.09.2016

5 нче сыйныфларда бүген кабат тикшерү эше: аларның рус теле буенча башлангыч якта алган белем дәрәҗәләре бәяләнәчәк.
-
"5" нчеләрне тикшерү эше. 28.09.2016

Бүген 5 нче сыйныфлар математикадан тикшерү эше башкардылар.
-
Уңыш җыябыз. 26.09.2016

Уңыш мул: бик яхшы үскән
Кишере, чөгендере.
6-9 нчы сыйныф укучылары мәктәп бакчасында үскән уңышны җыялар.
-
Чиста булсын. 24.09.2016

Чиста булсын, пөхтә булсын,
Безнең мәктәп!
Безгә булыша елмаеп
Кояш хәтта.
-
Милләтләр кроссы - 2016. 24.09.2016

Бүген, 24 нче сентябрь көнне мәктәпкүләм йөгереш - "Милләтләр кроссы - 2016" үткәрелде.
-
Танышу. 20.09.2016

Арбор урта мәктәбенең "Мирас" балалар оешмасы Татарстан Варислар Берлегенең туган көнен билгеләп үтте. Укучыларга пионер оешмасына һәм ТВБенә багышланган презентацияләр күрсәтелде. Варисларның законнары, эзтабар кагыйдәләре, эш юнәлешләре искә төшерелде. Әлеге җыенда "Мирас" балалар оешмасының 2016-2017 уку елына эш планы кабул ителде.













