МКУ «Управление образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423300, РТ, г.Азнакаево, ул. Ленина,23 |
| Телефон: | 8(85592)7-50-77; 7-50-63 |
| E-Mail: | aznuo.priemnaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ УО |
| Руководитель: | Гилязова Зульфия Султангировна |
Новости
"Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча өстенлекләр" конференциясе
Опубликовано: 10.04.20262026 нчы елның 10 нчы апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Азнакай шәһәре мәгариф идарәсе һәм 8 нче мәктәбе белән берлектә «Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча өстенлекләр» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Конференция бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукайның тууына 140, Муса Җәлилнең тууына 120 елга багышланды. Катнашучыларны Татарстанның Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Лилия Гилязова сәламләде.
Чарада Азнакай, Лениногорск, Норлат, Алабуга,Чистай,Саба районнарыннан гомуми белем бирү оешмаларының педагог-практиклары «Батырлык эзсез югалмый» һәм «Тукай укулары-2026» секцияләрендә чыгыш ясадылар.
Укытучылар, Тукай иҗаты викториналарда, аның тәнкыйть өстендә эшчәнлеге,поэзиясендә мәхәббәт лирикасы,шагыйрь иҗатындагы дини мотивлар, “Гали белән Кәҗә” шигырен өстәмә иҗекләр һәм актив алымнар белән өйрәнү, Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты аша патриотизм тәрбияләү һ.б. темалар буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Барлык чыгыш ясаучыларга нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм алга таба иҗади уңышлар телибез!
К списку новостей













