Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, зд. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Яңа ел белән котлау 31.12.2016
Җемелдиләр ак йолдызлар мени,Якты йолдыз кебек төннәрдә.Күтәрелеп күктә очкан чакта,Ак йолдызлар көйләр чыгара.Ак энҗеләр күргәч күңелләрдә,Өшер өчен юктыр,юк чара.Ап-ак кына энҗе бөртекләре,Әйлән-бәйлән, уен уйныйлар.Һәр туасы яңа матур көнгә,Яңа елда бәхет юрыйлар.Ак карларың, ак хисләрең белән,Хуш киләсен безгә Яңа ел!Әйлән-бәйлән уйный ап-ак карлар,Яңа елга җәеп яңа юл!Яңа ел белән, хөрмәтле әти-әниләр, укучылар! Сезгә яңа 2017 ел бары бәхет, шатлыклар, тазалык-саулык кына алып килсен! Башлаган эшләрегез гел уңышлы булсын! -
Лагерьлар "Яңа ел сайлаулары"н карый 30.12.2016

Лагерьда ял итүче укучылар Әтнә дәүләт драма театры артистлары әзерләгән "Яңа ел сайлаулары" дип исемләнгән тамашаны карадылар.
-
"Бәхетле балачак" кышкы мәктәп яны лагерының дүртенче көне 28.12.2016

Мәктәп яны лагерында балалар уйнап кына калмыйлар, төрле иҗади, спорт түгәрәкләрендә шөгелләнәләр. Шундыйларның берсе физкультура укытучысы Зарипов Булат Абдуллович җитәкчелегендә "Кызыклы шугалак".
-
Лагерьда өченче көн 27.12.2016

Кышкы лагерьның өченче көнен балалар авыл китапханәчесе Вафина Луиза белән үткәрделәр. Алар Рафиз Корбан иҗаты белән таныштылар, китапханәгә сәяхәт ясадылар.
-
Кышкы лагерьда икенче көн 26.12.2016

Кышкы мәктәп яны лагерының икенче көнен укучылар файдалы итеп үткәрделәр. Алар инглиз теленнән мавыктыргыч уеннар уйнадылар, физкультура укытучысы Зарипов Булат Абдул улы күңелле стартлар уены оештырды. Шулай ук укучылар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар: хоккей уйнадылар, шугалакта шудылар.
-
Кышкы лагерь укучылар өчен ишекләрен ачты 25.12.2016

Кышкы мәктәп яны лагеры үз эшен башлап җибәрде. Лагерьга барысы 35 бала йөриячәк. Бүген тантаналы линейка үткәрелде, укучылар отрядларга бүленделәр. Беренче көн саф һавада хәрәкәтле уеннар һәм чыршы тирәли әкият кую белән төгәлләнде.
-
Республика чыршы бәйрәмендә мәктәбебез укучылары 25.12.2016

Республика чыршы бәйрәмендә мәктәбебездән алдынгы укучы, фән олимпиадаларында зур уңышларга ирешкән 7 нче сыйныф укучысы Хафизов Булат һәм көрәшче егетебез 8 нче сыйныф укучысы Гыйләҗев Әдел катнаштылар.
-
Хуш киләсен, яңа ел! 24.12.2016

Бүген 1-7 нче сыйныф укучыларын Яңа ел белән котларга Кыш бабай һәм Кар кызы килделәр. Алар фән олимпиадаларының район этабында призлы урыннар яулаган зыялы укучыларны тәбрикләп киттеләр. Тамаша җыр, бию, уеннар белән чиратлашып барды.
-
Балмаскарад -2016 23.12.2016

Нихаять, укучыларыбыз көтеп алган балмаскарад көне дә килеп җитте. Һәрбер сыйныф зур теләк белән берсеннән берсе матур, кызыклы концерт номерлары әзерләгәннәр. Монда әтәчләр, рус кызлары, тавыклар, хәтта хәләл чебеш тә бар иде. Шулай ук фән олимпиадаларының район этабында призлы урыныннар алган укучыларыбызны да котлап үттек. Ә алар бездә быел 19 урын!
-
Спорт белән шөгелләнәбез, спортта җиңү яулыйбыз 23.12.2016

Бөтенроссия физкультура олимпиадасынынң район этабында 8 нче сыйныф укучысы Мортазина Назгөл укытучысы Зарипов Булат Абдул улының тырышлыгы белән җиңү яулады. Афәрин, Назгөл!











