Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, зд. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
Яшь рәссамнар мәктәбе 24.01.2017

Сәнгать атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен 6-8 нче сыйныф укучылары рәсем ясау буенча мастер класс күрсәттеләр, рәсем ясау техникасы белән таныштырдылар.
-
"Музыканың кеше тормышында әһәмияте" дигән темага 5-6 нчы сыйныфларда дәрестән тыш чара 23.01.2017

Мәктәбебездә сәнгать атналыгы башланып китте. Музыка һәм технология укытучысы Төхфәтуллина Фәрдия Римхатовна тәнәфестә укучылар өчен төрле мастер класслар уздыра, музыкаль тәнәфесләр оештыра. 5-6 нчы сыйныфлар өчен "Музыканың кеше тормышында әһәмияте" дигән темага класстан тыш чара узды. Монда укучылар татар композиторы Сара Садыйкова, җырчы Илһам Шакиров кебек бөек шәхесләрнең тормыш юлы белән таныштылар.
-
Чаңгы ярышы-2017 21.01.2017

Укучыларыбыз спортны яраталар, спортка тартылалар. Шул исәптән без кышкы спорт төрләре буенча спартакиада оештырырга уйладык. Дәресләр беткәч, 5 - 11 нче сыйныф укучылары чаңгы ярышына чыктылар. Әлеге ярышта укучылар актив катнашып, призлы урыннар яуладылар.
-
Югары сыйныфларда ата-аналар җыелышы 20.01.2017

Югары сыйныфларда ата-аналар җыелышы үтте. Иң элек алар төп фәннәрдән дәресләр карап киттеләр. Көннең икенче тәртибе буенча ата-аналар, укучылар һәм фән укытучылары катнашында түгәрәк өстәл узды. Монда чыгарылыш сыйныф укучыларының билгеләре, имтиханнарга әзерлекләре белән таныштылар, килеп туган сорауларга җавап эзләделәр.
-
"Парклар маршы - 2016" ны экология конкурсының республика этабында уңышларыбыз 17.01.2017

Укучыларыбыз төрле иҗади бәйгеләрдә теләп катнашалар һәм уңышларга ирешәләр. "Парклар маршы - 2016" экология конкурсының республика этабында 6 нчы сыйныф укучылары Хөснетдинова Ландыш (укытучысы Гыйззатова Айсылу Рафизовна) 3 нче урынга лаек булды, ә Мифтахова Гүзәл (укытучысы Ганиева Ләйсән Фәргәтовна) катнашучы буларак билгеләнеп үтте. Аларны котларга "Ашыт" заказнигы хезмәткәрләре Сабиров Рәшит һәм Абдрахманова Гөлнара килделәр.
-
Башлангыч сыйныфларда ата-аналар җыелышы 13.01.2017

Бүген башлангыч сыйныфларда ата-аналар җыелышы үтте. Сыйныф җитәкчеләре аларга ачык дәрес күрсәттеләр, ә 4 нче сыйныфта ата-аналар укучы балалары белән бергә ВПР эшләре эшләп карадылар. Икенче көн тәртибе буенча сыйныф җитәкчеләре ата-аналарны борчыган сорауларга җавап бирде, дәрестән тыш эшчәнлек белән таныштырды.
-
5 нче сыйныфларда ата-аналар җыелышы 12.01.2017

Беренче яртыеллыкка йомгак ясап, ата-аналар өчен җыелышлар башланып китте. Әлеге җыелышларны башка еллардан үзгә итеп үткәрергә уйладык: һәр сыйныфта аерым ата-ана һәм укучы балалар катнашында. 5 нче сыйныфларда җыелыш математика дәресеннән башланып китте. Сыйныф җитәкчеләре, шулай ук математика укытучысы Хабибуллина Айсылу Мөбәрәкҗановна әти-әниләргә укучыларның белемнәрен күрсәтү йөзеннән дәрес фрагменты күрсәтте. Икенче көн тәртибе буенча әниләрне һәр фән укытучысы баласының өлгереше, дәресләргә әзерлеге белән таныштырып үтте. Ата-аналар бик канәгать калдылар, мондый җыелышлар отышлырак дип таптылар.
-
Яңа елның беренче педсоветы 08.01.2017

Узган елга йомгак ясап, 2017 нче елга яңа максатлар, бурычлар билгеләр вакыт җитте. Каникулдан килүгә укытучылар коллективы беренче педсовет утырышына җыйналды. Утырышта беренче яртыеллыкка йомгак ясалды, ирешкән уңышларга бәя бирелде һәм җитешсезлекләргә анализ ясалды. Педсовет барышында Хабибуллина Айсылу Мөбәрәкҗановна һәм Ганиева Люция Фаезхановна ФДББС нигезендә яткан проект эшенең структурасы, әһәмияте турында чыгыш ясадылар. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Ганиева Ләйсән Фәргатовна беренче яртыеллыкта эшләнгән эшләргә төпле анализ ясады, икенче яртыеллыкта планлаштырылган конкурслар, контроль эшләр белән таныштырып үтте.
-
Боз өсте гел кызу 07.01.2017

Мәктәбебез янында урнашкан каток бер дә буш тормый. Көндезге вакытта боз өстендә укучы-балалар шугалакта шуалар, ә кич исә беренчелек өчен көрәш башлана. Монда районыбыз авылларыннан, шулай ук күрше Биектау районы авылларыннан да хоккей командалары агыла. Алар үзара дуслык турнирлары үткәрәләр.
-
Кышкы лагерьның җиденче көне 31.12.2016

Кышкы мәктәп яны лагерының соңгы көне. Алда укучыларыбызны кышкы каникуллар, күңелле яллар көтә.











