Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-693-20-03 |
| E-Mail: | Skom.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Коморгузинская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллин Табрис Талгатович |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 73 учащихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
5 көн.Рекордлар көне. 04.01.2015

Сәяхәтебез күңелле генә дәвам итә. Иртән девизларны, речёвкаларны әйтеп, рапорт бирдек. Физрук Рамиль абыебыз ясаткан гимнастик күнегүләрдән соң линейкага бастык, сәламәтлегебезне ныгытып алдык. Бергәләшеп лагерь почмагын җиһазлаганнан соң безгә тагын да уңайлырак булып китте.
Иртәнге аштан соң укытучыбыз Гүзәлия Рәфкать кызы безне авылыбызның тыл ветераны Хәкимова Фәния әби белән бик файдалы очрашу үткәрде. Фәния әбинең сөйләгәнен бик игътибар белән тыңладык, аңа үзебезнең сорауларыбызны бирдек. Ветеранны озаткач, Круиз картасы буенча утравыбызда “Рекордлар көне” оештырылды. “Рекордлар көне” төрле уеннар белән үрелеп алып барылды.
Ә менә төштән соң чаналарыбызны алып без киттек тауга чана шуарга. Көн салкын булуга карамастан, без рәхәтләнеп тау шудык, битләребезне кызарттык. Кайткач шашка, шахмат ярышы уздырдык. Шашка ярышында малайлар арасында Хәйруллин Ренат, кызлар арасында Таҗиева Айзилә җиңүче булды. Укытучыбыз сугыш җырларын тыңлатты, таныш булганын бергәләшеп җырладык.Көн узганын сизми дә калганбыз.
-
4 нче көн. "Кыш бабай остаханәсендә" 03.01.2015

Һәрвакыттагыча йокыдан яхшы кәефләр белән уянып, зарядка ясап алганнан соң сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турындагы белемнәребезне баеттык . Укытучыбыз Ләлә Альбек кызы белән иртән “ Җиңү килде җирне нурга күмеп” исемле презентация карап, фикер алыштык.
Бүген шулай ук мөһим көн. Без Кыш бабайга кул эшләренә ничек оста булганыбызны раслап бирергә тиешбез.Шуңа ашыга-ашыга “Кыш бабай остаханәсе”нә ашыктык. Кызлар кайсы чигә, кайсы бәйли, ә кайберләре кәгазьдән аппликация ясый. Ә менә Фәннур төсле картон, мамык кулланып, Кыш бабайның үзен ясап бирде, Илүзә, Айзилә, Ләйлә җептән хәтта чыршы ясап куйдылар. Кул эшләребезне тезеп куйгач, кыш бабай үзе дә шатланды, безне мактады.
Кыш турындагы әкиятләрне без бик яратып укыйбыз. А.Алишның “ Куян кызы” әкиятен үзебез дә уйнап карарга булдык. Әкиятне сәхнәләштерүдә барыбыз да бик актив катнаштык. Куян кызын-Ранилә, әнисен-Зилә, тиеннне-Азалия, доктор Айболитны-Әнис бик оста уйнап чыктылар. Тамашачылар һәм Кыш бабай бик озаклап алкышладылар.
Ә менә төштән соң урамда саф һавада булдык, чана, ледянкада шудык. Вакыт узганы сизелми дә. Урамнан Кыш бабай утравына кайткач, бер-беребезгә карап көлешеп алдык, чөнки кыяфәтләребез бик матур иде. Тау шуып кайткач өстәл уеннары уйнап алдык. Ялыбыз бик күңелле уза.
-
3 нче көн. “Мистер Кар бабай” 31.12.2014

Сәяхәтебез дәвам итә. “Кыш бабай” утравы гөрләп тора. Кем генә, нәрсә генә эшләми.
Иртәнге рапорт, зарядкадан соң без эшебезне дәвам иттек. Иртәнге аштан соң безгә зур яңалык җиткерделәр- бүген безне Әтнәгә Кар шәһәрчегенә алып барачаклар. Автобуска утырып, ледянкаларыбызны алып, юлга кузгалдык. Әй, күңелле дә үтте соң вакытыбыз. Их, рәхәт тә соң тауда чана шуулары! Артта кар бураннары тузгый. Кайсыбыз чанадан егылып төшеп кала. Битләребез салкыннан алсулана. Тик беребез дә туңмый. Вакыт үткәне сизелми дә. Кайтыр вакыт та җитте. Бер-беребезнең өсләрендәге карны кагып кайтырга кузгалдык.
Яңа ел бәйрәменә безгә зур сюрприз ясаганнар. Без җитәкчеләребезгә бик зур рәхмәтле.
Төшке аштан соң без “Мистер Кар бабай” бәйгесенә әзерләнә башладык. Бәйгенең этаплары:
1.Үзебез турында үзебез.
2. Сугыш чорындагы шагыйрьләрнең шигырләрен сәнгатьле уку.
3.Реклама тәкъдим итү.
4. “Бу язучыны таныйсыңмы?”(язучының тулы исем- фамилиясен әйтү, таныш әсәрләрен санау)
5.Концерт номерлары.
Бәйге кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Әмма катнашучылар сер бирмәде. Мистер Кар бабай булып Шакиров Әнис танылды. Соңыннан Кар кызлары сюрприз ясадылар. Алар бәйгедә катнашучылар өчен концерт куйды.
-
2 көн. Кызлар көне. 30.12.2014

Сәяхәтебез дәвам итә. Девиз, речёвкаларны әйтеп, гимнастик күнегүләр ясап алдык. Гадәттәгечә, линейкага бастык, сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт турында әңгәмә кордык.
Иртәнге аштан соң без “Мисс Кар кызы” бәйгесенә әзерләнә башладык. Бәйгенең этаплары:
1.Үзебез турында үзебез.
2.Кием тәкъдим итү.
3.Причёска.
4.Сорауларга, табышмакларга җавап бирү.
5.Концерт номерлары.
Бәйге “Эх сез матур, Кар кызлары” исеме астында малайлар концерты белән аралаштырылып алып барылды.
Безнең җиңүчебез-Хәйруллина Ранилә.
-
1 көн. Лагерьны ачу тантанасы. 29.12.2014

Ура! Ура! Без барыбыз да “Кыш 2015” чаңгы, чаналары белән “Кыш бабай” утравына сәяхәткә кузгалдык. Бүгенге көнебез лагерьны ачу тантанасы белән башланып китте. Безне киң колач җәеп Кыш Бабабыз каршы алды. Быелгы сәяхәтебез тагын да күңеллерәк, кызыклырак булыр, чөнки янәшәбездә ышанычлы дуслар бар. Алда безне серле утраулар, көтелмәгән ачышлар, хәзинәләр эзләү, төрле кызыклы маҗаралар көтә. Узган елгы җәйге сәяхәт мизгелләре дә безнең күңелләрдә әле дә саклана. Бу сәяхәтебездә без утрау законнары буенча яшәячәкбез, утрау терминнары белән эш итәчәкбез.
-
It-чемпион. "Иң актив мәктәп" 27.12.2014

- Яна ел-2014 26.12.2014
-
It-чемпион 24.12.2014

-
Час кода 12.12.2014

-
Республиканский научно-практический семинар для учителей начальных классов 12.12.2014










