Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Вильданова Диля Динаровна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Мозаикалардан матур бизәкләр төзергә яратабыз. 04.04.2019

-
Әкиятләрне сәхнәләштерергә яратабыз. 02.04.2019

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Еш кына без киң белемле, сәнгатьле сөйләшә белүчеләрне оялчан икәнен, чит кешеләр алдында югалып калуларын күзәтәбез. Бу проблемалар булмасын өчен, балалар бакчасында театр куеп балалар, әти-әниләр алдында чыгыш ясау бик зур булышлык күрсәтә. Сәхнәләштерелгән уеннар балаларны шатландыралар. Спектакльләрдә катнашып, балалар тирә-юнь белән, төсләр, авазлар белән танышалар, ә уйланылып куелган сораулар балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша- яңа сүзләр белән баетыла. Әкиятне укып бетергәч, балаларга нинди дә булса җөмләне тәмамларга, кабатларга, эчтәлеген сөйләргә тәкъдим ителә. Аннан кечкенә хикәяләр алына. Әкренләп монологик сойләм генә түгел, ә диалогик сөйләм дә үсә. Аваз культурасы өстендә эшләнелә. Бала күп сүзләрне исендә калдыра. Аның хәтере үсә. Рольне уйный- уйный, бала әкият дөньясына кереп китә, татар телен истә калдыру җиңеләя. Сәхнәләштерү эшчәнлеге күрсәтүенчә, бала ялгышырга мөмкин, ә менә әкият герое ялгышырга тиеш түгел. Шуңа күрә балалар әкият уйнаганда, сүзләрен 2–3 мәртәбә тырышыбрак өйрәнәләр. Аларның бу шөгыльләрдән соң хәтерләре яхшыра. Яраткан геройлар балаларга үрнәк булалар.Сәхнәләштерү эшчәнлеге балаларга проблемалы ситуацияләрне чишәргә булыша- персонаж аркылы оялчанлыкны, кыюсызлыкны бетерергә, сәнгатьле итеп сөйләргә булыша. Рольне уйнау, баланы башка персонаж алдында чиста, аңлашылырлык итеп аңлатуны таләп итә. Театр бала өчен яп-якты истәлек булып кала.
Сәхнәләштерү эшчәнлеге үз алдына түбәндәге мәсьәләләрне, бурычларны куя :
- сәхнәләштерү эшчәнлегенә тотрыклы кызыксынуны үстерү ;
- балаларның сүз байлыгын үстерү ;
- дөрес аваз әйтелешен тәрбияләү;
- мимика, ишарәләр, хәрәкәтләр, интонация чараларын кабатлау теләге тудыру.
Балаларның сәхнәләштерү эшчәнлеге иртәнге, кичке сәгатьләрдә, дәреснең бер өлеше булып, шулай ук аерым планлаштырылган дәрес булып та кертелергә мөмкин.
Сәхнәләштерү эшчәнлеге
- курчак театры карау hәм алар буенча әңгәмә оештыру;
- уен- драматизацияләр;
- сәнгатьле итеп сөйләү күнегүләре;
- этика буенча аерым күнегүләрне үз эченә ала.
-
Саннар илендә. 27.03.2019

-
Бәйрәм күренешләре. 25.03.2019

-
Гаилә бәйрәме)))) 22.03.2019

Безнең гаиләләр җыелган
Ял итәр өчен бүген.
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел. -
Нәүрүз мөбәрәк булсын!!!! 21.03.2019

“Нәүрүз” ул – Яңа ел, яңа көн дигән сүз. Бу бәйрәм – борынгыдан килгән бәйрәм. “Нәүрүз” – көн белән төн тигезләшкән чакка - 21-22 мартка туры килгэн, шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.
-
Режим вакытында. 18.03.2019

-
Гөлфинәне туган көне белән котлыйбыз!!! 15.03.2019

Бүгенгедәй сөйкемле бул!
Бүгенгедәй бәхетле бул:
Жәй гөлләре үскәндә дә,
Яз яфраклар ярганда да,
Көз жилләре искәндә дә,
Жиргә карлар яуганда даЯкты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең -
Җимлекләргә җимнәр салып торыйк))) 14.03.2019

Чырык-чырык килеп янда
Чыпчыклар серләшәләр.
Җим сипсәнә, диеп миңа
Әйтерсең эндәшәләр.
Кулымдагы икмәгемне
Бүлешәм алар белән.
Канатларын җилпи-җилпи
Рәхмәт әйтәләр, беләм.
-
Үсемлек орлыкларын чәчеп -тәҗрибәләр үткәрәбез. 13.03.2019

Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан балалар бакчасында эш алып барыла. Анда яшьүзенчәлекләренә туры килә торган гөлләр: бегония, алоэ, герань, традесканция утырттык. Балалар һәр көнне гөлләрнең ничек үскәнен, чәчәк атуын күзәтәләр, төпләрен йомшарталар, тузанын сөртәләр, сулар сибәләр. Шау чәчәктә утырган гөлләрнең матурлыгына сокланалар. Әгәр тәрбияләмәсәң, аларның шулай үсмәячәген, үсемлекләрнең тере табигать икәнен, аларның үсешенә һава, су, яктылык кирәклеген үз күзләре белән күрәләр. Кышын тәрәзә тәпләрендә суган үстерү , аның үсешен күзәтү балалар өчен бик кызык. Иртә язда , клумбаларга утырту өчен , орлыклар чәчеп чәчәк үсентеләре үстерәбез . Балалар табигать почмакларында бик теләп эшлиләр.Һәм бу эшнең нәтиҗәсе булып, бакчабыз шау чәчәктә утыра. Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Су, һава, ташлар, туфрак, ком белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне тагы да яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәсен камилләштерә. Тәҗрибә ярдәмендә балалар яңа әйберләр белергә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән төрле нәтиҗәләр ясарга өйрәнә.









