Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
1 июнь - Балаларны халыкара яклау көне 01.06.2020

Җәйнең беренче көне җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көнен күп илләрдә зурлап үткәрәләр. Төп максаты - күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү. Баланың елмаюы һәм шатлык тулы күзләре - ата-ана өчен моннан да мөһим нәрсә юк.
-
Республиканская благотворительная акция "Отдай запасной гаджет в свою школу" 30.05.2020

В Арском районе продолжается благотворительная акция «Отдай запасной гаджет в свою школу». В связи с этим МБОУ "Училинская ООШ" просит оказать благотворительную помощь в создании условий для дистанционного обучения детям из малоимущих семей.
Каждый человек вне зависимости от должностного и социального статуса может приобрести или принести в свою школу неиспользуемые компьютеры, ноутбуки, смартфоны, гаджеты, оплатить Интернет-трафик. Возможно, у кого-то есть запасные мобильные телефоны, мониторы, клавиатура, мыши, веб-камеры, наушники и другая техника, пригодная для дистанционного обучения, – принесите их в школу и окажите помощь детям!
-
ТАССРга-100ел! 27.05.2020

Бүген ТАССР оешуга 100 ел. Әлеге вакыт өчендә республикабыз күпне үткән. Татарстан хәзер Россия Федерациясенең иң алга киткән төбәкләренең берсе. Башкалар өчен үрнәк һәм икътисадның, җәмгыятьнең, мәдәниятнең күп кенә тармакларында лидер булып тора. Болар барысы да безнең республика халкы тырышлыгы белән ирешкән уңышлар.
-
«Соңгы кыңгырау 2020» 25.05.2020

Россия Мәгариф министрлыгы 25 майда коронавирус пандемиясе шартларында ил мәктәпләрен тәмамлаучыларга ярдәм йөзеннән «Соңгы кыңгырау 2020» бөтенроссия акциясен уздыра. Чара онлайн-режимда узачак. Масштаблы онлайн-марафон трансляциясе министрлык берләшмәсендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм ведомствоның рәсми сайтында «Соңгы кыңгырау 2020» бүлегендә оештырылачак. «Шунда ук катнашучылар виртуаль кыңгырау да чылтырата ала, – дип билгеләп үтәләр ведомствода.
- 10.00 сәгатьтә онлайн-марафонны Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов ачып җибәрәчәк, ул чыгарылыш сыйныф укучыларын котлап, үзенең мәктәп еллары турында да сөйләячәк. Чыгышларга илнең барлык төбәкләреннән педагоглар һәм укучылар кушылачак». Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен социаль челтәрләрдә оештырылган соңгы кыңгырауда берьюлы берничә акция һәм флешмоб узачак. Шулай ук «миллионнарның чын кумиры булган популяр шәхесләр» белән турыдан-туры эфирлар әзерләнгән. Чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм йөзеннән оештырылган бәйрәм акциясе «Күңелле чакларның барысын да искә төшерик һәм соңгы кыңгырау белән яңа офыклар ачып җибәрик» дигән девиз белән узачак.
-
Саклыйк һәм сакланыйк! 23.05.2020

Җәйге каникул чорында үз үзеңне бәла- казалардан ничек сакларга? Бу турыда классларда әңгәмәләр башланып китте.
-
Арча-мәдәният учагы! 22.05.2020

Бүген иртәнге дәресләрдә Арчада туып, бүгенге көндә зур дәрәҗәләргә ирешкән иҗат әһелләре турында әңгәмә үткәрелде. Районыбыздагы музейларга онлайн экскурсияләр оештырылды.
-
Арчабыз батырлары. 21.05.2020
5 сыйныфта Арча районы Советлар Союзы геройлары турында әңгәмә үткәрелде. Алар - Гани Сафиуллин, Гатаулла Салихов, Нәкыйп Сафин, Валентин Ежков. -
ТАССР оешу тарихы. 20.05.2020
Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты (ВЦИК) һәм РСФСР халык комиссарлары советы (СНК РСФСР) 1920 елның 27 маендагы декреты белән Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы (АТССР) барлыкка килә. 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы “Татарстанның дәүләт суверенитеты турында” декларациясен кабул итә һәм республика атамасын “Татарстан Совет Социалистик Республикасы – Татарстан Республикасы”на үзгәртә. 1992 елның 7 февраленнән республика – Татарстан Республикасы атамасын йөртә. 1992 елның 21 апрелендә РСФСР халык депутатлары җыены бу атаманы раслый һәм РСФСР Төп канунына тиешле үзгәрешләрне кертә. 7 сыйныфлар белән әнә шул темага әңгәмә үткәрелде. -
Бүген Пионерия көне! 19.05.2020

В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда төзелгән. Ә районыбызда пионер оешмасы 1935 елда төзелгән булган. Колхозлашу, Бөек Ватан сугышы еллары..., авыр сынау, көрәш, Бөек Җиңү... бу чорда районыбызның яшь ленинчылары өлкәннәр белән беррәттән иген иккән, станок артларына баскан, Бөек Җиңүне якынайту һәм сугыштан соң илебезне аякка бастыру өчен үзләреннән өлеш керткәннәр.
-
СПИД корбаннарын искә алу көне. 14.05.2020

17 майда Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу дата һәр елны майның өченче якшәмбесендә билгеләнә. Аның максаты - СПИДтан үлүчеләрне искә алу, бу куркыныч авыруны йоктыру юллары, аннан саклану чаралары хакында кешеләргә искәртү. Мәгълүм булганча, СПИД - дәвалап булмый торган чир. Шуңа да аннан саклану бик мөһим... Әлеге темага 8 нче класс укучылары белән әңгәмә үткәрелде.



















