Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
1 Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме белән! 01.05.2020

1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә. Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә. Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын!
-
Бөтенроссия агач утырту көне! 29.04.2020
Бөтенроссия агач утырту көне уңаеннан, мәктәп укучылары белән бергә агач утырттык.Тарихка күз салсак, әлеге бәйрәм “Бөтендөнья агач утырту көне” буларак 2 гасырдан артык булган тарихка ия. Үзвакытындаул СССРда да экологик бәйрәмнәрнең иңкүренеклесе исәбендә йөргән. Ә Россия тарихына нәкъ менә мәктәп укучылары тарафыннан үтеп керде. Бу эштә мәктәп укучылары укытучылар белән берлектә бик актив катнаштылар. -
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына. 28.04.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган документаль фильмнар карау дәвам итә. Бүгенге тәрбия дәресендә укучылар "Багратион операциясе" исемле чираттагы фильм белән таныштылар, фикер алыштылар.
-
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 134 ел! 26.04.2020
Бәйрәм белән! 26 апрель – халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне. Тууына 134 ел тулу уңаеннан без Тукайны зур хөрмәт белән, һәм билгеле инде якташыбыз буларак горурланып та искә алабыз. Аны искә алу хөрмәтенә мәктәбебездә бик күп онлайн чаралар узды. Әсәрләренә рәсемнәр ясадык. Шигырьләрен сөйләп, җырларын җырлап яздырдык. Без Тукайны укыйбыз марафонында да актив катнаштык. -
На уроке физкультуры. 25.04.2020

На уроке физкультуры была проведена игра “Умники и умницы ”на тему “Здоровый образ жизни”среди 6 класса. Самый умным оказался Мингазов Радик, который набрал самое большое количество очков. Молодец!
-
Рекомендации Роспотребнадзора 25.04.2020
В целях недопущения распространения новой коронавирусной инфекции всем руководителям организаций независимо от организационно-правовой формы и форм собственности необходимо принять профилактические меры согласно -
"День Книги и авторского права" 23.04.2020

23 апреля отмечается "День Книги и авторского права", начиная с 1996 года. Всемирный день был провозглашён на 28-й сессии ЮНЕСКО 15 ноября 1995 года. Решение было принято с целью просвещения и развития культурных традиций, а также с учётом того, что книги являются наиболее важным средством распространения знания и самым надёжным способом его сохранения.
-
Бүген — Халыкара җир көне! 22.04.2020

Барлык илләрдә дә 22 апрельдә Җир көнен билгеләп үтәләр. Бу чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Бу көнне Җир йөзендә булган экологик һәлакәтләр турында искә төшереп, шушы экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алуыбыз турында уйланырга тиешбез. Шул уңайдан мәктәбебезнең барлык укучылары белән дә класс сәгатьләре үткәрелде.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеген дәвам итә. 22.04.2020

Укучылар онлайн- түгәрәкләрдә кул эшләре белән шөгыльләнүләрен дәвам итәләр. Алар тагын да кызыксынып, иҗади якын килеп башкаралар бу эшләрне.Рәсемдә 4 нче класс укучысы Гатауллина Динә һәм 2 нче класс укучысы Сабирова Азалия ясаган эшләнмәләр.
-
Тукай иҗаты- рәсемнәрдә. 21.04.2020

26 апрель- татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан төрле чаралар уздырыла. Бүген укучыларыбыз Г. Тукайның шигырьләренә рәсемнәр ясадылар. Рәсемнәр гажәеп матур, кызыклы, балалык ихласлыгы белән ясалганнар.



















