МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 42, из них иностранных граждан -2 Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
" Рәхмәт сиңа, илем сакчысы! " 22.02.2025

Мәмсә мәктәбендә 2025 нче ел - Ватанны саклаучылар елы уңаеннан “Рәхмәт сиңа, илем сакчысы! " дигән исем астында әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәмгә кунак итеп, хәрби бурычын Әфганстан җирендә үтәгән авылдашыбыз Сәмигуллин Рафил Габделбәр улы чакырылды. Бәйрәм белән котлап, укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, строевой смотр күрсәтелде.Сораулар һәм кызыклы биремнәр ярдәмендә егетләребезнең белемнәрен сынадык. Ватанны саклаучылар көне - ул батырлык, намус һәм Ватанга мәхәббәт бәйрәме.
-
“Әтием – минем күңелемдә мәңгелек ышаныч!” 22.02.2025

22 февраль көнне мәктәптә “Әтием – минем күңелемдә мәңгелек ышаныч!” дигән чара булып үтте. Бүген без иң якын кешеләребезне әти-абыйларыбызны, бабайларыбызны кунакка чакырдык. Хөрмәтле әтиләр һәм бабайлар. Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Һәрбер бәйрәмнең үз матурлыгы, үз мәгънәсе, үз йөзе бар. 23 февраль ир-егетләрне олылау көне, батырлык һәм матурлык бәйрәме. Кадерле әтиләр,бабайлар бәйрәмегез котлы булсын! Үзегез һәм гаиләгезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлыклар телибез. Изге эшләрегездә уңышлар,тормышыгызда ак бәхетләр юлдаш булсын. Ярышта әтиләр ике командага бүленеп ярыштылар. Бәйгеләр укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
“Тел – күңел көзгесе” шигырь бәйгесе 21.02.2025

Арча шәһәре 6 номерлы урта мәктәбе базасында Халыкара Туган тел көне уңаеннан “Тел – күңел көзгесе” дип аталган районкүләм шигырь бәйгесе үткәрелде. Әлеге чарада 7 нче сыйныф укучысы Галаветдинова Гөлия 1 нче урынга, 4 нче сыйныф укучысы Галаветдинов Ихсан 2 нче урынга лаек булдылар. Укучыларыбызны котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Халыкара Туган тел көне. 21.02.2025

21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне. Татар телен һәм әдәбиятын үзләштерүгә кызыксыну уяту, туган телне, милли йолаларны саклау, туган якка мәхәббәт, табигатьне ярату, шәфкатьлелек сыйфатлары, эстетик зәвык тәрбияләү максатыннан “Туган телем — Тукай теле” дип аталган әдәби-музыкаль чара үткәрелде. Туган телебезгә булган олы ихтирам хисебезне җыр-биюләр, шигырьләр аша белдердек.
-
"Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем" 21.02.2025

Мәмсә мәктәбендә "21нче февраль - Туган тел көне"нә багышлап, "Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем" дигән исем астында әдәби- музыкаль чара үткәрелде.Туган телебезгә багышланган шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, презентация күрсәтелде. Татар теле - туган телебез! Әйе, татар теле - җырдай моңлы, кызлар кебек шат чырайлы, ачык йөзле. Туган тел - һәркем өчен кадерле булган бөек хәзинә. Ул - халкыбызның рухи көзгесе. Шуңа күрә без аның белән горурланып яшәргә тиешбез! Туган телне буыннар арасында югалтмыйк!
-
Китап күргәзмәсе “Туган телем-иркә гөлем” 21.02.2025

21 февраль дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәп китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче безнең телебез – татар теле, шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш, сабыйларыбызның теле туган телдә ачылып, телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз булып торуы турында сөйләп үтте. Күргәзмәдә татар телендә язылган шигырьләр, әкиятләр, мәкальләр укылды.
-
Проверка качества питания 20.02.2025

Членами родительского комитета была проведена проверка качества питания. Питание осуществляется согласно утвержденному меню. По опросам учащихся завтрак детям нравится, родители довольны. Все санитарные нормы соблюдены. В столовой чистота и порядок.
-
Неделя русского языка и литературы 20.02.2025

В рамках недели русского языка и литературы учитель Ахмадуллина Алсу Тафкилевна провела в 5 классе открытый урок по русскому языку.
-
"Смотр строя и песни" 20.02.2025

В рамках военно – патриотического месячника, сегодня, 21 февраля, в школе прошло мероприятие "Смотр строя и песни", посвящённое Дню защитника Отечества. В конкурсе принимали участие 1-9 классы. В течение нескольких недель классы готовились к этому дню: разучивали песни, учились ходить строевым шагом, подбирали соответствующую форму. Своё мастерство в выполнении строевых команд и сплочённость показали обучающиеся со 1 по 9 классы. Каждый класс постарался показать самые положительные качества – ответственность, умение слаженно работать в коллективе, выполнять команды, маршировать в ногу, а так же исполнять строевые песни. Все классы выступили очень хорошо. Молодцы!
-
“Шушы яктан, шушы туфрактан без!” 20.02.2025

20 нче февраль көнне “Шушы яктан, шушы туфрактан без!” дип исемләнгән чарада укучыларыбызны Татарстанның күренекле язучылары, шагыйрьләре, аларның иҗатлары белән таныштыру үткәрелде. Язучыларыбыз үзләренең иҗатлары аша безне туган телебезне, туган туфрагыбызны, үз нәселебезне, халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итәргә, яратырга һәм беркайчан да онытмаска өндиләр.












