МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 ( 288 ) 289 290 >>
-
ТНВ да кунакта
04.03.2015
4 март көнне 8 класс укучысы Касимова Илүзә "Татарстан- Яңа гасыр" телеканалында баручы "Без - Тукай оныклары" тапшыруында катнашты. Ул тамашачыларга үзе иҗат иткән шигырьләрен тәкъдим итте. Тапшыру Г.Тукай музеенда төшерелде һәм март ахырында эфирга чыгачак.
Илүзә! Без сиңа иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Шашка ярышы 03.03.2015

3 март көнне 2 һәм 3 сыйныф укучылары арасында шашка буенча бәйге үткәрелде. Балалар үзләренең көчләрен сынаштылар. 3 сыйныф укучылары арасында 1 урынны Галаветдинова Фирдинә, ә 2 сыйныф укучылары арасында 1 урынны Фаттеров Фәнгиз яулады. Төп җиңү -Галаветдинова Фирдинәдә.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 "5" ле, 70 "Сыерчык оясы" акциясе 03.03.2015

Мәктәптә эледэн эле төрле акция, конкурслар булып тора. Бүген 3 март көнне иртәнге линейкада рәсми рәвештә "Бөек җиңүнең 70 еллыгына 70 "5" ле", "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 сыерчык оясы" акцияләре игълан ителде. Укучыларга акцияләрнең максаты аңлатылды, актив катнашырга чакырылды. Укучылар акцияләрдә ныклап катнашырга сүз бирделәр.
-
А. П. Чехов 02.03.2015

В нашей школе 2 марта было проведено мероприятие, которое было посвящено 155 летию со дня рождения А. П. Чехова. Мероприятие было в форме литературной гостиной. Учащиеся были разделены на исследовательские группы и каждая из них предоставила богатую информацию о жизни и творчестве писателя. В конце мероприятия была предложена викторина по рассказам А. П. Чехова. Учителя и ученики получили полезную и в то же время интересную информацию о жизни и творчестве писателя.
-
Аҗаган 27.02.2015

27 нче февраль көнне безнең мәктәптә “Аҗаган” уены үткәрелде. Бу чарада 5-9 класс укучылары катнашты. Яшелләр һәм кызыллар командасы речёвка әйтү, мылтыктан ату, чаңгылы эстафета, граната ату, мина эзләү,лабиринттан йөрү буенча ярышларда көч сынаштылар. Чара Россия Федерациясенең гимнын башкару белән төгәлләнде.
-
Шигырь бәйгесе 26.02.2015

26 февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата шигырьләр бәйгесе уздырылды. Бәйгедә укучылар бик теләп катнаштылар. Жюри тарафыннан укучыларның сөйләм осталыклары югары бәяләнде. Конкурс йомгаклары буенча 1 урын - Галаветдинова Фирдинәгә, 2 урын - Касимова Алсуга, 3 урын – Галаветдинова Таңсылуга бирелде.
-
Нинди һөнәр яхшырак? 25.02.2015

Бүген 9 класс укучылары белән "Нинди һөнәр яхшырак?" дигән тема астында класс сәгате булып узды. Класс җитәкчесе А.Т.Ахмадуллина укучыларны профессия сайлау үзенчәлекләре, бүгенге көндә хезмәт базарына кирәкле профессияләр белән таныштырды. Укучылар арасында тест үткәрелде. Тест үткәрү нәтиҗәләре түбәндәгечә: 9 укучының 3 се укуларын 10 нчы класста дәвам итәргә, 2 укучы ГАОУ СПО "Г.тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы", 2 укучы ГАОУ СПО "Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте", 2 укучы ГАОУ СПО "Казан педагогика көллияте"ндә дәвам итәргә теләкләрен белдерделәр. Класс җитәкчесе А.Т.Ахмадуллина укучыларга үзенең теләкләрен белдерде, кая гына барсаң да белемсез кен булачагына басым ясады.
-
21 февраль - туган тел көне 24.02.2015

Балачакта телебез саф татар телендә "Әни! Әти!" сүзләре белән башлана. Без үз телебездә уйлыйбыз, сөйләшәбез, фикер алышабыз. Соңгы елларда саф татар телен бозып сөйләшү кебек күренешләр күзгә ташлана. Шушы уңайдан 21 февраль - туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Мәктәптә 21 февраль көнне татар теле, аның телләр рәтендә тоткан урыны, аның чисталыгын саклау буенча сөйләшү үткәрелде. Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучылары А.Т.Ахмадуллина, Р.С.Шагидуллина, А.Н.Хузиева оештырдылар.
-
Волейбол буенча ярышка әзерләнәбез
24.02.2015
Бүген профсоюз членнары район күләмендә узачак волейбол буенча ярышка әзерлек буенча чираттагы күнегүләрне оештырдылар. Мондый ярышларга колективның берничә ел катнашканы юк иде. Исәп - ныклы әзерләнеп, мәктәп данын яклау.
-
Матросовчылар кемнәр алар? 24.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, атна саен иртәнге линейкада сугыш белән бәйле вакыйгага тукталабыз. Бүген А.Матросов һәм матросовчылар турында сөйләшү алып бардык. Матросовка кадәр мондый батырлыкны эшләүчеләр 60 ка якын булган бит! Күкрәкләре белән дошман амбразурасын каплаган 2 батыр, хәтта, исән дә калган! Нинди генә могҗизалар юк дөньяда!












