МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 278 ( 279 ) 280 >>
-
17 нче көн - "Гиннес рекордлары китабы" көне 17.06.2015

Дөньяда үзенчәлекле бер китап бар. Ул "Гиннес рекордлары китабы" дип атала. Бу китапка дөньяда иң кызыклы, иң үзенчәлекле вакыйгалар теркәлә. Без дә бүген шундый үзенчәлекле вакыйгалар оештырырга тырыштык. Бу китапка һәр бала үзенең үзенчәлекле ягы белән теркәлде:
1.Вафина Рузалия апасыннан озынрак.
2.Иң кечкенә буйлы кыз - Ибатуллина Дилә һәм башкалар.
-
16 нче көн - Малайлар көне 16.06.2015

Бүген лагерьда "Малайлар көне" үткәрелде. Малайлар төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Әдәплелек, үз-үзенне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, практик рәвештә үтәп карадылар. Соңыннан малайлар ГТО нормалары тапшырдылар.
-
15 нче көн - экология көне 15.06.2015

Лагерьда ял итүчеләрне авыл китапханәсе мөдире В.Р.Мустафина үзенә кунакка чакырды. Парклар елы уңаеннан, ул укучыларга паркла, табигатьне саклау, тирә-якны чиста тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Викторина сорауларына җаваплар таптырды, кызыклы сораулардан кроссвордлар чиштерде. Укучылар яңа китаплар, журналлар белән таныштылар. Тәрбияче М.М.Галиева шигырьләр, хикәяләр укыды.
-
14 нче көн - әкиятләр иленэ сәяхәт 14.06.2015

Буген әкиятләр иленә сәяхәт кылдык. М.М.галиева укучылар өчен төрле әкиятләрдән өзекләр укыды. Укучылар өчен "Табышмак" уены оештырылды. Төрле әкият геройларын укучылар бик теләп укылган әсәрләр буенча эзләделәр. Соңыннан "Серле әкият" темасына рәсем конкурсы оештырылды.
-
13 нче көн - "...һәйкәлләр сөйли белә" 13.06.2015

13 июнь көнне авыл уртасына салынган һәйкәл янында булдык. Һәйкәл янындагы чәчәкләргә су сиптек, чүпләрдән арындырдык. Моңаеп басып тордык, безнең өчен һәлак булганнар истәлеген 1 минутлык тынлык белән искә алдык.
-
12 нче көн - Россия көне 12.06.2015

Бүген Россия көне уңаеннан "Ватан тарихы ни сөйли?" исемле мероприятие үткәрелде. Дәүләт символлары, истәлекле даталарны белүгә карата викторина уздырылды. Россия гимны башкарылды. Көннең икенче яртысында мәктәп музеена экскурсия оештырылды.
-
11 нче көн - китапханә көне
11.06.2015
Бүген балалар яратканурыннары -китапханәдз булдылар. Кызыклы яңа китаплар, журналлар белән таныштылар. Өлкән класста укучы балалар кечкенәләргә әкиятләр укыдылар. Соңыннан күңелле мультфильмнар каралды.
-
10 нчы көн -"... үлгәннәрнең каберен бел" акциясе 10.06.2015

-
9 көн - дару үләннәре җыю көне 09.06.2015

Бүген лагерьга йөрүчеләр дару үләннәре җыйдылар һәм киптерергә куйдылар
-
8 нче көн - юл йөрү кагыйдәләрен белү көне
08.06.2015
8 июнь Юл йөрү кагыйдәләре көне буларак билгеләп үтелде. Юл йөрү кагыйдәләрен һәр бала да белергә тиеш. Иртәнге аштан соң “Юлда йөри беләсеңме? ” темасына асфальтта рәсем конкурсы һәм велисипедта йөрү буенча конкурс та балаларда кызыксыну уятты. Шулай ук шашка ярышында да балалар бик теләп катнаштылар. Төшке аштан соң “Күңелле светофор” темасы астында конкурс үткәрелде.












