МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Уңган егет 18.03.2017

Мәктәпнең 6 класс укучысы Гараев Әсгат мәктәптә, районда, республикада уза торган ярыш, конкурсларда актив катнашып, зур уңышларга ирешә. Менә ул кичә, 17 март көнне, Казан шәһәренең "17 нче номерлы Г.Ибраһимов исемендәге татар гимназиясе" базасында узган Г.Ибраһимовның 130 еллыгына багышланган фәнни-практик конференциядә катнашып, Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов имзалаган Грамота яулап кайтты. Котыйбыз, Әсгат! Аны бу уңышка инглиз теле укытучысы А.Н.Хузиева әзерләде.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндек 16.03.2017

Тиздән каникуллар. Каникул чорында укучылар өчен мәктәптә төрле спорт ярышлары, консультацияләр, очрашулар планлаштырыла. Шулай ук укучыларның сәламәтлеге, иминлеге мәсьәләләрен дә күз уңаеннан ычкындырмаска тырышабыз. Шушы уңайдан бүген мәктәпукучылары, балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Россия Федерациясенең Арча районы буенча ДПС ОГИБДД МВД ның өлкән инспекторы Р.М.Гарифуллин белән очраштылар. Рәдис Мансурович каникул чорында укучылар белән юл-транспорт хәлакәтләре артуын, юлда йөрү кагыйдәләрен үтәү турында сөйләде. Төрле шаяруларның нинди куркыныч алып килүен аңлатты, мопед, мотоциклда йөрү кагыйдәләре белән таныштырды.
-
"Әлифба" бәйрәме 15.03.2017

"Әлифба, Әлифба! Беренче битеңне ачкан көн хәтердә!" .... Бүген 1 нче класс укучылары өчен "Әлифба" китабының соңгы бите ябылды. Алар "Әлифба" белән хушлашты. Укучылар укытучылары М.М.Камалиева белән 1 нче сентябрьдән нәрсә өйрәнгән, нигә ирешкәннәрен әниләренә, балалар бакчасы тәрбиячесе М.А.Вәлиевага, укытучыларга күрсәттеләр. Бик күп яңалыкларга өйрәнгәннәр алар. Шушы чорда укырга-язарга, шигырь сөйләргә, әкият геройларын танырга, мәсьәләләр чишәргә өйрәнгәннәр. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Язның беренче бәйрәме 09.03.2017

Март аеның беренче бәйрәме - 8 март көне һәркемнең күңелен җилкетә, яшәргә дәрт өсти! Сөекле әниләребезне сеендерәсе, күңелләребезнең җылысын бирәсе килә. Шушы максаттан, 6 март көнне әниләребезне, әбиләребезне, гомүмән, барлык хатын -кызларны мәктәпкә дәштек. Аларны 3 өлештән торган бәйрәм каршы алды. Педагог-оештыручы Г.Д.Касимова әниләрне актлар залына дәште. Бәйрәмчә киенгән укучылар аларны матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән котлады. Актлар залыннан барлык кунаклар, укучылар спортзалга юл алды. Монда Мәмсә авылы әниләре Ташкичү авылы әниләренә каршы спорт ярышларында катнаштылар. Аларга ярдәмгә кызлары да килде. Китте скакалка сикерү, капчык киеп йөгерү, кыршау әйләндерү, көнгерә булып йөгерү... Бер әнинең дә, укучы кызларның да сынатасы килмәде. Шулай да "Нечкәбил", "Чикерткә", "Иң оста ярышучы" һәм башка номинация җиңүчеләре билгеләнде. Уйнап арыгач,барлык укучылар, кунакларны чәй өстәле көтә иде. Арча электр челтәре начальнигы Н.Ф.Нурмухаметов спонсорлыгында, бик бай өстәл әзерләнгән иде. Кунаклар, яңадан килергә вәгъдә итеп, күңел ачып, өйләренә таралды.
-
Җырлыйм әнием турында! 07.03.2017

6 март көнне авылның хатын-кызларын мәктәпкә дәштек. Аларны "Җырлыйм әнием турында!" дип аталган әдәби-музыкаль композиция каршы алды. Укучылар иң изге хисләрен җыр-моңга, шигъри юлларга салып, әниләренә, әбиләренә җиткерделәр. Кичә бик матур булды.
-
Математикадан ОГЭ 04.03.2017

Бүген мәктәптә математика фәненнән сынап карау имтиханнары узды. КИМнар иртән почтадан алынды.Кабинетта чын имтихан халәте тудырылды. Чын имтиханнарга кадәр 2 айдан артык вакыт бар. Уңышлар сезгә, 9 класс укучылары!
-
Куркыныч уеннар 03.03.2017

Яшүсмерләр яңа уен уйлап тапкан. Ул "Чап яки үл" ("Беги или умри").Төп кагыйдәсе - җилдереп килгән машинаның нәкъ каршысына йөгереп чыгарга кирәк. Я чыгып каласың, я көпчәк астында калып, гомерең белән хушлашасың. Үсмернең әлеге "батырлыгын" видеога төшереп тора һәм Интернетка "элә".
КОТОЧКЫЧ уен! Шушы уенның фаҗигасы, тормышның иң кыйммәтле икәнен төшендерү максатында, 5-9 классларда "Куркыныч уеннар" темасына класс сәгатьләре оештырылды. Укучылар белән тормыш мәгънәсе, әти-әниләрне ярату, илгә хезмәт итү турында сөйләшү оештырылды.
-
Профсоюз рәисләренең район семинары 01.03.2017

Бүген мәктәптә район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитеты рәисләре район семинары узды. Ул "Отчет-сайлау җыелышы уздыру буенча мастер-класс" темасы астында узды. Прфсоюз рәисләре башта яңартылган мәктәп белән таныштылар, укытучылар оештырган дәресләрдә, балалар бакчасы тәрбиячесенең ачык занятисендә булдылар. Семиарның икенче өлешендә мәктәп коллективы семинарда катнашучыларга Равил Сабырның "Сигезле бию" дип аталган спектаклен тәкъдим итте. Өченче өлештә "Отчет-сайлау җыелышы үткәрү буенча мастер-класс оештырылды". Семинар эшлекле тонда узды.
-
Булган егетләр 28.02.2017

Хәрби-патриотик айлык кысаларында спорт буенча иң алдынгы егетләр билгеләнде. Алар 5 төр буенча ярыштылар. 5-6 класс укучылары арасында 5 класс укучысы Ахмадуллин Ильмир, 7-9 класс укучылары арасында 9класс укучысы Габделхаков Фидаиль җиңүчеләр булып танылды. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннар яулаган укучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Тыюлыклар турында сөйләштек 25.02.2017

"Тирә-якны саклау елы" кысаларында, мәктәптә төрле эшләр башкарыла. Бүген биология укытучысы А.А.Вафина укучылар өчен "Тыюлыклар" темасына класстан тыш чара оештырды.












