МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Космос көне 05.06.2018

Буген лагерьның икенче көне. Без аны “Космос көне “ дип атадык. Иртәнге аштан соң “ Хыял һәм Космос” темасына рәсем конкурсы һәм әңгәмә уткәрелде.
-
Лагерь эшчǝнлегенең икенче кѳне 05.06.2018

Лагерь эшчǝнлегенең бүген икенче кѳне. Инструктаж уздырганнан соң, балалар белǝн кǝбестǝ һǝм кабак утырту ѳчен түтǝллǝр ясалды.Тѳшке аштан соң хǝрǝкǝтле уеннар уйнадылар.
-
“ Ак каен” исемендәге мәктәп яны лагеры эшли башлады. 04.06.2018

Буген мәктәбебездә “ Ак каен” исемендәге мәктәп яны лагеры эшли башлады. Балаларны кабул итеп алганнан сон, аларга көндәлек режим, куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. Отряд почмаклары газеталары чыгарылды. Куңелле стартлар оештырылды.
-
“Акчарлак” исемендәге хезмәт һәм ял лагере ачылды 04.06.2018

Буген мәктәбебездә “Акчарлак” исемендәге хезмәт һәм ял лагере узенең эшчәнлеген башлап җибәрде.
-
Прием в первый класс
30.05.2018
С 1 февраля 2018 года начинается прием заявлений в первый класс.
Услуга по зачислению в общеобразовательные учреждения представляется на Портале государственных и муниципалных услуг Республики Татарстан (uslugi.tatarstan.ru). Для получения услуги необходимо наличие учетной записи ЕСИА не ниже второго уровня (Стандартная учетная запись ЕСИА).
-
Варисчылар саны арта 19.05.2018

19 май - Пионерия туган көн. Шушы бәйрәм көнне 4 класс укучыларын варисчылар сафына кабул итү тантанасы оештырылды. Яшь варисчылар иптәшләре алдында алдынгы булырга, өлкән варисчыларның алмашчылары булырга вәгъдә бирделәр.
-
Мәктәп яны чәчәккә күмелер 18.05.2018

Җәй бизәге - чәчәкләр... Мәктәп тирә-ягын күз явын алырдай чәчәклек белән бизәү эше февральдән үк башланды. Кайбер чәчәкләрнең үсү чоры озын, 3 айлык җәйдә генә чәчәк атарга өлгерми. Шунлыктан биология дәресләрендә алган белемнәрне ныгыту, укучыларны матурлыкны күрә белергә өйрәтү максатында, февраль аенда ук кайбер чәчәкләрнең үсентеләрен үстерергә кирәк. Май аеның җылы көннәре шушы үсентеләрне утыртырга иң кулай вакыт. Җәй буе бу чәчәкләр безне үзләренә дәшеп торырлар.
-
Иҗат концерты 15.05.2018

2018 нче елның 14 маенда Ташкичү төп мәктәбе укучылары көче белән 2017-2018 уку елын йомгаклау иҗат концерты булды. Концертны өстәмә белем бирү педагогы Гатиятуллина Айсылу оештырды.
-
Һәйкәл алдында чәчәкләр... 08.05.2018

Бүген Ташкичү авылы уртасында зур тантана - Бөек Җиңүнең 73 ел уңаеннан минтинг оештырылды. Митингка сугыш чоры балалары, тыл ветераннары, авыл халкы чакырылды. Митингта Арча муниципаль районы башкарма комитеты "Мәгариф бүлеге" идарәсе итәкчесе А.Р.Ибрагимов, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Ф.Х.Файзуллин, фермер хуҗалыгы җитәкчесе Р.Х.Хабибуллин,Ташкичү авылы җирлеге ветераннар советы җитәкчесе Р.И.Насибуллина, сугыш чоры баласы М.Габидуллиналар катнашты һәм чыгыш ясадылар. Аларның барысы да "Сугыш афәте кабатланмасын!"- дигән теләктә калды. Укучылар һәм кунаклар, укытучылар һәйкәлгә венок һәм тере чәчәкләр салдылар.
-
Бөек Җиңүгә - 73 ел 07.05.2018

"Бөек Җиңүгә - 73 ел" акциясе кысаларында, мәктәптә укучылар иҗаты буенча конкурс оештырылды. Рәсем сәнгате буенча оештырылган конкурста җиңүчеләрнең эшләре стендта урын алды. Иң яхшы шигырь сөйләүчеләр, җырчылар 8 май көнне узачак "Сугыш чоры балаларын котлау" чарасында чыгыш ясаячак.












