МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Ш.Мәрҗанинең туган көнен билгеләп үттек 17.01.2019

16 январь – Ш.Мәрҗанинең туган көне .Шул уңайдан мәктәптә Мәрҗани турында истәлекләрне кабат искә төшердек. Музей экскурсоводлары 1-6 класс укучыларына галимнең балачагы, мәдрәсәдә укыган еллары турында сөйләделәр.
Бу көннәрдә “2018 нче ел - Ш.Мәрҗани елын йомгаклау” рамкасы астында эш бара. Укучылар һәм укытучылар шушы истәлекле елны йомгаклау конференциясенә әзерләнәләр.
-
Заяга узмаган гомер... 12.01.2019

Хөрмәткә һәм данга лаек була,
Саф намуслы хезмәт кешесе.
Җирдә үз урынын таба ала
Йөрәген ул бирсә эш өчен.
Бүген, 12 январь көнне, Ташкичү төп гомум белем мәктәбендә зур бәйрәм уздырылды. Үзенең 40 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәткә лаек олы шәхес – Гарифжанов Мәсхүт Зариф улы үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котлауда Арча районы мәгариф идарәсе начальнигы Мөхәммәдияров Рамил Данил улы, мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Харисов Вакыйф Вагыйз улы, Ташкичү авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Насыйбуллина Розалия Ибраһим кызы, Г. Тукай исемендәге Ашитбаш урта мәктәбенең элеккеге директоры Шавалиева Рәмзия Азат кызы һәм ветеран укытучылар катнаштылар.
-
10.01.2019

6 нчы класс укучыларына ел буена Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне карап тору йөкләнелгән иде. Алар бу эшне башкаруда бик зур җаваплылык тоеп һәм тырышлык куеп башкаралар. Буген дә алар һәйкәл әйләнәсен кардан чистарттылар.
-
Кышкы уеннар 07.01.2019

Карлы кыш - балаларга күңел ачу өчен иң яхшы вакыт.Балаларга хәрәкәтле һәм кышкы уеннар саф һавада күңел ачу зур шатлык китерә. 7 январь көнне мәктәбебездә укучылар, әти-әниләр катнашында “Күңелле кышкы уеннар” исемле гаилә бәйрәме үткәрелде. Кыш бабай һәм Кар кызы белән кызыклы уеннар уйнап күңел ачтылар. Бүгенге уеннар барлык укучыларга һәм әти-әниләргә бик ошады.
-
Күңелле уеннар 07.01.2019
Мәмсә мәктәбендә "Күңелле уеннар" исеме астында балалар белән күңелле спорт уеннары үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, ярыштылар, күңел ачтылар: скакалкада сикерү,кыршау әйләндерү,туп ыргыту буенча күңелле ярышлар үткәрелде. Каникулда балалар тавышыннан тынып торган мәктәп, балаларның шат авазларыннан яңгырап торды.Әйтерсең лә спорт бәйрәме! Берәүнең дә тиз генә өенә кайтып китәсе килмәде.Уеннар һәр баланың күңеленә хуш килде. -
Күңелле стартлар 05.01.2019

Спорт ул – сәламәтлек. Сәламәт булуның юлы бер - хәрәкәт итү. Озак hәм бәхетле яшисең килсә, булган сәламәтлекне ныгыту, саклау турында кайгыртырга, үзең өстендә бик күп эшләргә кирәк. Шуңа күрә укучыларыбызны һәрдаим спортка тартырга тырышабыз. Шул уңайдан спортзалда укучылар һәм әти-әниләр катнашында “Күңелле стартлар” ярышы үткәрелде. Ярыш бик күңелле, мавыктыргыч үтте
-
Спорт ярышлары 04.01.2019

4 январь көнне мәктәп укучылары һәм студентлар арасында волейбол ярышлары уздырылды. Һәр ике команда да оста һәм матур уен курсәттеләр.
-
Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре 01.01.2019

Инглиз теле дәресендә 7нче сыйныф укучылары группаларга бүленеп, “Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән темага проект эшләрен башкарып, якладылар. Проект эшләре бик әйбәт һәм эчтәлекле дип бәяләнде.
-
Шахмат-шашка ярышларында 29.12.2018

Яна Кенәр урта мәктәмендә узган шахмат - шашка буенча профсоюз ярышларында мәктәбебез укытучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Технология укытучысы Камалиев Р.Г. шахмат ярышында 3 урын, математика һәм информатика укытучысы Фаттеров Ф.Г. шашка ярышы буенча 3 урын алдылар. Аларны ихлас күңелдән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез!!!
-
Кыш бабай килде безгә! 28.12.2018

Бүген Ташкичү балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең Яңа ел чыршысы булып узды. Нәниләр Кыш бабай белән Кар кызын зарыгып көтеп алдылар, үзләренең җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр, төрле әкият геройлары белән очраштылар. Бу бәйрәмдә Ташкичү мәктәбе укучылары да актив катнашты. Бәйрәм бик күңелле узды.












