МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
“ Ак каен” лагере 19.06.2019

Бүген лагерьда - Китап көне. Безнең бүгенге көнебез гадәттәгечә иртәнге инструктаж белән башланып китте. Линейкада рапортлар биргәннән соң, көн тәртибе белән таныштык. Сәламәтлек минутында “Тавыш гимнастика”сы ясадык, аның файдасы турында сөйләштек. Иртәнге гимнастика һәм иртәнге аштан соң без мәктәп китапханәсенә юл тоттык. Китапханәче апабыз безне яңа китаплар белән таныштырды, безне китаплар белән һәрвакыт дус булырга өндәде. “Минем яраткан китабым” темасына үзебез яраткан китапларның тышларын презентацияләдек. Төшке аштан соң без китаплар докторына әйләндек. “Китапларга икенче гомер бүләк ит” дигән лозунг астында без китапларга ремонт ясадык. Спорт сәгатендә хәрәкәтле уеннар уйнадык. “Китап – белем дөньясының чыганагы” дигән темага проект эше башкардык. Бүгенге көн бик файдалы һәм күңелле үтте.
-
“Акчарлак” лагереның сонгы көне 18.06.2019

Бүгенге лагерьның соңгы көне. Инструктаж үткәргәннән соң, “Мәрҗани” чишмәсенә барып, утыртылган чыршыларга һәм чәчәкләргә су сиптек, чүпләрен утадык. Лагерь тормышына нәтиҗә ясадык. Фото һәм видеосюжетларны карап, хатирәләрне яңарттык. Яңа көч туплап , җәйге ялга тукталдык.
-
“Ак каен” лагере 18.06.2019

Бүген лагерьның унсигезенче көне. Сәламәтлек минутында “Күзләргә гимнастика” эшләдек. Иртәнге аштан соң звенолар арасында шашка ярышы булды. Табигать кочагында, елга буенда балык тоттык, ә аннан соң “Мульти –пульти карнавал” уздырдык, без анда мультфильм җырларын тыңлап аларның кайсы мультфильмнан булуын атадык. Төшке аштан соң тылсымлы остаханәдә “Иң кызыклы сюрприз”лар ясадык. “Талантлар дөньясында” дигән кичәдә һәр бала үзенең сәләтен күрсәтте, ахырдан “Ты, да я да, мы с тобой” җырын өйрәндек. Спорт сәгатендә “Пионербол”уены уйнадык. Көн бик тиз, эшлекле һәм күңелле үтте.
-
“Акчарлак” лагере 17.06.2019

Балаларны каршы алгач, инструктаж уздырылды. Иртәнге аштан соң “Лагерь тормышы” темасына диагностик анкета уздырылды. Мәктәп янындагы чәчәклеккә су сибелде, чүп уталды. Төшке аштан соң туристик поход уздырылды. Бүген көн дә файдалы һәм кызыклы үтте.
-
“Акчарлак” лагере 16.06.2019

Иртәнге аштан соң шашка уены буенча ярыш уздырылды. “Гаҗәеп кешеләр” темасына әңгәмә уздырылды. Мәктәп янәшәсендәге чәчәклеккә су сибелде, чүп уталды. Төшке аштан соң шахмат уены буенча ярыш уздырылды.
-
“Акчарлак” лагере 15.06.2019

Бүген хезмәт һәм ял лагеренең 15 нче көне. Укучыларга пожар, юл йөрү, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре искәртелде. “Этикет кагыйдәләре” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Кул эшләре конкурсы уздырылды. Коллаж ясарга өйрәтелде. Тәҗрибә участогында чәчәклеккә су сибелде, кишерләр сирәкләнелде. “Кем җитезрәк” исемле тема астында спорт ярышы уздырылды.
-
“Ак каен" лагере 15.06.2019

Лагерь тормышы балаларны каршы алу һәм “Сәламәт булыйм дисәң...” темага сәламәтлек минутыннан башланды, иртәнге зарядка ясалды. Бүген “Кызлар көне” үткәрелде. “Мода – 2019” дигән исем астында мода, “Иң матур прическа” конкурслары уздырылды. Малайлар “Кызлар-йолдызлар” дигән стенгазета чыгардылар, кызларны котладылар, бүләкләр бирделәр. Көн төрле кызыклы уеннар, күңелле биюләр белән тәмамланды.
-
“Акчарлак” лагере 14.06.2019

Балаларны каршы алганнан соң, инструктаж үткәрелде. Иртәнге аштан соң, “Без - бербөтен” дигән темага коллектив уен уздырылды. Мәктәп тирәсендәге түтәлләргә су сибелде, чүп уталды. Төшке аштан соң “Кем тизрәк ?” дигән спорт конкурсы уздырылды. Көн файдалы һәм кызыклы узды.
-
“Ак каен” лагере 14.06.2019

Бүген лагерьның 14 көне. Көнебез сәламәтлекне саклауга карата әңгәмә белән башланып китте. Җәй көнендә талпаннар күп үрчү сәбәпле, безгә алардан саклану чараларын белергә кирәк. Урманга барганда үзебезне талпаннардан саклау чараларын белдек. Көндәлек зарядканы да онытмадык. "Иң яхшы индеец костюмы"на бәйге үткәрелде. Индеецларның ритуалларын, кара-каршы әйтешүләрен өйрәндек. Индеец кабиләләре уйнаган спорт уеннарын уйнап көч сынаштык. "Елмаюдан көннәр "яктыра исеме астында җыр бәйрәме күңелебезгә хуш килде.
-
“Акчарлак” лагере 13.06.2019

Бүген хезмәт һәм ял лагеренең 13 нче көне. Укучыларга пожар, юл йөрү, хезмәт куркынычсызлыгы , табигать бәла-казаларыннан саклану кагыйдәләре аңлатылды. ”Знаток дорожной азбуки “ турниры үткәрелде. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләдек, һәйкәл янына утыртылган чәчәкләрнең төпләрен йомшарттык, чүбен утадык. Сугыш ветераннарын искә алдык.












