Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
| Телефон: | 88436690522 |
| E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
"Китапханә" ачтык. 08.02.2017

Мәктәп китапханәсе белән танышканнан соң, бакчада да "Китапханә" ачарга булдык. Һәр балага карталар булдырдык, китап почмагын яңа китаплар белән тулыландырдык.Уен аша балаларга китапханәче һөнәренең мөхимлеген аңлатырга тырышабыз, китапларга карата сакчыл караш тәрбиялибез.
-
Китапханәгә экскурсия. 06.02.2017

Балаларда китапханәче хезмәтенә карата ихтирам, китапханәдә үз-үзеңне тота белү сыйфатлары тәрбияләү нияте белән китапханәгә экскурсия оештырдык. Балаларга экскурсия бик ошады. Китапханәче Флера апалары балаларны китапханә белән таныштырды, бик кызыклы, эчтәлекле әңгәмә корды, балаларга карарга, төрле әсәрләрдән тупланган ,"Ирҗан" дигән видео диск бүләк итте.
-
Рус халык атналыгы. 03.02.2017

Бакчада туган илне ярату, башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан, ел давамында күп төрле эш алып барыла. Рус халык атналыгында русча уеннар, җырлар, тел көрмәкләндергечләр, санамышлар, рус халык биюе өйрәндек.Рус халык уенчыклары, бизәкләре белән таныштык. Бу өлкәдә ата- аналар белән дә даими эш алып барыла. Рус халык атналыгын йомгаклап "Русские посиделки" -дигән күңел ачу чарасы үткәрдек.
-
Рус фольклорын өйрәнәбез 01.02.2017

Рус халык аваз иҗаты белән танышу атналыгы бара. Балалар белән бергә русча шигырьләр, уеннар өйрәнәбез.Рус фольклоры белән танышабыз. Бакчада интернациональ- патриотик тәрбия эше даими алып барыла. Балалар рус халык орнаментларын күздә тотып "Матрешкалар" бизиләр.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл 30.01.2017

"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" дигән халык мәкален истә тотып бакчада "нокталы массаж" минутлары үткәрәбез. Баш бармак очын массажлау акыл эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итә. Борын яфрагын массажлау салкын тиюгә каршылык тудыра..
-
Ата-аналар җыелышы 27.01.2017

Бүген бакчабызда ата-аналар җыелышы үткәрдек. Ата-аналар белән "Сәламәтлек", "Дөрес туклану" темасына әңгәмә үткәрелде. Балаларга кышкы чорда грипп куркынычы янаган вакытта аеруча игътибарлы булырга кирәклегенә басым ясалды. Әти -әниләргә тәрбияче балалар белән үткәргән әңгәмәне яздырган язманы һәм "Сәламәт яшәүнең 5 кагыйдәсе" дигән тема астында врач киңәшләре язмасы белән таныштырды.
-
Хикәя төзергә өйрәнәбез. 25.01.2017

Бакчада балаларга сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзергә өйрәтәбез. Монологик сөйләмен, фикерләрне мөстәкыйль әйтә белү сәләтен үстерү эше көн дәвамында алып барыла. Эшебездә УМКны киң кулланабыз.
-
"Күмәк уйнау күңелле - әллә шулай түгелме!" 23.01.2017

Һава торышы салкын булса да, хәрәкәтле уеннар тәнне дә, җанны да җылыта.
-
Чаңгы шуабыз! 20.01.2017

Без дә чаңгы шуарга өйрәнәбез.
-
Куркынычсызлык кагыйдәләре. 18.01.2017

Эшчәнлек вакытында балалар белән "Куркынычсызлык кагыйдәләрен" искә төшердек.





