муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 291 292 293 ( 294 ) 295 296 297 298 299 300 >>
-
Түгәрәк өстәл 12.01.2017 6 нчы сыйныф укучылары белән әдәплелек темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Педагогик ситуацияләргә җаваплар эзләп, әдәпле балага хас булган сыйфатларны билгеләделәр.

-
Халыкара "Рәхмәт" көне. 11.01.2017 11 гыйнвар - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара "Рәхмәт" көне. "Рәхмәт" сүзе гарәп теленнән алынган һәм "аяу", "кичерү" "мәрхәмәт итү" дип, яисә яхшылыкка җавап итеп әйтелә торган сүз итеп аңлатыла. Үз-үзеңне әдәпле тотарга кирәклеге турында без инде балачактан ук беләбез. Ә тормышта "җылы сүзләрнең" мәгънәсе турында уйланып тормыйбыз. Ләкин ул сүзләрнең чын мәгънәсендә сихри көчкә ия булуы күренеп тора - кешеләр ул сүзләр аша бер-берсенә шатлык бүләк итәләр, игътибарлы икәнлекләрен күрсәтәләр һәм күңелләрдә яхшы тойгылар гына уяталар. Әйдәгез, бу көнне без бер-беребезгә "җылы сүзләр" генә әйтик. Салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарыбызга җылы өләшик!

-
Ярышларга әзерлек 10.01.2017

Кышкы каникуллар үтеп китте. Укучылар тәнәфес вакытларында, дәресләрдән соң спорт белән шөгыльләнүләрен дәвам итәләр.
-
Чаңгы буенча эстафета 06.01.2017 6 нчы гыйнвар көнне Арча шәһәре стадионында чаңгы ярышлары – эстафета узды. Ярышларда мәктәбебез укучылары да катнашты. Эстафета кызлар һәм малайлар арасында аерым үткәрелде. Егетләр 2 км, кызлар 1 км арада узыштылар. Мәктәбебезнең кызлар командасы әлеге эстафетада 3 нче урынны алды. Ә егетләр командасы 4 нче урынны яулады. (җитәкчеләре – Минһаҗев М.В.) Афәрин, укучылар!

-
Барыбыз да чаңгы юлына! 05.01.2017

Бүген барлык укытучылар һәм балалар "Барыбыз да чаңгы юлына!" акциясенә кушылдылар һәм мәктәп янындагы трассада чаңгы шудылар. Әлеге чарадан һәркем яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге белән таралышты.
-
Имтиханнарга әзерлек 04.01.2017

Бүген 9 нчы класс укучылары өчен җәмгыять белеме фәненнән имтиханнарга әзерлек алып барылды.
-
Саф һава-тәнгә дәва 03.01.2017

Кышкы каникуллар дәвам итә. Укучылар көн дәвамында чанада, чаңгыда шуалар, рәхәтләнеп саф һава сулыйлар.
-
Яңа ел белән! 31.12.2016 Кадерле дуслар, хезмәттәшләр, әти-әниләр! Барыгызны да Яңа ел белән котлыйбыз. Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булып,күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел.Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.

-
Шахмат ярышында 30.12.2016

Район беренчелегенә уздырылган шахмат ярышында мәктәбебез укучылары да катнашты һәм призлы урыннар яулады. Яшьтәшләре арасында Шәфигуллин К. һәм Хәмзин Ришат 3 нче урыннарга лаек булды. (Тренерлары - Лотфуллин М.Л.) Җиңүче укучыларыбызны котлыйбыз!!!
-
Педагогик киңәшмә 29.12.2016

Бүген "Заман таләпләренә тәңгәлләштереп, белем бирү сыйфатын күтәрүдә педагогларның һөнәри компетентлылыгын үстерү" темасы буенча педагогик киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә "Педагогларның һөнәри эшчәнлеге стандарты" турында доклад укылды, 2 нче чирек йомгаклары буенча укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вәлиева Н.Т., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Садриева Н.З. чыгыш ясады. Мәктәп директоры Хәбибуллин Ф.М. алдагы ярты еллыкка бурычлар белән таныштырды.









