муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 291 ( 292 ) 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
5 нче класста батырлык дәресе 03.02.2017

Бүген 5 нче класста “Батырлык дәресе” үткәрелде. Укучылар белән эчтәлекле әңгәмә корылды. “Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар,Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле – төрле булган кебек,батырлык та күп төрле шул...” дигән темага укучылар җаваплар таптылар. Үзләренең нинди батыр, кыю гамәлләр кылуларын һәм ниндиләрен гамәлгә ашырып булулары турында фикер алыштылар.
-
Патриотик тәрбия бирү айлыгы 02.02.2017

Февраль ае - патриотик тәрбия бирү айлыгы. Бүген 6-7 нче классларда батырлык дәресе үткәрелде. Бөек Ватан сугышы батырлары, Әфганстан һәм Чечня сугышлары батырлары турында мәгълүматар җиткерелде. Укучылар тормышта батырлык эшләргә һәрвакыт мөмкин булуына төшенделәр.
-
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне 30.01.2017

-
"Чаңгы ярышы-2017" 30.01.2017

Соңгы көннәрдә чаңгычылар өчен ярышлар даими уздырыла. Чираттагысы 29 нчы гыйнвар көнне Мөрәле авылында үтте. "Чаңгы ярышы - 2017" Арча мөхтәсибәте һәм спонсорлар тарафыннан оештырылды. Көчле чаңгычыларыбыз әлеге ярышта да үзләрен сынадылар. Шаһниев Р.- 4 кл. (1 урын), Гатауллин Р. - 4 кл.(2 урын), Минһаҗева И. - 8 кл. (2 урын), Сәләхов И.- 9 кл. (2 урын) яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Призлы урыннарны алучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укучыларны ярышларга физик тәрбия укытучысы Минһаҗев М.В. әзерләде.
-
Сеҗе зонасы мәктәпләре арасында чаңгы ярышы 28.01.2017

28 нче гыйвар көнне Урта Курса мәктәбендә Сеҗе зонасы мәктәпләре арасында чаңгы ярышлары үтте. Ярышларда Урта Курса, Курса Почмак, Сеҗе һәм Сикертән мәктәпләре командалары катнашты. Ярышны Урта Курса мәктәбе администрациясе, физик тәрбия укытучысы Мингазов М.В. улы оештырды. Спонсорлар - Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Вафина Р.Р. һәм хәзерге вакытта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче мәктәбебезнең элекке укучылары.
Ярышта укучылар 3 яшь категориясенә бүленеп ярыштылар: 2006-2008 нче елгы малайлар һәм кызлар, 2003-2005 нче елгы егетләр һәм кызлар, 2001-2002 нче елгы егетләр һәм кызлар.
2006-2008 нче елгы кызлар арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 нче урын – Хәбирова Ә. (Сикертән), 2 нче урын – Шәмсемөхәмәтова И.(Сикертән),3 нче урын – Мәҗитова Г.(Сикертән)
2006-2008 нче елгы малайлар арасында нәтиҗәләр: 1 нче урын – Шаһниев Р.(Урта Курса),2 нче урын – Нәбиуллин Ә.(Мөрәле),3 нче урын – Гатауллин Радик (Урта Курса)
2003-2005 нче елгы кызлар арасында нәтиҗәләр: 1 нче урын – Нуруллина И.(Курса-Почмак),2 нче урын – Гарифуллина Н.(Сеҗе),3 нче урын – Гайнуллина З.(Урта Курса)
2003-2005 нче елгы егетләр арасында нәтиҗәләр: 1 нче урын – Хәкимов И.(Курса-Почмак), 2 нче урын – Гаптелбаров И.(Сеҗе), 3 нче урын – Рамазанов З.(Курса-Почмак)
2001-2002 нче елгы кызлар арасында нәтиҗәләр: 1 нче урын – Мингазова Илүзә (Урта Курса), 2 нче урын – Мингазова Зилә (Урта Курса), 3 нче урын – Миннеханова Г.(Сеҗе)
2001-2002 нче елгы егетләр арасында нәтиҗәләр: 1 нче урын – Рамазанов И.(Курса-Почмак), 2 нче урын – Нәбиуллин Р.(Сеҗе), 3 нче урын – Фатыхов Ф.(Курса-Почмак)
Мәктәпләр арасында урыннар түбәндәгечә: 1 нче урын – Урта Курса мәктәбе командасы
2 нче урын – Курса-Почмак мәктәбе командасы
3 нче урын – Сеҗе мәктәбе командасы.
Барлык призлы урынны алучы укучылар медаль, грамота һәм акчалата бүләккә ия булдылар, ә командалар диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр.
-
“Джунгли чакыруы” 27.01.2017

27 нче гыйнвар көнне мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары белән “Джунгли чакыруы” исеме астында спорт уеннары уздырылды. (Солтанова И. А. Мөхәмәдиева Н. З.) Укучылар 2 командага бүленеп төрле уеннарда катнаштылар. Һәр ярышның җиңүчесе була. Бүгенге ярышта “Үлән ашаучылар” командасы өстен чыкты.
-
“Оста барда кулың тый...” 26.01.2017

Борын – борыннан ук безнең әби - бабаларыбыз бик эшчән, уңган булганнар. Нинди генә эшләр башкармыйлар алар. Кирәк чакта игенче дә, балта остасы да, ә әбиләребез оста тегүче, чигүче дә булган. Бүген мәктәбебезгә авылыбызда яшәүче кул эше осталарының берсен-Шакирова Әлфия Марсель кызын чакырдык.Ул кызларыбыз белән “Оста барда кулың тый...” темасы астында мастер-класс үткәрде.
-
Музейга сәяхәт 25.01.2017

25 нче гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укучылары мәктәп музеена сәяхәт кылдылар. Технология укытучысы Солтанова И.А. укучыларны борынгы кул эшләре: күкрәкчәләр,чиккән сөлге үрнәкләре, калфаклар, чигүле читек, чүәкләр белән таныштырды. Укучылар борынгы кул эшләрен зур кызыксыну белән карадылар.
-
Чаңгы ярышыннан - җиңү белән 24.01.2017

21 гыйнвар көнне Иске Кырлай авылында “Хәрәкәттә бәрәкәт” девизы астында Фәнил Гарәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары узды. Мәктәбебез командасы әлеге ярышта 2 нче урынны яулады. Команда составында катнашкан Минһаҗева И., Зәйнетдинова Э., Яруллин Д., Закирҗанов И. һәм аларны ярышларга әзерләгән Минһаҗев Марсель Вәдүт улын җиңүләре белән котлыйбыз. Бүгенге линейкада җиңү яулаган укучыларны мәктәп директоры Хәбибуллин Ф.М.та котлады.
-
Технология һәм сәнгать атналыгы 24.01.2017 24 нче гыйнвардан мәктәбебездә технология һәм сәнгать атналыгы башланып китте. Укучылар атналыкның планы белән таныштырылды, аларга төрле ребуслар, кроссвордлар, кызыклы сораулар тәкъдим ителде.










