муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 281 282 283 ( 284 ) 285 286 287 288 289 290 >>
-
Һөнәрленең кулы алтын 27.04.2017

Укучыларны һөнәрләр дөньясына алып керү, аларда теге яки бу һөнәргә кызыксыну уяту, теләк – омтылышларын ачыклау һәм эш дәвамында һөнәр иясенә кирәкле күнекмәләр булдыру өстендә мәктәптә даими эш алып барыла. Бүген илебез байлыгын тудыручы, аның чәчәк атуы өчен армый – талмый хезмәт куючы һөнәр ияләренә мәхәббәт хисе уяту максатыннан “Курса МТС” ы җитәкчесе Гыйләҗетдинов Р.Г., хуҗалыкның баш зоотехнигы Абдуллин Р.Р., җирле үзидарә рәисе Вафина Р.Р. 9 нчы класс укучылары белән очрашты. Рәүф Гыймадетдин улы укучыларга авыл хуҗалыгында ихтыяҗ булган һөнәрләр турында мәгълүмат бирде, махсус белемле белгечләр кирәклеге турында җиткерде. Укучыларга хезмәтнең һәрнәрсәдән дә өстен, куәтле көч булуын, җәмгыятьтьтә барлык байлыкның эш, хезмәт белән генә тудырылуын төшендерде. Калган җитәкчеләр дә һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре булуын әйттеләр.
-
"Һәр буынның укытучысы" 26.04.2017

“Һәр буынның укытучысы” проекты кысаларында бүген мәктәбебездә озак еллар рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан, тәҗрибәле класс җитәкчесе Зарипова Гөлчирә Рәфкат кызы 7-8 нче класс укучылары өчен ачык класс сәгате уздырды. “Яхшы сүз – җан азыгы” исеме астында үткән әлеге чара яхшылыкның һәркем өчен иң күркәм сыйфатларның берсе икәнен төшендерүгә корылган иде. Укучыларда кешелеклелек, изгелек сыйфатлары тәрбияләүдә, бер-береңә ярдәмләшеп, булышып, яхшы гамәлләр генә кылып яшәүдә бу чара искиткеч зур әһәмияткә ия. Лаеклы ялда булуына карамастан, мәктәп белән тыгыз элемтәдә булган киң күңелле, тырыш, сабыр Гөлчирә Рәфкат кызына рәхмәтебезне җиткерәбез, бәхетле гомер кичерүен телибез.
-
Мәктәптә милли кием көне 26.04.2017

Бүген мәктәптә бердәм милли кием көне игълан ителде. Барлык укучылар да милли киемнәрдән, түбәтәй, калфаклардан йөрделәр, милли бизәкләрне дә кулландылар. Әлеге чарада барлык класс укучылары да актив катнашты.
-
Габдулла Тукайның тууына 131 ел 26.04.2017
Г.Тукайның туган көне уңаеннан бүген 5-7 нче класс укучылары Г.Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт иттеләр, аның шигырьләрен сөйләп, җырларын җырладылар. Тукай әсәрләре буенча укучылар ясаган рәсемнәрдән, аның китапларыннан күргәзмә дә оештырылды.Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,Син мәңгегә безнең арада.Мәңге көләч, шат шигырьләреңнәнТуган халкым кодрәт, көч ала. -
Очрашу. 25.04.2017

Бүген укучылар җырчы, педагог, халык уен коралларында уйнаучы Шиһапов Солтан Фидәис улы белән очраштылар. Җырчы укучыларга бик күп төрле уен кораллары: курай, баян, кыңгыраулы гармун, тальян, сорнай, кубыз һ.б турында мәгълүмат бирде, укучыларга туган телгә багышланган шигырьләрне, татар халык көйләрен, җырларын тәкъдим итте. Очрашу ахырында бергә "Туган тел" җырын җырладылар.
-
“Язгы изгелек атнасы” на йомгак 25.04.2017

Мәрхәмәтлелек – ул барлык яхшы эшләр, елмаюлы караш, кемгә дә булса булышу, ярдәм итү, хөрмәт һәм ихтирам. Бүген мәктәбебездә “Язгы изгелек атнасы”на йомгак ясалды. Укучыларыбыз белән берлектә “Игелек агачы” ясап, аңа эшләгән изгелекләребезне язып куйдык, бер-беребезгә табигатьне сакларга чакырып өндәүләр язылган шарлар бүләк иттек. Кечкенә сыйныф укучылары “Бердәмлек” символы ясадылар.
-
# Мы вместе# Без бергә 24.04.2017

Мәктәбебездә “Язгы изгелек атнасы” дәвам итә. Бүген классларда “Без төрле, ләкин без бергә”, “Без барыбыз да бертигез” дигән темага сыйныф сәгатьләре узды, “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенәләр белән уеннар үткәрелде. Мондый акцияләрдә катнашкач, балаларда киң күңеллелек, кеше күңелен аңлап, ярдәм итү кебек кешелекнең иң күркәм сыйфатлары тәрбияләнә. Бердәмлектә-көч! Бергә булганда гына без көтелгән нәтиҗәләргә килеп, хезмәтебезнең җимешен татый алабыз.
-
Экологик уикенд 22.04.2017

Табигать – тиңсез хәзинә. Ул безнең бүгенге байлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә. Аны бездән соң килгән буыннарга калдыру уртак бурычыбыз. Табигатьне саклау проблемасы белән бала кечкенәдән таныша. Мәктәптә табигатькә мәрхәмәтле карашны, аның матурлыгын тоя белүне, яклый, саклый белүне тәрбияләүдә зур эшләр алып барыла. 22 апрель көнне биология укытучысы Сафина Н.Г. “Табигать – тиңсез хәзинә” темасына экологик дәрес үткәрде, “Үз туган җиреңне сакла!” исеме астында рәсем күргәзмәсе оештырылды, мәктәп янында өмә уздырылды.
-
“Спорт сөюче Татарстан” 21.04.2017

Укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту-иң мөһим бурычларның берсе. Мәктәптә физкультура дәресләреннән тыш, төрле хәрәкәтле уеннар, физкультура-спорт чаралары, табигатькә экскурсияләр оештырыла. “Язгы изгелек атнасы” кысаларында бүген “Спорт сөюче Татарстан” көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән “Күңелле стартлар” үткәрелде, “Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучы укучылар флешмоб уздырды.
-
Донорлар көне 20.04.2017

20 апрельдә Россиядә иҗтимагый мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Милли донорлар көне билгеләп үтелә. Шушы истәлекле көн уңаеннан 2-3 нче сыйныф укучылары ФАПка экскурсиягә бардылар. Фельдшерларыбыз Нәбиева Альбина һәм Сабитова Наилә апалар балаларга донорлар турында, аларның кеше гомерләрен саклап калуда ярдәмнәре, донор авылдашларыбыз турында бик мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Укучылар арасында үскәч донор булырга теләк белдерүчеләр дә булды. Фельдшер апалары моның өчен сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәклекне искәртте.









