муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 281 ( 282 ) 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Казан шәһәренә сәяхәт 28.05.2017

7 сыйныф укучылары класс җитәкчесе Солтанова И.А. һәм укытучы Бохараева Р.И. белән Казан шәһәренә бардылар. Укучылар Казан Кремле, Кол Шәриф мәчетендә, музейда булдылар, шәһәрнең истәлекле урыннарына сәяхәт кылдылар, кино карадылар.
-
Мәктәп бакчасында 27.05.2017

Соңгы вакытта мәктәп бакчасында эш аеруча күп. Укучылар технология дәресләрендә мәктәп бакчасын тәртипкә китерәләр, чәчәкләр утырту өчен җир әзерлиләр.
-
Табигать кочагында 26.05.2017

Бүген 1-4 нче, 6 нчы класс укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә табигатькә чыктылар. Аларга куркынычсызлык кагыйдәләре искәртелде, куллар куйдырылды. Күңелле поход һәркемнең күңелендә матур тәэсирләр калдырды.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2017
Бүген мәктәбебездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте. 9 нчы сыйныф укучылары өчен ул безнең мәктәптә соңгы тапкыр яңгырады. Бәйрәмгә Арча мәгариф идарәсе методисты Хәбибуллин И.А., "Курса МТС" ы җитәкчесе Гыйләҗетдинов Р.Г., Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Вафина Р.Р., укучыларның әти-әниләре һ.б кунаклар килгән иде. Алар үз чыгышларында чыгарылыш сыйныф укучыларына иң изге теләкләрен юлладылар, имтиханнарында уңышлар теләделәр. Бәйрәм 9 нчы сыйныф укучыларының чыгышлары, матур биюләре белән дәвам итте.Зур юлларга озатып калаМәктәп кыңгыраулары.Еллар аша озатып барырСоңгы яңгыраулары. -
Проектлар яклау конкурсында 24.05.2017 Бүген Арча укучылар сараенда проект эшләре яклау (“Киләчәк”) конкурсының район этабы үтте. Мәктәбебез укучылары Хамзин Р. (7кл), Мингазова И. (8кл.), Солтанова К. (8кл.) үзләренең проект эшләре белән уңышлы чыгыш ясадылар.

-
Варислар булдык 19.05.2017
19 май-пионер оешмасының туган көне.Ул СССРда 1922 нче елда оеша. Бүген башлангыч сыйныф укучылары пионер оешмасы турында презентация карадылар, аларның законнарын, яшь пионерлар маршын, гимнын искә тәшерделәр. 4 нче сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителде. -
Түгәрәк өстәл 18.05.2017

17 нче май көнне мәктәбебездә районның Мәрхәмәтлелек үзәгендә эшләүче "Гаилә һәм балалар” бүлегенән килгән психолог Шаесламова М.Ф. һәм яшүсмерләр эше буенча махсус белгеч Нигъмәтуллин Н.К. югары класс укучылары белән сөйләшү алып бардылар. Алар укучылар белергә тиешле законнарны, җәмәгать урыннырында үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Нигъмәтуллин К.Х. кичке рейдлар вакытында яшъләр арасында күзәтелгән кайбер кимчелекләрне атап китте, шулай ук 71 нче законның үтәлешенә басым ясады. Белгечләр кызлар һәм малайлар белән аерым сөйләшү, психологик тренинг уздырдылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне 18.05.2017
Һәр елны май аенда Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Әлеге дата беренче тапкыр 1983 елда Сан-Франциско шәһәрендә (АКШ) билгеләп үтелгән. Беренче акцияләрне оештыручылар СПИДтан үлүчеләрне искә алу белән бер үк вакытта исәннәренә ярдәм күрсәтү белән дә шөгыльләнгәннәр. Бүгенге көндә дә әлеге максатлар алгы планга куела. Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне һәркемгә ВИЧтан беркемнең дә иминиятләнмәгән булуны аңлатуны да күз уңында тота.СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне һәм Бөтенроссия акциясе уздырылу уңаеннан 6-9 нчы класс укучылары өчен әңгәмә уздырылды, презентацияләр каралды. -
Котлыйбыз! 17.05.2017
13 майда Казанда «KAZAN-MUZIK Йорт» II Халыкара музыкаль-инструменталь башкару бәйгесе узды. Бәйгедә Казан, Яр Чаллы, Зәй, Алабуга, Уфа, Пермь һәм башка шәһәрләрдән килгән укучылар катнашты. Арча балалар сәнгать мәктәбе филиалында шөгыльләнүче 3 нче сыйныф укучысы Минһаҗев Самат та әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясады һәм «Баян, аккордеон» номинациясендә (җитәкчесе Гайнуллин Булат Марсель улы) I дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. Саматны һәм аның укытучысы Гайнуллин Булат Марсель улын зур җиңүләре белән котлыйбыз! -
Асфальтка рәсем ясау конкурсы 16.05.2017

Бүген мәктәбебез укучылары Бикбаева Айзилә (2 кл.) һәм Бикбаева Адилә (7 кл.) район күләмендә уздырылган асфальтка рәсем ясау конкурсында катнаштылар. Үз номинациясендә "Балаларны яклау көне" нә карата ясаган рәсеме белән 7 нче класс укучысы Бикбаева Адилә 1 нче урынны яулады. Адиләне җиңүе белән котлыйбыз!









