Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
27.11.2023

Солтанов Рәмзилне укучыларның Бөтенрәсәй фән олимпиадасының муниципаль этабында география фәне буенча призёр булуы белән котлыйбыз. (Укытучысы – Сәгыйдуллина Ч.Р.).
-
Заһирә Гомәрова - балалар язучысы 25.11.2023

Заһирә Гомәрова - балалар язучысы
1930 нчы елның 12 нче апрелендә табигатьнең иң гүзәл ягы – Арча районы Чөмә-Елга авылында туа. Заһирә апа туган авылында дүрт ел белем ала, аннан Сикертән җидееллык мәктәбен бетерә. Заһирә Мөхәммәт Мәһдиев белән бер мәктәптә укый. “Без бишенче класска килгәндә, ул алтынчыда иде”,- дип искә ала Заһирә апа.
Гөберчәк китапханәсе җитәкчесе Зарипова Г.З. укучылар белән балалар язучысы Заһирә Гомәрова турында әңгәмә үткәрде. Укучылар белән хикәяләрен укыдылар, фикер алыштылар. -
«Тылсымлы әверелешләр» 23.11.2023

«Тылсымлы әверелешләр»
Психология атналыгы кысаларында 1-4 нче сыйныфларда «Тылсымлы әверелешләр» дигән уен дәресе үткәрелде. Аның төп максаты - укучыларның психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча белем һәм күнекмәләрен формалаштыру иде.
«Волшебные превращения»
В рамках недели психологии в 1-4 классах прошло игровое занятие «Волшебные превращения». Главной задачей которого было сформировать умения и навыки по сохранению и укреплению психического здоровья у учащихся.
-
“Татар халык бизәкләре" 23.11.2023

“Татар халык бизәкләре"
Мәктәбебездә “Туган телем сагында” акциясе дәвам итә. Бүген 6 нчы сыйныф җитәкчесе Нәгыймова Р.Р. укучылар белән “Татар халык бизәкләре” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Дәрес презентация белән үрелеп барды.
Сыйныф сәгатенең максаты: балаларны татар халкының милли киемнәре, орнамент белән якыннанрак таныштыру, милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау, балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.
-
М.Мәһдиев безнең күңелләрдә 22.11.2023

М.Мәһдиев безнең күңелләрдә
Мәктәбебездә “Туган телем сагында” акциясе дәвам итә. Бүген М.Мәһдиев музее җитәкчесе Габидуллина Халидә Кыям кызы Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе укучыларын М.Мәһдиевнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Алар “Бәхилләшү” фильмын карадылар, аның буенча фикер алыштылар. Очрашуда катнашкан М.Мәһдиев музее җитәкчесе Габидуллина Халидә Кыям кызына олы рәхмәтебезне белдерәбез! -
Арча төбәге әдипләре иҗаты белән танышу 21.11.2023

“Туган телем сагында” акциясе кысаларында
Арча төбәге әдипләре иҗаты белән танышу“Туган телем сагында” акциясе дәвам итә. Бу акция кысаларында бүген 6 нчы сыйныф укучылары белән Арча төбәге әдипләре иҗаты белән таныштык. Мостафа Ногман, Мәрзия Фәйзуллина, Хәнәфи Бәдигый, Илсур Хөснетдинов, Рифат Җамал, Наил Касыймов, Сания Әхмәтҗанова шигырьләрен укыдык, укыган шигырьләр буенча фикер алыштык. Укучылар туган телеңне белергә, сакларга кирәклекне аңладылар
-
Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без- кырык беренче ел балалары”әсәре 20.11.2023

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без- кырык беренче ел балалары”әсәре
“Туган тел акциясе” кысаларында 9 нчы сыйныф укучылары Мөхәммәт Мәһдиевнең “ Без- кырык беренче ел балалары” әсәре белән таныштылар, анализ ясадылар. Әсәрдә туган авыл тормышы, аның хезмәте, Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училищесында укучы яшүсмерләр, аларның көндәлек тормышы турында сурәтләнә. “ Без- кырык беренче ел балалары” әсәре чыкканнан соң, Мөхәммәт Мәһдиев татар әдәбиятында иң күп укыла торган язучылар арасына керде. -
Значение витаминов и минеральных веществ в рационе питания младшего школьника 20.11.2023

Во 2,4 классах классный руководитель Загидуллина Г.Д. провела тематическую беседу на тему: «Значение витаминов и минеральных веществ в рационе питания младшего школьника». Целью данного мероприятия являлось формирование навыков здорового образа жизни, гигиены питания, принципов безопасного и здорового питания. Ребята познакомились с пирамидой питания, с правилами правильного питания. В конце занятия ребята поиграли в игру «Полезно-неполезно», разгадали кроссворд, нарисовали рисунки. Дети внимательно и с интересом слушали данную информацию.
-
Көрәш ярышлары 18.11.2023

Бүген Казанбаш мәктәбендә "Казанка" агрофирмасы җитәкчесе призына көрәш ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда 7 нче класс укучыбыз Гобәев Рәдис 1 урынны яулады. Рәдисне әлеге уңышы белән котлыйбыз һәм аның белән горурланабыз!.
-
Шахмат турниры 17.11.2023

Бүген шахмат буенча район турниры үтте. Әлеге турнирда районыбыз мәктәпләре укучылары көч сынашты. Ә безнең укучыларыбыз мәктәпкә җиңү белән кайтты. Без шахматчыларыбыз өчен куанабыз, алар бүген безгә тагын да биегрәк үрләр яулау мөмкинлекләре барлыкны исбатлады.











