Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Кышкы каникуллар 06.01.2024

Мәктәбебез кышкы каникул чорында да гөрләп тора. Менә буген дә 7-9 нчы сыйныф укучылары мәктәптә волейбол уенында катнаштылар, бер-берсе белән аралаштылар, матур уен күрсәттеләр. Волейбол физик яктан ныгыта, тизлекне, җитезлекне һәм игътибарлыкны үстерә. Укучыларыбыз спорт уеннарын бик яраталар һәм теләп катнашалар.
Ученики не забывают школу и в период зимних каникул. Вот и сегодня учащиеся 7-9 классов играли в волейбол, пообщались друг с другом, показали прекрасную игру. Волейбол укрепляет физически, развивает скорость, ловкость и внимание. Наши ученики очень любят спортивные игры и с удовольствием участвуют в них. -
Шахмат ярышлары 05.01.2024

Бүген МБГБУ "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе"ндә шахмат һәм шашка буенча финал ярышлары узды. Безнең мәктәптән ярышта физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Нәбиуллин Р.Р. актив катнашты. Киләчәктә барлык катнашучыларга уңышлар телибез һәм җиңүчеләрне котлыйбыз.
Сегодня состоялись финальные соревнования по шахматам и шашкам в "АСОШ №6". Из нашей школы в соревнованиях активно принял участие учитель физической культуры и ОБЖ Набиуллин Р. Р. Желаем дальнейших успехов всем участникам и поздравляем победителей.
-
Татарча мультфильмнар карау. 04.01.2024

Каникулның һәрбер көнен балалар өчен файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышабыз. Бүген башлангыч сыйныф укучылары белән татарча мультфильмнар карадык. Әкият геройлары турында фикерләр алыштык.
-
Күңелле каникуллар! 03.01.2024

Җыелып бергә
Тауга чыгабыз.
Шаулатып, анда
Чана шуабыз. -
Шахмат – акыл ярышы. 02.01.2024

Укучыларның кышкы каникулларын файдалы һәм кызыклы итеп оештырырга тырышабыз. Шау-гөр килеп чыршы бәйрәмнәре узып бара. Бүген исә укучыларыбыз акыл ярышы булган шахмат турнирына җыелды. Балалар тагын бер кат үзләренең көчләрен сынап, бер-берсенең уен алымнарын анализлап, дусларча турнирда катнаштылар.
-
Бал-маскарад 01.01.2024

Сикертән күп функцияле үзәгендә бал-маскарад булып узды. Әлеге чарада укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз да катнашты.
-
Яңа ел белән! 31.12.2023

-
Пробный экзамен по математике 30.12.2023

В школе прошел пробный экзамен по математике. Пробный экзамен делается для тренировки перед важным, настоящим экзаменом, который определяет будущее школьников. Девятиклассники усердно готовились и старались выполнить все задания добросовестно.
-
Шашка-шахмат ярышлары 29.12.2023

28 нче декабрь көнне Курса-Почмак урта мәктәбендә зона буенча шашка-шахмат ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда 8 команда көч сынашты. Мәктәбебез укытучылары да әлеге ярышларда матур күрсәткечләргә ирештеләр. Шахмат ярышларында физик тәрбия укытучысы Нәбиуллин Разил Расип улы 1 нче урынга, укыту эшләре буенча директор урынбасары Шәмсемөхәмәтова Гөлназ Фирдүс кызы 2 нче урынга лаек булдылар. Укытучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Чыршы бәйрәме 27.12.2023

Бүген мәктәбебездә укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән Яңа ел бәйрәме булып үтте. Һәр класс узенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар әзерләделәр, бик матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр. Бәйрәмдә чирекне “4”ле һәм “5”ле билгеләренә тәмамлаган укучыларга, җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга, төрле бәйгеләрнең җиңүчеләренә мактау грамоталары тапшырылды. Башлангыч класс укучылары чыршы тирәсендә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, уйнадылар. Кыш бабай белән Кар кызына һөнәрләрен күрсәттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды. Соңыннан һәр балага бүләкләр тапшырылды.











