Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
17.08.2026

Районыбызда узган Физкультурачылар көне бәйрәменнән Сикертән мәктәбе дә читтә калмады. Ярышларда көч, чыдамлык һәм команда рухы күрсәтелде. Һәр катнашучы үз көчен сынап, кызыклы минутлар кичерде. Спорт – ул сәламәтлекнең төп нигезе, шуңа күрә безнең мәктәптә спортка зур игътибар бирелә. Бу көн тагын бер тапкыр сәламәт яшәү рәвешенең әһәмиятен исбатлады.
#ГодЕдинстваНародовРоссии
#ТатарстанХәрбиДанХезмәтФидакарлекЕлы
#РоссияХалыкларБердәмлекЕлы
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала#ВолонтерыПобедыАрскийРайон -
28.07.2026

Бу көннәрдә мәктәпләр һәм балалар бакчалары яңа уку елына әзерләнә. Бүген бездә дә, мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген билгеләү буенча, комиссия эшләде һәм уңай бәя бирде. Бу укытучылар, техник хезмәткәрләр һәм укучыларның бердәм хезмәт нәтиҗәсе.#Минпросвещения#Навигаторыдетства#Росдетцентр#НавигаторыДетства16#МинОбрНаукиРТ#КомандаВоспитанияРТ#КомандаВоспитанияАрска#СикертанскаяООШимГКамала
-
24.07.2026

Җәйге каникуллар мәктәп укучылары өчен ял итү генә түгел, ә хезмәт дөньясы белән танышу, беренче хезмәт тәҗрибәсен туплау. Укучылар җәйге каникул чорында мәктәп тәҗрибә бакчасында бик тырышып эшлиләр. Көн саен яшелчәләргә, чәчәкләргә сулар сибәләр, чүпләрен утыйлар.
Җиләкләрне җыеп бетерү — эшнең ахыры түгел. Июль һәм август айларында үсемлек актив үсеш фазасында була: нәкъ менә шушы вакытта киләсе елгы уңышның нигезе — чәчәк бөреләре салына. Киләсе сезонда җиләкләрнең күләме һәм сыйфаты нәкъ менә хәзерге тәрбиягә бәйле. Укучылар мәктәп тәҗрибә бакчасында җиләкләрне кистеләр, чүпләрдән чистарттылар.
#Минпросвещения#Навигаторыдетства#Росдетцентр#НавигаторыДетства16#МинОбрНаукиРТ#КомандаВоспитанияРТ#КомандаВоспитанияАрска#СикертанскаяООШимГКамала -
13.07.2026

Мәктәбебез бакчасында жиләк-жимеш өлгергән чор! Укучылар белән берлектә мул уңышны вакытында жыеп, урнаштыру шарт.
Яшелчә,чәчәк түтәлләрен дә игьтибарсыз калдырмыйбыз.
"Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне" - дигән әйтемне онытмыйбыз һәм алга таба хезмәт куябыз. #Минпросвещения#Навигаторыдетства#Росдетцентр#НавигаторыДетства16#МинОбрНаукиРТ#КомандаВоспитанияРТ#КомандаВоспитанияАрска#СикертанскаяООШимГКамала -
07.07.2026

Җәй көне дә мәктәптә эш туктап тормый. Укучылар мәктәп бакчасында практика үтәләр: чүп үләннәреннән арындыралар, үсемлекләргә сулар сибәләр, төпләрен йомшарталар, виктория, карлыган җыялар. Мондый эшчәнлек яшүсмерләргә беренче хезмәт күнекмәләрен үзләштерергә, коллективта эшләргә өйрәнергә, җаваплылык һәм хезмәткә сакчыл мөнәсәбәтне үстерергә ярдәм итә. Шулай ук кирәк вакытта укытучылар да ярдәмгә килә, ә инде техник хезмәткәрләр мәктәпнең эчке һәм тышкы ягында төзекләндерү эшләрен башкаралар.
#Минпросвещения#Навигаторыдетства#Росдетцентр#НавигаторыДетства16#МинОбрНаукиРТ#КомандаВоспитанияРТ#КомандаВоспитанияАрска#СикертанскаяООШимГКамала -
03.07.2026

Җәй – искиткеч матур ел фасылы! Җәй көне ял итү – ул үзенә күрә бер серле могҗиза. Сикертән мәктәбе укучылары җәйге каникулда ял итеп кенә калмыйлар, аны файдалы итеп үткәрергә тырышалар.Укучыларның җәйге чорда мәктәп яны тәҗрибә мәйданчыгында практика узуларына элек-электән зур игътибар бирелә. Менә бүген дә мәктәп яны тәҗрибә мәйданчыгында укучылар түтәлләрнең чүпләрен утадылар, су сиптеләр.
#Минпросвещения
#НавигаторыДетства
#Росдетцентр
#НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
26.06.2026

Рәхмәт сиңа, бөек мәктәп,
Укытучыларың өчен,
Сезнең алда горурланып
Әйтәбез рәхмәт сүзен.
Бүген 2026 нчы елның 26 нчы июнендә мәктәбебезнең тугызынчы сыйныф укучылары белем турында беренче документларын алдылар. Аттестат алу – һәр тугызынчы сыйныф укучысы өчен мөһим вакыйга, чөнки аттестат – мәктәпне тәмамлаучыларның уңышларына гомуми бәя бирү генә түгел, ә күп кенә балалар өчен олы тормышка юллама да. Шатлык уртаклашырга һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга ата – аналар, укытучылар килде. Балаларга укуда алга таба уңышлар теләүләре турында үгет – нәсихәт сүзләре яңгырады. Аттестатлар белән бергә актив тормыш позициясе өчен рәхмәт хатлары тапшырылды, ата – аналарга рәхмәт сүзләре белдерелде. Чыгарылыш сыйныф укучыларыннан укытучыларга, сыйныф җитәкчеләренә, ата – аналарга җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Барлык чыгарылыш укучыларын мәктәпне уңышлы тәмамлаулары белән котлыйбыз, чын күңелдән бәхет, максатларга ирешүләрен телибез.
#ГодЕдинстваНародовРоссии
#ТатарстанХәрбиДанХезмәтФидакарлекЕлы
#РоссияХалыкларБердәмлекЕлы
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала#ВолонтерыПобедыАрскийРайон -
25.06.2026

Талантлы кызыбыз Назгөл республикакүләм туризм ярышларын ачу тантанасында катнашты.
-
22.06.2026

Бүген Арчада инде матур традициягә әйләнгән “Сәләтле балачак – 2026” олимпиада җиңүчеләре һәм призерларын тантаналы бүләкләү тантанасы узды. Алар арасында укучыбыз Солтанов Рәмзил Һәм укытучыбыз Чулпан Расимовна да бар. Без алар белән горурланабыз!
-
18.06.2026

В рамках профилактической работы и пропаганды здорового образа жизни учащиеся нашей школы приняли активное участие в антинаркотическом флешмобе «Будь здоров! Танцуй!».
#ГодЕдинстваНародовРоссии
#ТатарстанХәрбиДанХезмәтФидакарлекЕлы
#РоссияХалыкларБердәмлекЕлы
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала#ВолонтерыПобедыАрскийРайон











