Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
18.11.2025

18 ноябрьдә Россиядә Кыш Бабайның туган көнен билгеләп үтәләр. Кыш бабай туган көнен бәйрәм итү идеясе 1990 еллар ахырында, Бөек Устюгка рәсми рәвештә «Кыш Бабай ватаны» статусы бирелгәндә туа. Бәйрәм көнен сайлау ноябрь уртасында кыш килүен символлаштырып, беренче җитди салкыннар башлану белән бәйле. Кыш Бабайның туган көнен рәсми рәвештә 2005 елдан бәйрәм итә башладылар. Шуннан бирле тантана ел саен үткәрелә.
Бүген мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүче нәниләребез әлеге көн уңаеннан рәсемнәр ясап, Кыш бабайны бик тә сагынып көтүләрен белдерделәр.
#Минпросвещения#НавигаторыДетства
#Росдетцентр#НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ#КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
Тимер атым 17.11.2025

14 ноябрь көнне Арчада “Тимер атым” исеме астында велосипед турниры булып узды. Укучылар фигуралы йөртү, велосипедны сүтеп-җыю, беренче ярдәм, юл йөрү кагыйдәләре буенча чыгыш ясадылар. Алар үзләрен җитез икәннәрен күрсәттеләр. Бу ярышларда безнең укучыларыбыз да актив катнаштылар. Солтанов Рәмзил велосипедны сүтеп-җыю ярышынды 3 нче урын алды. Әсхәдуллина Алинә дә әйбәт чыгыш ясады. Алдагы ярышларда да унышлар телибез!
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
«Татарча диктант» акциясе 14.11.2025

14 нче, 15 нче һәм 16 нчы ноябрь көннәрендә Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе бара! Быелгы акция бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышлана. Инде берничә ел дәвамында «Татарча диктант» акциясе катнашучыларны бөтен җир шарыннан җыя. Аның максаты - татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру, татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру. «Татарча диктант» акциясе грамоталы язуга, үз-үзеңне тикшерүгә юнәлдерелгән. Теләге булган һәркем үз көчен татар телендә диктант язуда сынап карый ала. Диктант бердәм көнне Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасы районнарында үткәрелә. Бүген мәктәбебез укытучылары, укучылары һәм хезмәткәрләре әлеге акциядә актив катнаштылар. #Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
13 ноябрь - Яхшылык көне 13.11.2025

Һәрбер көнне кылыйк яхшылык!
Яхшылыкка аерым көн кирәкми,
Һәрбер көнне кылыйк яхшылык.
Ачык йөздән, изге гамәлләрдән
Бу дөньяда артсын яктылык.
Яхшылыкка бар да бердәй мохтаҗ:
Яше-карты, бала-чагасы.
Бүлешкәннән тик күбәя генә,
Һич кимеми күңел җылысы.
Матур сүзләр әйтик бер-беребезгә,
Йөзләр балкып, җаннар эресен.
Урап үтмик кулын сузганнарны,
Хөрмәт итик олысын-кечесен.
Өмет сүнеп, күңелләр сынмасын,
Кайгы-хәсрәт йөрсен адашып.
Һәр яңа көн Яхшылык көне булсын,
Яшик җан җылысын өләшеп!
(Римма Гайнанова)
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
12 нче ноябрь - Песнәкләр көне. 12.11.2025

Бу көнне илнең төрле торак пунктларында яшәүчеләр “кышкы кунаклар”ны – безнең якларда кышларга калучы кошларны: песнәкләрне, купшы чыпчыкларны, карабүрекләрне, күкшәләрне, чечетларны, урман чыпчыкларын каршы алырга әзерләнә. Кешеләр алар өчен азык, шул исәптән “песнәкләр өчен тәм-томнар”: тозлы булмаган чучка мае, кыздырылмаган кабак орлыгы, көнбагыш әзерли, җимлекләр ясый һәм элеп куя.
-
Конкурс «Неопалимая Купина» 11.11.2025

Ежегодно проходит муниципальный этап Всероссийского конкурса детско – юношеского творчества по пожарной безопасности «Неопалимая Купина». Цель конкурса привлечение учащихся к изучению правил пожарной безопасности для защиты жизни, здоровья и развитие интереса к профессии пожарного. Классные руководители провели беседы с детьми, обсуждали, чем опасен пожар, и что делать, если он возник. Учащиеся нашей школы вместе со своими родителями приняли активное участие. Самые лучшие работы были отправлены на конкурс. Пожелаем ребятам успеха и побед!
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
10.11.2025

Бүген, 10 ноябрь – полиция хезмәткәрләре көне. Без сезгә көндәлек, катлаулы хезмәтегез, тынычлык һәм яклану хисе тудырганыгыз, гражданнарның хокукларын һәм иреген саклаганыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
«Зур этнографик диктант» акциясе 07.11.2025

1-8 ноябрь көннәрендә Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә Бөтенроссия «Зур этнографик диктант» акциясе уза. Ул быел унынчы тапкыр оештырыла. Бу проект - белемнәрне тикшерү генә түгел. Диктант безгә традицияләребезнең никадәр тирән һәм күптөрле булуын аңларга ярдәм итә һәм бу мирасны саклауның мөһимлеген искә төшерә. Без дә коллективыбыз белән әлеге акциядә катнашып үзебезнең белемнәребезне сынадык.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
Татарстан республикасы Конституция көне 06.11.2025

Бүген Татарстан Республикасы өчен аеруча әһәмиятле көн: 6 нчы ноябрь – Республикабызда Конституция көне.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2025

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала











