Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Арча боз сараенда кунакта 10.02.2015

Бүген 10 февраль көнне чаңгы ярышларында актив катнашкан укучылар "Арча" боз сараена кунакка бардылар. Боз сараенда укучылар бик теләп тимераякта шудылар һәм бик ошатып кайттылар.Җибәргән җитәкчеләребезгә бик зур рәхмәт.
-
Февраль 2015 - военно-патриотический месячник
09.02.2015
Февраль 2015 - военно-патриотический месячник
-
Афәрин, кызлар-йолдызлар!
08.02.2015
6 февраль көнне районда "Созвездие-Йолдызлык-2015" республика конкурсының муниципаль этабы булып үтте Конкурста безнең мәктәпнең 3 класс укучысы Елисеева Камилә һәм 6 класс укучысы Ахмадуллина Лилия "конферансье" номинациясендә җиңеп чыгып зона ярышларына бару хокукына ия булды. Ә Шекә мәктәбеннән Низамов Раил гала-концертта катнашу өчен юллама алды. Мәктәбебезнең талантлы йолдызларына иҗади уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз, сине, Айгөл! 07.02.2015

6 февраль көнне "Во имя мира на земле" дип исемлән Республика шигырь укучылар конкурсының муниципаль этабы узды. 3 класс укучысы Фаттахова Айгөл III урынга лаек булды. Афәрин, Айгөл!
-
Сталинград өчен сугыш 06.02.2015

Сталинград өчен сугышта немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү уңаеннан "Сталинград" исемле нәфис фильм карадык
-
Чаңгы ярышы (Лыжня школы) 06.02.2015

Бүген мәктәпкүләм чаңгы ярышы булып узды. 1-11 класс укучылары һәм укытучылар, барысы да, чаңгы трассасында рәхәтләнеп чаңгы шудылар.Сәламәтлекне ныгытуның иң шәп чарасы шул ул , чаңгы шуу!
-
Мәктәп кинозалы үзенә дәшә 04.02.2015

Бүгеннән мәктәпнең актлар залы кинозал буларак эшли башлады. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм хәрби-патриотик айлык кысаларында биредә 7.30 да "Сталинград" кинофильмы күрсәтелә башлады. Барыгызны да мәктәп кинозалына чакырабыз!
-
Без матбугат битләрендә 02.02.2015

3 сыйныф укучыларының мәкаләләре "Көмеш кыңгырау" битләрендә даими бастырыла. 24 гыйнвар санында Сөнгатуллина Гөлинәнең язмасы белән таныша аласыз.
-
Без-җиңүче! 02.02.2015

Бүген иртәнге линейкада күңелле вакыйга -җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Районда узган ату ярышларында безнең мәктәп команадасы 1 урын алып кайтты.11 класс укучылары Исхаков Рәзил, Бариев Илназ, Рахматуллина Алсу, Халиуллина Энҗегә, укытучылары Шаймарданов Әнис Равилевичка мәктәп коллективы исеменнән зур рәхмәт!
-
Студентлар белән очрашу 31.01.2015

Бүген мәктәбебездә студентлар белән очрашу булды. Мәктәпне бетереп төрле уку йортларында укучы студентлар яратып, сагынып һәм бик күп итеп килделәр бу көнне очрашуга. Бәйрәмгә мәктәбебезне төрле елларда тәмамлаган, бүгенге көндә үз юлын тапкан, үз карьерасын булдырган дәрәҗәле шәхесләр дә килде. Укучыларыбыз , студентлар белән үзенең төпле киңәшләре, акыллы фикерләре, алдынгы идеяләре белән уртаклашучы Арча ЗУЭС начальнигы Гомәров Рөстәм Кәлимулловичка олы рәхмәтебезне белдерәбез!
















