Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
“Исәнме, лагерь, без килдек!” 04.06.2018

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә балаларның "Күбәләкләр"дип исемләнгән мәктәп яны җәйге лагере ачылды. Балаларыбызның җәйге ялын кызыклы һәм файдалы итеп оештыруга безнең мәктәптә зур әһәмият бирелә. 4 нче июньнән 24 нче июньгә кадәр мәктәптә 50 балага исәпләнгән көндезге лагерь эшен башлап җибәрде. Лагерьның беренче көненнән үк балалар Габдулла Тукай музеенда экскурсиядә булдылар. Габдулла Тукай йөргән сукмаклардан атладылар. Музей экспонатларын кызыксынып карадылар. Балалар экскурсиядән алган кичерешләрен киләчәктә дә онытмаслар. Сәяхәтне оештырган мәктәбебез директоры Шаймарданова Р.Г.га укучылар исеменнән зур рәхмәт әйтәбез.
-
Ата-аналар җыелышы 28.05.2018

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта мәктәп эшчәнлегенә еллык йомгак ясалды. Балаларның иминлеге, куркынынычсызлыгын булдыру ата-аналарның иң беренче чираттагы бурычы икәнлеге әйтелде. Укучыларның уңышлары, җәйге хезмзт чиреге, лагерьлар турында информация бирелде.Имтиханнар тапшыручы 9 һәм 11 сыйныф укучыларының әти-әниләренә күркәм сабырлык телибез.
-
"Сонгы кыңгырау" бәйрәме 24.05.2018

Бүген Шушмабаш мәдәният йортында дулкынландыргыч атмосферада "Соңгы кыңгырау-2018" бәйрәме гөрләде. Мәктәпнең 12 чыгарылыш укучысы өчен кыңгырау авазы соңгы тапкыр чыңлады.Укучылар яраткан мәктәпләре, укытучылар, әти-әниләренә үзләренең рәхмәт хисләрен "Чыгарылыш-2018" радио эфиры аша җиткерделәр.
-
СТОП ВИЧ СПИД 19.05.2018

Халыкара СПИД белән авыручыларны искә алу көне уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар узды. Классларда викторина, класс сәгатьләре бу аяусыз чир турында күп мәгълүмат бирде.. Мәктәпкүләм линейкада СПИД авыруы турында информацион блок үткәрелде. Биология укытучысы Хадиева Рузилә Рафиковна 10 класслар белән "Яшәү мәгънәсе" темасына эшлекле уен уздырды.
-
Без бүгеннән-яшь варислар сафында 16.05.2018

Бүген безнең мәктәпнең балалар оешмасында зур бәйрәм, 4 класстан 11укучыны Татарстан Варислары берлегенә кабул итеп муеннарына яшел.кызыл,ак төсләрне алган галстуклар бәйләнде.Яшь варислар өлкән варислар, әти-әниләре,укытучылар алдында тантаналы вәгъдәләр бирделәр.Тырышып укырга,тәртипле,игелекле булырга сүз бирделәр."Без бүгеннән-яшь варислар сафында. Өлкән варислар берлегенә килеп җиткәнче безгә әле бик күп тырышырга, күп эш башкарырга кирәк булачак. Тырышырбыз, укырбыз, эшләрбез. Яшь варислар башкара алмый торган эш булмас"- дигән сүзләр белән танатаналы бәйрәмебез тәмамланды.
-
9 май - Җиңү бәйрәме 08.05.2018

Бүген Шушмабаш авылында зур бәйрәм - Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган чаралар старт алды. Бәйрәм "Үлемсез полк" акциясе белән башланып китте. Транспарантлар, шарлар, герой бабайларыбызның фотоларын тотып укучылар авыл урамнары буйлап марш атлап үттеләр.Шушмабаш мәдәният йорты каршындагы батырлар мемориалына веноклар салып, 1 минутлык тынлык белән сугыш кырында ятып калган батыр солдатларыбызны, , каһарман сугышчыларны искә алдык. Аннан соң әбиләребез, бабайларыбыз хөрмәтенә бәйрәм концерты куелды.
-
Об участии в стратегической инициативе «Кадры будущего для регионов» 04.05.2018

Министерство образования и науки Республики Татарстан информирует об участии регионав стратегической инициативе «Кадры будущего для регионов». Для участия в реализации проекта необходимо пройти регистрацию для детей (14 – 17 лет) и тьюторов (18 – 21 лет):
отбор детей – http://www.globaltalents.ru/future/
отбор тьюторов - https://leader-id.ru/specials/tutorselection -
Күренекле шагыйрь Г.Тукайның туган көне 26.04.2018

Бүген күренекле шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Тамчы-шоу” интеллектуаль уен үткәрелде.Уенда 8 нче сыйныфтан "Тукай оныклары" һәм "Тукай якташлары " командалары көч сынашты.Һәр ике команда шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Көрәш бик киеренке барды.Укучылар бирелгән сорауларга тулы җаваплары аша ныклы әзерлекле булуларын дәлилләделәр."Тукай якташлары" командасы җиңү яулады. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
26 апреля акция"ВИЧ-инфекция: правда и мифы" 26.04.2018

26 апрель көнне укытучыбыз Рузилә Рафиковна "ВИЧ-инфекция: правда и мифы" дип исемләнгән акция кысаларында 10 класс укучылары белән бугенге көн проблемасы турында тренинг-профилактика үткәрде.16 яшьтән өлкәнрәк яшьүсмерләр арасында килеп чыгарга мөмкин булган замана чире ВИЧ инфекциясе турында бик тулы, аңлаешлы ,бай материал тупланган презентацияләр белән ясалган бу чарада укучыларыбыз бик теләп катнаштылар.Үз фикерләрен әйтә белделәр.
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2018

Бөек шагыйребез Г. Тукайның туган коне һәм "Бердәм гамәлләр көне" уңаеннан мәктәбебездә шигырь бәйрәме узды. Барлык укучылар, укытучылар милли киемнәр, чигүле калфак-түбәтәйләр , читекләр, милли орнаментлар элементларыннан иде бүгенге шигырь бәйрәмендә. Укучылар шагыйрь шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, үзләре язган иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.
















