Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Безгә лагерьда бик күңелле! 09.06.2018

Лагерьның бүген алтынчы көне. Балаларыбыз тулы составта ,мәктәп яны җәйге лагерена бик теләп йөриләр. Ничек инде йөрмәскә,чөнки ашханәдә пешекче апаларыбыз тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлыйлар,вожатый,тәрбияче апаларыбыз бер минутыбызны да бушка уздырмыйлар,төрле конкурслар,тәрбия сәгатьләре,кызыклы уеннар оештыралар.Менә бүген дә без оригами белән шөгыльләндек. Кәгазьдән бөкләп төлке,эт ясадык.Эшләребезгә карап бик сөендек.
-
Табигатькә сәяхәт 08.06.2018

Лагерьның бишенче көне. Иртәнге зарядка һәм тәмле аштан сон табигатькә сәяхәт оештырылды, дару үләннәрен аерырга өйрәнделәр һәм аның нинди авыруга шифасы булуы белән таныштылар.Төрле кызыклы уеннар уйнагач бүгенге көннең салкынлыгы да сизелмәде.
-
Хезмәт һәм ял лагеры
08.06.2018
Мәктәп тирә-ягын тәртипкә китерү,чүпләрне чистарту.
-
Лагерьда "Һөнәрләр илендә" көне 07.06.2018

Дүртенче көн. Бүгенге көн “ Һөнәрләр илендә“ дип аталды. Иртәнге аштан соң отрядларда һөнәрләр буенча тәрбия сәгатьләре үтте.Балалар районыбызның күренекле һөнәр ияләре белән таныштылар. Саф һавада яңа уеннар өйрәнделәр. Көннең икенче яртысында патриотик темага асфальтта рәсемнәр ясадылар.
-
Табигать кочагында
07.06.2018
Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләрне тәмамлагач балалар белән урманда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында тәрбиячеләр файдалы беседа үткәрделәр.
Иң күңелле җәй көнендә-
Табигать кочагында!
Менә шуны истә тоту
Кирәктер шул чвагында:
Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз.
Суларны пычыратмагыз,
Пыяла, чүп атмагыз,
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
-
Хезмәт һәм ял лагеры 06.06.2018

Бүгенге көнебезне көндәлек планерка белән башлап җибәрдек һәм иртәнге зарядкага җыйналдык.Аннан соң тәмле иртәнеге аш белән сыйландык.Тәмле аштан соң эшне мәктәп яны бакчасында дәвам иттек. Көннең икенче яртысында мәктәбебез медсестрасы белән очрашу булды.ул балалар белән бик файдалы әңгәмә үткәрде һәм балаларның антропометрик күрсәткечләрен билгеләп алды. Көн бик файдалы үтте.
-
Бүгенге көн“Батырларга дан!” дип исемләнде. 06.06.2018

Бүген лагерьның өченче көне . Бүгенге көн“Батырларга дан!” дип исемләнде. Зарарлы гадәтләргә урын юк!” дигән исемдә тәрбия сәгате булды. Рус халык язучысы А.С.Пушкинның туган көнедә искә алу кичәсе булды. Презентацияләр карап,әкиятләрен искә төшереп алдылар. Көннең икенче яртысында саф һавада төрледән-төрле уеннар уйнадылар.
-
Хезмәт һәм ял лагеры
05.06.2018
Мәктәп бакчасын тәртипкә китерү
-
“Без тынычлык телибез!” 05.06.2018

Бүген лагерьның икенче көне .Патриотик тәрбия бирү атнасы кысаларында лагерыбызда бүгенге көн“Без тынычлык телибез!” дип исемләнгән иде. Патриотик темага презентация карадык. .“Бөек -Җиңүгә 73 ел”дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрдек. Рәсемнәр выставкасы ясадык. Көннең икенче яртысында Балаларны яклау көненә карата мәктәпнең актлар залында зур концерт куйдык. Көнебез бик тыгыз һәм күңелле булды.
-
Хезмәт һәм ял лагерын башлап җибәрдек
04.06.2018
Аллага тапшырып хезмәт һәм ял лагерын башлап җибәрдек. Бүгенге көн куркынычсызлык кагыйдәләр искә төшерүдән башланды,балаларга куллар куйдыртылды.Иртәнге аштан соң балалар белән бергәләп мәктәп яны бакчасында хезмәт куйдык.Төшке аш ашагач балалар белән "Эйдә таныш булыйк "исемле чара үткәрдек.Көн бик файдалы һәм кызыклы үтте.
















