Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 21 ребенка |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү. 25.10.2016 Без барыбыз да балаларыбызга бәхетле балачак телибез, балаларыбызны иң акыллы, иң матур, иң көчле, иң күңелле һәм батыр булып үсүе турында хыялланабыз,хезмәт сөючән, эшне белеп башкаручы, тәрбияле булуын телибез.

-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә рус теле дәфтәрләре белән эш. 24.10.2016 Балаларга, үз белемнәрен кулланып, тирәлекләрендәге предметлар һәм аларның аерым өлешләренең формаларын аерып өйрәнү кызыклы. Шуңа да, аларның иҗади мөстәкыйльлеген үстерү өчен, алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту максатыннан эш дәфтәрләре бик отышлы.

-
Җырлы- биюле халык уеннары. 21.10.2016 Мђктђпкђчђ яшьтђге балалар арасында ић яратып уйна- ла торган уеннар – халык уеннары. Халкыбызныћ гореф- гадђтлђре, йолалары, тормыш-кљнкњреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда љлгерлек, тапкырлык, ярдђмлђшњ, шулай ук кешелеклелек, шђфкатьлелек, сабырлык кебек књркђм сыйфат- лар тђрбияли. Уеннар ярдђмендђ бала тырыш, кљчле, сђлђтле, нык ихтыярлы булып њсђ. Уен вакытында балаларныћ иќат мљмкинлеклђре ачыла, мљстђкыйльлеклђре арта, оештыру сђлђтлђре њсђ. Кечкенђ вакытта алынган хђрђкђт књнекмђлђ- ре нђнилђргђ әйләнә-тирә мохит белђн тирђнрђк танышырга ярдђм итђ. Халык уеннары – ќитезлеккђ, кљчкђ, зирђклеккђ сынау ул.

-
Бакчабыздагы татар халкының милли музеена сәяхәт. 20.10.2016

-
Бездә бүген өмә. 19.10.2016

Бүген бездә өмә булды.Тирә-як мәйданны тырмалап җыештырдык.Участогыбыз чиста булып торсын өчен зур көч куйдык.
-
Суган утырту. 18.10.2016 Максатыбыз:Яшелчә (суган) белән тирәннәнрәк таныштыру. Безнең бакчаларда үсүче яшелчәләрне аерырга өйрәтү. Балаларны күзәткән әйберләре буенча фикер йөртә белергә, чагыштыра белергә өйрәтү, күзаллауларын, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.Балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү. Бурычлар:Балаларда логик фикер йөртү күнекмәләре үстерү. Суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру.

-
Курчак театры аша әдәп-әхлак тәрбиясе. 17.10.2016 Ата-аналарның, тәрбиячеләрнең алдында торган җаваплы, изге бурычларның берсе – балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү. Кеше гомеренең беренче җиде елы бала үсешендә аеруча җаваплы чор.Нәниләр һәрнәрсәне йотылып, тирән кызыксынып өйрәнәләр һәм әдплелек сыйфатларын да тиз отып үзләштерәләр. Кечкенәләрне үз-үзләрен әдәпле тоту, кешеләр белән ара-лашу күнекмәләренә өйрәтү бала туган көннән үк башланырга тиеш.

-
"Салават күпере"журналы белән танышу. 14.10.2016

"Салават күпере"нең үзенчәлекле, кызыклы ягы бар, ул гореф-гадәт бүген дә саклана, монда балалар үзләре яза.Әкиятләр, җырлар, табышмак-мәкальләр, һәм, гомумән, милли фольклор байлыгы яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйный. Халык җәүһәрләре балаларда өлкәннәргә ихтирам, табигатькә мәхәббәт, бер-берсенә карата теләктәшлек, рухи сафлык, хезмәтне ярату хисләре тәрбияли.
-
Өстәл уеннары уйныйбыз. 13.10.2016 Балалалар өчен уен ул – белем алу, мәгълүмат туплау, хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да.Уен баланың эчке дөньясын күзаллаулар һәм һәртөрле төшенчәләр белән баетып торган якты тәрәзәгә тиң. Баланың кызыксынулары уен аша формалаша.Безнең балалар бакчасында балалар өстәл уеннары уйнарга яраталар. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре, игътибарлыклары арта.

-
Яктылыкны кире кайтара торган юл элементлары 12.10.2016 Көннәр кыскарып, тиз караңгы төшү юл хәрәкәте кагыйдәләренә үтә игътибарлы булуны сорый. Нәкъ менә шушы чорда машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне бәрдерү очраклары ешая, дип искәртә ЮХИДИ хезмәткәрләре. Мондый куркыныч хәлләр булмасын өчен, караңгы вакытта киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән йөрү сорала. Бу рәвешле саклану чарасын күрү 65 процентка җәяүлене бәрдерү очрагын киметә, ди автоинспекция хезмәткәрләре. Моннан тыш, хәзер караңгы вакытта киемендә яктылыкны кире кайтару элементы булмаган җәяүлеләргә административ штраф салу да закон нигезендә каралган.










