Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 21 ребенка |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Бәйрәмгә әзерлек. 29.12.2016 Яңа ел бәйрәмен үткәререгә залны бизәп куйдык.Чыршыбыз тирәсендә әйлән -бәйлән уйнарга дип,һәр бала зарыгып котеп тора.Мәһабәт чыршыбызны бизәп куйгач,булмәләр тагы да ямьләнеп китте.

-
"Кышкы уеннар" дигән темага эвэлэу. 28.12.2016 Зурлар төркемендә әвәләү эшчәнлегендә "Кышкы уеннар" дигән темага балалар үзләренең прогулкада яратып уйнала торган уеннарын чагылдырырга тырыштылар.

-
"Сак булыгыз" 27.12.2016 "Сак булыгыз" Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтүдә яңа технологияләр кулланып эшләү яхшы нәтиҗәләр бирә. Сыйфатлы, ачык итеп эшләнгән рәсемнәр баланың игътибарын җәлеп итә, бирелгән мәгълүматны истә калдырырга ярдәм итә. Икенче кечкенәләр төркемендә “Сак булыгыз!” дип исемләнгән танып белү эшчәнлегендә балалар әйләнә - тирәлектә бала тормышы өчен куркыныч булган әйберләр белән таныштылар.

-
"Кышкы урман"темасына рэсемлэү. 22.12.2016

Балалар өчен көтеп алынган кыш ниһаять килеп тә җитте. Бүген мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары "Кышкы урман" темасына рәсем ясадылар. Һәрбер бала кышкы урманның матурлыгын, серле табигатен сурәтләргә тырышты.
-
Ел тәрбиячесе конкурсына катнаштык. 21.12.2016

"Ел тәрбиячесе -2017" бәйгесенә тәкъдим ителгән тәрбиячебез Нигматзянова Суфия Рустямовна район күләмендә ачык белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Тәрбиячебезгә алдагы конкурста уңышлар телибез.
-
Табигать почмагында эш. 20.12.2016 Бала кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнеп үсәргә тиеш. Безнең балалар бакчасында да хезмәт тәрбиясе өстендә эш системалы рәвештә алып барыла. Балалар табигать почмагында үскән гөлләргә су сибәләр, тузаннарын сөртәләр.Культуралы орлыклар чэчеп,аның тишелешен,үсүен кузәтәләр. Шул рәвешле алар башлангыч хезмәт тәрбиясе алалар.

-
Кышкы сыннар. 19.12.2016 Яңа елның әтәче балаларны үзенә дәшеп, ишек алдыннан ук каршы ала. Аның башын югары күтәреп, горур кыяфәттә торуы -киләсе елның тырыш, батыр, эшчәннәр елы булуын искәртүендә шик юк әлбәттә.

-
Кышкы хезмәт 16.12.2016 Без барыбыз да балаларыбызга бәхетле балачак телибез, балаларыбызны иң акыллы, иң матур, иң көчле, иң күңелле һәм батыр булып үсүе турында хыялланабыз, хезмәт сөючән, эшне белеп башкаручы, тәрбияле булуын телибез. Кайберәүләр балага үз ата-аналарыннан сәламәтлек, характер сыйфатлары гына түгел, ә аларның әхлак йөзе дә күчә дип уйлыйлар. Юк, бу һич дөрес түгел. Намуслык, хезмәт сөючәнлек, кешеләргә мәрхәмәт, хөрмәт, шәфкатьлелек, Туган җиргә мәхәббәт сыйфатлары балага бернинди геннар белән дә күчми. Моңа билгеле бер максатлы тәрбия эше нәтиҗәсендә генә ирешелә.

-
Сихри Яңа ел! 15.12.2016 Бакчабыз тәрбиячеләре ел да тәрәзәләргә төрле әкият геройларын рәсемгә төшерәләр. Бу рәсемнәр яңа елның серлелеген тагын да арттырып, балаларны әкият дөньясына дәшәләр.Әти-әниләр дә бу эштән бик канәгать булуларын, балаларның бакчага бик теләп, әкият йөртына килгәндәй килүләрен белдерәләр.

-
Уйный -уйный өйрәнәбез. 12.12.2016 Без тәрбиячеләр- балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү өчен төрле юлларны кулланабыз. Шуларның иң әһәмиятлесе һәм нәтиҗәлесе- уеннар. Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыруга сәләтләре үсә. Кечкенәдән алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.










