Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Танып - белү ( ФЭМП) эшчәнлеге 07.04.2017

Максат: үзлекләреннән кушу, алуга арифметик мәсъәләләр төзергә, чишәргә өйрәтү эшен дәвам итү; шакмаклы дәфтәр битендә дөрес ориентлашу күнекмәсен камилләштерү;20гә кадәр тәртип буенча, кирегә санау күнекмәләрен ныгыту; логик фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен яхшырту.
-
Сөйләм үстерү һәм грамотага өйрәтү эшчәнлеге 06.04.2017

Тема: О,о хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны
О,о хәрефе үзенчәлекләрен(баш һәм юл хәрефләр) һәм аның хәрефләр кассасындагы урынын үзләштерү.
Схемалар буенча мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен булдыру.
Җитезлек, зирәклек сыйфатлары үсеше өчен җирлек тудыру.
-
Физкультура эшчәнлегендә алган белемнәрне режим вакытында ныгытабыз.( урт.гр) 05.04.2017

Максат: Тупны уң һәм сул кул белән тоту күнекмәләрен ныгыту.
-
Тал песиен күзәтү. 04.04.2017

Тәрәз аша кара әле,
Тышта ап-ак кар әле
Тал песие чәчәкле,
Алтын-көмеш бизәкле.
Тышта ап-ак кар әле
Суык көннәр бар әле.
Ә тал песие көлә,
Димәк, инде яз килә. -
Саф һавада уеннар. 03.04.2017

Мартлар җитсә, яз җитә,
Бураннары булса да,
Кардан сыннар ясыйбыз,
Кулларыбыз туңса да.
-
Бездә бүген өмә. 31.03.2017

– Өмәне без язның беренче көннәреннән үк башлыйбыз. Әле кар эремәгән була, шуңа да карамастан, без балалар белән кар чабарга чыгабыз, карны атабыз, шуңа да ул тиз арада эреп бетә. Ишегалды территориясен гел чиста тотарга тырышабыз, чүп-чардан арындырабыз.
-
"Язгы боз ястык калынлыгында булса да, ышанма!" 30.03.2017

Язның беренче көннәреннән үк балалар белән язгы ташу чорында сак булу чаралары турында төрле әңгәмәләр үткәрдек.Бүген " Язгы боз ястык калынлыгында булсада, ышанма" темасына әңгәмә уздырылды.Балаларга су буйларына төшмәскә, боз өсләренә кермәскә икәнлеге аңлатылды.Яз көне боз нинди калынлыкта булса да, тиз ватыла.Шуңа күрә суга бату куркынычы бик зур булуы аңлатылды.
-
Рәсем эшчәнлеге ( 2кеч.төркеме) 29.03.2017

Тема:“Бер-бер артлы төзелгән флажоклар”
Турыпочмаклы формадагы предметларны аерым вертикаль һәм горизонталь линияләр белән ясарга өйрәнү.Краскалар белән чиста, пөхтә буярга өйрэтүне дәвам итү.
-
Сөйләм үстерү һәм грамотага өйрәтү эшчәнлеге 28.03.2017

Тема:хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны, язылышы
Ы,ы хәрефе үзенчәлекләрен(баш һәм юл хәрефләр) һәм аның хәрефләр кассасындагы урынын үзләштерү.
Авазның сүздәге урынын билгеләү күнекмәләрен ныгыту (сүз башында, уртасында, ахырында)
Башкарылган эшләр хакында эзлекле, тулы итеп сөйләп бирә белү күнекмәләрен үстерү.
-
Мәктәпкә экскурсия 27.03.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән мәктәпкә экскурсия оештырдык. Укытучылар белән очраштык. Балаларда укуга кызыксынучан караш уятабыз. Шулай ук 1 сыйныфта укыган балаларның “ачык дәресләрендә” катнашабыз. Безнең балалар дә укучылар булып карыйлар. Укытучы математика дәресе буенча төрле сораулар бирә. Балалар бу дәресләрдә теләп катнашалар.







