Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Зурлар төркемендә "Алмалар өлгерде"дигән темага рәсем ясадык. 11.09.2017

Максат: Агач ясарга өйрәтүне дәвам итү.Күп итеп төрле алмалар ясау күнекмәләрен ныгыту.Төсләр турында белемнәрен ныгыту.Буяу карандашлары белән чиста,пөхтә буяу күнекмәләрен ныгыту.Рәсемне альбом битендә дөрес урнаштыра белергә өйрәтү.Рәсем ясауга кызыксыну тәрбияләү.
-
Көзге чәчәкләрне күзәтәбез. 08.09.2017

Төрле-төрле төстә алар,
Бу төсләр каян килгән?
Хушбуй исе аңкыталар,
Кем аны сөртеп йөргән?
Алар нәрсәләр (чәчәкләр)
-
Саф һавада уйнаулары бигрәк рәхәт. 06.09.2017

Урамда, ачык һавада оештырылган уеннарның балага никадәр зур шатлык китерүе, яхшы кәеф һәм канәгатьләнү хисен бирүе – мөһим фактор. Шул ук вакытта алар әйләнә-тирә дөнья, табигать белән таныша; тереклек ничек яши, аны ничек сакларга була дигән сорауларга җавап эзли.
-
Бакчабызга яңа балалар кабул иттек 04.09.2017

-
Бездә бүген бәйрәм 30.05.2017

Бакчабызда чыгарылыш кичәсе үтте. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең белемнәрен һәм чыгышларын әти - әниләренә тәкъдим иттеләр.Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Без суыктан курыкмыйбыз, сикергәчтен тунмыйбыз. 26.05.2017

Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар, бер яктан, физик тәрбия чарасы булса, икенчедән, күп кенә уеннар эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына да уңай йогынты ясый.
-
Рәсем эшчәнлеге ( урт.төркеме) 24.05.2017

Тема: Чәчәк алып килде май
Максат: язгы табигатьтәге үзгәрешләрне дөрес күрә белү, рәсемдә чагылдыра белү күнекмәсен ныгыту;төсләрне дөрес сайлап, чиста-пөхтә эш итүләренә ирешү; күзаллау сәләтләрен үстерү.
-
Бездә бүген тикшерү. 22.05.2017

Янгын куркынычсызлыгы инспекторы бакчабызга тикшерү белән килде.
-
Яшелчәләр утыртырга түтәлләр әзерлибез. 18.05.2017

-
Чыгарылышка биюләр өйрәнәбез. 16.05.2017

Моңаймагыз, курчакларым,
Моңаймагыз, дусларым,
Әйдәгез соң биеп алыйк,
Хушлашканчы дусларым.







