Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Кар бөртекләре. 06.12.2017

Максат : Кар бөртекләре кисәргә өйрәтү.Ак битне дөрес,тигез итеп бөкләргә өйрәтү, кайчы белән дөрес эш итәргә өйрәтүне дәвам итү.Башлаган эшне ахырына җиткерү ,үз эшеңә соклану хисләре тәрбияләү.
-
Театр түгәрәгенә йөрүче балалар бездә кунакта. 04.12.2017

Театр түгәрәгенә йөрүче башлангыч класс укучылары безгә "Тәмлетамак маҗаралары " дигән спектакль күрсәттеләр.Балалар кызыксынып,яратып карадылар.Аларга укуларында уңышлар телибез.
-
Әвәләү.(зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме) 01.12.2017

Тема :Алсу уйнарга чыккан.
Максат :Гәүдә өлешләрен дөрес пропорциядә биреп,кеше фигурасы әвәләргә өйрәтү.Кием формасын дөрес бирү,өлешләрне тоташтыру,чеметү,тигезләү алымнарын ныгыту.Эшләгән эшкә бәя бирергә өйрәтү. -
Режим моментларында. 29.11.2017

Режим моментларында рәсемнәр буярга яратабыз.
-
Рәсем эшчәнлеге.(кечкенәләр төркеме) 27.11.2017

Тема: "КОНФЕТТИ"
Максат:Балаларны бармаклары ярдәмендә рәсем ясарга өйрәтүне ,төсләр белән таныштыруны ,төсләр буенча белгәннәрен ныгытуны дәвам итү; рәсем ясауга кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру; көнкүреш күнекмәләрен үстерү. -
Бездә бүген Әниләр бәйрәме. 24.11.2017

Көннәр якты булсын өчен,
-Әни кирәк!
Йокы татлы булсын өчен
-Әни кирәк!
Җил- яңгырдан саклар өчен
-Әни кирәк!
Усаллардан яклар өчен
-Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен
-Әни кирәк!
Дөнья ямьле булсын өчен
-Әни кирәк!
Иң кирәкле кеше җирдә
-Әни димәк!!!
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә танып-белү (ФЭМП) эшчәнлеге. 22.11.2017

Максат :2 кечкенә саннан 8 саны ясау.8 санын 2 кечкенә санга таркатырга өйрәтү.Үсә һәм кими бару тәртибендә (15 эчендә)санау күнекмәләрен ныгыту.Санның күршеләрен табарга өйрәтү эшен дәвам итү.Шартлы үлчәү белән предметның озынлыгын ,киңлеген үлчәү күнекмәсен ныгыту.Рәсем дәфтәре битендә дөрес ориентлашу,геометрик фигураларның урынын дөрес әйтү.
-
Әниләр бәйрәменә әзерләнәбез. 20.11.2017

Әниләр бәйрәменә ныклап әзерләнәбез.Башларыбызга киеп биергә дип ,матур башлыклар ясыйбыз.
-
Кар яугач бигрәк рәхәт! 17.11.2017

Табигать ап-ак булган. Бүген прогулкага чыккач ап-ак карларны күзәттек.Кар тәгәрәтеп, Кыш бабай да ясап куясы килде.
-
Әниләр көненә бүләк ясыйбыз. 15.11.2017

Ә бу көн ничек килеп чыккан соң? 1998 елның 30 нчы январь көненнән Россия Федерациясе Президенты указында түбәндәгеләр язылган: “ Аналарның социаль статусын үстерү максатыннан ноябрь аеның соңгы ялын Әниләр көне дип билгеләргә” Һәм менә шул көннән алып инде без ел да әниләр көнен ноябрь аенда билгеләп киләбез.







