Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Ягез әле, малайлар ! 22.02.2018

Без бүген "Ягез әле,малайлар!" кичәсе үткәрдек. Бәйрәмгә башлангыч класс укучыларын һәм укытучыларны чакырдык.Малайларны бәйрәмнәре белән котладык.
-
Бүләкләр дә ясадык. 20.02.2018

Әтиләребезне бәйрәмнәре белән котларга бүләкләр дә ясадык.
-
Әтиләр бәйрәменә әзерләнәбез. 16.02.2018

Тиздән кадерле әтиләребезнең бәйрәмнәре якынлаша.Без әтиләр бәйрәменә ныклап әзерләнәбез.Матур җырлар,биюләр ,шигырьләр өйрәнәбез.
-
Фельдшер Рамилә апалары гигиена кагыйдәләренә өйрәтә. 14.02.2018

Фельдшер Рамилә апалары һәрдаим кереп, балаларның чисталыкларын карап, аларга гигиена кагыйдәләрен өйрәтә.
-
Башлангыч класс укучыларының дәресләрен карадык. 12.02.2018

Башлангыч класс укучыларының дәресләрен карап ,аларның ничек укулары белән танышып чыктык.
-
Саф һавада бигрәк рәхәт! 09.02.2018

Без һәр көнне саф һавага прогулкага чыгабыз .Саф һавада балалар рәхәтләнеп уйныйлар.
-
Кисеп ябыштыру эшчәнлеге.(мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме) 07.02.2018

Тема :Самолёт.
Максат: Аерым детальләрдән сүрәт төзү күнекмәләрен камилләштерү.Самолётның төзелешен ,формасын искә төшерү.Симметрияле бөкләнгән кәгазьләрдән (2 канат,тәрәзә) кайчы белән дөрес кисү,сак кисү күнекмәләрен ныгыту.Үз эшеңә һәм иптәшләреңнекенә бәя бирү.Анализлау.Башлаган эшне ахырына җиткерү. -
Һава торышын билгеләп барабыз. 02.02.2018

Көндәлек күзәтүләрдән чыгып,һава торышын табигать почмагында билгеләп барабыз.Балаларда табигатькә карата мәхәбәт тәрбиялибез.Кошларны мөстәкыйль ашатырга ,агач һәм куакларны сакларга ,урамга чыккач,чаңгыда шуганда,уйнаганда агач ботакларын сындырмаска өйрәтәбез.Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгытабыз.
-
Физкультура эшчәнлеге. 31.01.2018

Максат: Сакчыллык,игътибарлылык,җитезлек,бер-берсенә ярдәмчеллек тәрбияләү.Юнәлешне үзгәртеп йөрү һәм йөгерү күнекмәләрен ныгыту.Көч һәм этәреш ясап ераклыкка сикерергә өйрәтүне дәвам итү.Скакалкада сикерергә күнектерүне дәвам итү.Уеннар аша өйрәнгәннәрне кабатлау һәм ныгыту.
-
Рәсем эшчәнлеге.(мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме) 29.01.2018

Тема:Агачларны бәсләр каплады.
Максат: Рәсемдә чынбарлык күренешләрен гәүдәләндерергә өйрәтү.Рәсем ясауның төрле техникалары белән таныштыруны дәвам итү.Балаларның композиция төзү күнекмәләрен ныгытырга ,сурәтләрне предметларның кайда урнашуларына карап(алда,уртада,арткы планда ),аларның күләмнәре аермасын күрсәтеп урнаштырырга өйрәтү.Иҗади фантазияләрен ,кызыксынучанлыкларын ,пөхтәлекләрен үстерү.







