Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Танып белү эшчәнлегендә.(мәкт.әзер.төрк.) 07.03.2019

Максат:үзлекләреннән кушу,алуга арифметик мәсьәләләр төзергә ,чишәргә өйрәтү эшен дәвам итү; санның тәртип һәм микъдар мәгънәсе турында күзаллауларын ныгыту."Ничә?","Ничәнче?","Ничәнче урында?"сорауларына җавап бирү күнекмәләрен ныгыту;геометрик фигураларны моделҗләштерү күнекмәсен камилләштерү.
-
Әниләр бәйрәме үткәрдек. 05.03.2019

Без бүген әниләребезне бәйрәм кичәсенә чакырдык.Аларны бәйрәмнәре - 8 март халыкара хатын-кызлар көне белән котлап,матур җырларыбызны,шигырьләребезне,биюләребезне бүләк иттек.
Әни - җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән,беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән,халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы-кояшта,
Күкнең матурлыгы-йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда.
Сезне бөтен җир йөзен бизәгән язның беренче бәйрәме - 8 нче Март белән белән тәбрик итәбез.
-
Сөйләм теле үстерү максатыннан ,әкиятләр сәхнәләштерергә яратабыз. 01.03.2019

-
Кадерле әниләребезгә бүләк әзерләдек. 28.02.2019

Тиздән 8 Март -Әниләр бәйрәме җитә.Кадерле әниләребезгә бүләкләр әзерли башладык.
-
Кадерле әтиләребезгә бүләкләр ясадык. 22.02.2019

Кадерле әтиләребезне чын күңелебездән бәйрәмнәре белән котлыйбыз.Аларга сәламәтлек,озын гомер ,ак бәхетләр телибез.
Бер бәйрәм бар февральдәКадерле ул һәркемгә
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул-тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә-
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
Ул - солдатлар бәйрәме -
Без котлыйбыз аларны!
Әтиләрне,абыйларны
Һәм бөтен солдатларны!
-
21 февраль-Халыкара Туган тел көне. 21.02.2019

Бүген – 21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Туган тел-беренче тапкыр әти, әни дигән тел. Һәр милләт кешесе дөньяны беренче тапкыр туган теле аркылы аңлый башлый, беренче тапкыр “дустым “сүзен дә, дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне күп вакыт үз телендә ишетә, шул телдә әйтә. Барлык милләт кешесе гомере буена шушы телдә сөйләшә, шушы телдә шатлана, куана.
. Әни кебек газиз күреп,
“Туган тел” дип җан атып.
Яшик әле дөньясында
Туган телне яратып.
И минем җандай кадерле,
И җылы, тере телем.
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыклар теле бүген.
Тик синең ярдәмең белән,
Тик синең сүзләр белән.
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм .
-
Әфганчылар белән очрашу кичәсе. 20.02.2019

Бүген без кунакка Әфганистан җирләрендә хезмәт итеп кайткан Мәгъсумов Нияз абыйларын чакырдык.Ул балаларга ничек хезмәт итеп,туган авылына исән-сау әйләнеп кайтуы турында сөйләде.Балалар аңа матур шигырьләр сөйләделәр, җырладылар,биеделәр.Кичә бик күңелле үтте.
Афганистан... сугыш...Кысыладыр сулыш...Шушы сүзләр искә төшкәндә.Яшьлегемнең иң кырыс елларыУзды минем шушы җирләрдә.Сугыш, сугыш...Кемгә соңгы сулыш...Кемдер гарип, кулсыз-аяксыз.Күпме кайгы, күпме канлы яшләрКоелды бу җиргә, санаусыз.Совет иле кушкан - милли бурычИлтеп кертте безне сугышка.Бурычлы идеме яшь егетләр,Кан коярга шушы сугышта???Афганистан тау-ташлары саклый,Без үтәгән хәрби бурычны....Улсыз калган ялгыз аналаргаӘйтегезче, кемнәр бурычлы??! -
Рәсем эшчәнлеге(кечкенәләр төркеме) 18.02.2019

Тема : "Чуар тавык"әкияте буенча рәсемләү.
Максат:Әкиятнең эчтәлеген искә төшерү.Овал,түгәрәк формаларны ясарга өйрәтүне дәвам итү.Төрле төсләр куллану.Кырыйга чыгармыйча буярга өйрәтү. -
15 февраль - герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. 15.02.2019

Тема : "Җырга әйләнгән исем.
Гомерем минем моңлы бер җыр иде,Үлемем дә яңрар җыр булып.Бу исемне телгә алуга,күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була.Ул ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә,илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә,үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.Без дә бүген китапханәдә Муса Җәлилнең туган көненә багышлап,аның язган шигырьләрен укыдык һәм яттан сөйләдек. -
Сөйләм үстерү.(мәктәпкә әзер. һәм зур.төрк.) 13.02.2019

Тема :Җирне ,күкне һәм диңгезне саклаучылар.
Максат : Балаларда кыю ,батыр солдат булу теләге уяту,әтиләре һәм абыйлары белән горурлану хисе тәрбияләү.Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү,бәйләнешле сөйләм үстерү.Җирне ,күкне ,диңгезне саклаучылар турында белем бирү,аларның мөһимлеген аңлату.Дидактик уен "Таякчыклардан төзе"уенын оештыру.(танк ,ракета,корабль ,самолёт төзетү.







