Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Чишмә башы газетасының март ае саны чыгарылды. 09.04.2026

Шекә балалар бакчасының эшчәнлеген яктыртып баручы "Чишмә башы"газетасының март ае саны чыгарылды.
-
Галәм киңлекләрендә. 08.04.2026

"Галәм киңлекләрендә" кыска вакытлы проект кысаларында безнең Шекә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар беренче булып космоска очкан этләр Белка һәм Стрелка белән таныштылар.Беренче космонавт Юрий Гагарин турында әңгәмәдә катнаштылар.
-
7 апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне. 07.04.2026

7 апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне."Сәламәт бул" девизы астында безнең балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрелде.Балаларга сәламәт булу өчен спорт белән дус булырга,чисталыкны сакларга,дөрес тукланырга,витаминнарга бай ризыклар ашарга кирәклеге турында аңлатылды.Ике төремгә бүленеп ,хәрәкәтле уеннар уйнап,ярышларда көч сынашып,балалар өчен тәрбияви яктан бик әһәмиятле көн булып истә калды.
-
Санитар икеайлыкны башладык. 03.04.2026

Һәр елны 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар икеайлык башлана. Бу эшкә безнең балалар бакчасы коллективы да актив катнаша.Территориядәге карларны таратабыз.
-
2 апрель-Халыкара балалар китабы көне. 02.04.2026

Бүген Халыкара балалар китабы көне уңаеннан,тәрбияче балалар белән китапларны ничек саклап тоту,китапларны ярату турында әңгәмә үткәрде.Яңа ,матур китаплар белән таныштырды,китапларның матур рәсемнәрен карадылар,тәрбияче балаларда китапларны ярату хисе,китапларга карата сакчыл караш тәрбияләде.
-
1 апрель-Халыкара кошлар көне. 01.04.2026

Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак билгеләп үтелә,чөнки нәкь менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар.Яз көне бөтен табигать җанлана,яңадан туа.Кояш яктырак һәм җылырак карый башлый,битләрне йомшак җил иркәли,өлгереп җитмәгән җирләр өлгерә,агачларның бөреләре ачыла,күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.
Халыкара кошлар көне уңаеннан ,безнең балалар бакчасында "Канатлы дусларыбыз" дигән исем сатында ,кышлаучы һәм күчмә кошлар турында әңгәмә үткәрелде.Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар,сорауларга җавап бирделәр.Сыерчыкларга оялар ясадык,кошлар турында видео карадык.Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде.Кошларны саклыйк,оялар ясыйк,җимлекләр элик!
-
Сыерчык оясы ясау. (.мәктәпкә.әзер.төркеме) 31.03.2026

Мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар матур сыерчык оялары ясадылар.
-
"Эковесна" бәйгесенә әзерлек. 31.03.2026

"Эковесна" бәйгесенә әзерләнәбез.Сыерчык оялары,җимлекләребез әзер
-
Язгы боздан саклану турында әңгәмә. 27.03.2026

Балалар белән язгы сулардан саклану турында әңгәмә үткәрелде.
-
Математика шөгыле.(өлкәннәр,мәктәпкә әз.төркеме) 24.03.2026

Максат: үзлекләреннән кушу ,алуга арифметик мәсьәләләр төзергә, чишәргә өйрәтү эшен дәвам итү;шакмаклы дәфтәр битенә дөрес ориентлашу күнекмәсен камилләштерү;атна көннәренең эзлеклелеген әйтә алу күнекмәсен ныгыту;әйләнә-тирә предметлар арасыннан таныш геометрик фигураларны таба белү күнекмәсен камилләштерү.







