Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
20.02.2025

"Халыкара туган тел көне" айлыгы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар калфаклар һәм түбәтәйләрне буядылар. Буяганда дөрес төсләрне сайлый белергә өйрәнделәр.
-
"И туган тел, и матур тел" 19.02.2025

"Халыкара туган тел көне" айлыгы кысаларында бакчабызда "И туган тел, и матур тел" дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады.
-
"Халыкара туган тел көне" айлыгы 18.02.2025

"Халыкара туган тел көне" айлыгы кысаларында бакчабызда төрле чаралар үткәрелеп килә. Бүген балаларга татар телендә мультфильмнар күрсәтелде.
-
15-февраль-Муса Җәлил туган көн 14.02.2025

15 февраль көнне татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан бүген
Шекә балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбызга, авылыбыз китапханәчесе Локманова Гөльшат герой- шагыйрьнең туган көне уңаеннан әдәби кичә уздырды. -
“Әфганстан-йөрәк ярам!”-дип аталган җылы очрашу булды. 13.02.2025

15 нче февраль Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылган көн буларак билгеләнеп үтелә. 2019 нчы елның 15 нче февралендә Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылды. Шул уңайдан 13 нче февраль көнне “Әфганстан-йөрәк ярам!”-дип аталган җылы очрашу булды. Чарада Шекә башлангыч мәктәбе укучылары, Шекә балалар бакчасына йөрүче балалар, безнең җирлектән Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күргән, анда барган сугышларда катнашкан Магсумов Нияз Нуриҗан улы катнашты.Ветеран хатирәләре белән уртаклашты, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Һәм ул балаларга егет кешегә армиягә баруның кирәклеген искәртеп үтте. Ватанны саклау - ир-егетнең изге бурычы. Чын ирләр өчен бу элек тә шулай булган һәм хәзер дә! Очрашу бөтен җир шарында тынычлык булсын, сугыш-афәтләр бетсен дигән теләкләр белән тәмамланды.
-
Математика. 11.02.2025

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә математика шөгыле. Үзлекләреннән кушу, алуга арифметик мәсьәләләр төзергә, чишәргә өйрәтү эшен дәвам итү, атна көннәрен эзлекле рәвештә әйтә белү, сөйләмдә куллана белергә өйрәтү.
-
Кышкы матурлык 10.02.2025

Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән кышкы матурлыкны күзәтү өчен урамга чыктык. Агачларны күзәттек, аларның матурлыгына сокландык. Саф һавада төрле кызыклы уеннар уйнадык, суык диеп тормадык.
-
Математика 04.02.2025

Математика шөгыле. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме белән үзлекләреннән кушу, алуга арифметик мәсьәләләр төзергә, чишәргә өйрәтү.
-
Фельдшер белән очрашу. 03.02.2025

Бүген авылыбыз фельдшер-акушерлык пунктында булдык. Хезмәт кешесенә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү максатыннан фельдшер Камалова Рамилә апа белән очраштык. Балалар бу бүлмәгә куркып кына керсәләр дә Рамилә апаларының киңәшләрен бик игътибар белән тыңлап утырдылар, сораулар да бирә белделәр.
-
"Чишмә башы" газетасы №3 31.01.2025

Шекә балалар бакчасы тарафыннан "Чишмә башы" газетасының 3 нче саны дөнья күрде. https://vk.com/wall-216833644_572







