Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
| Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
| E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
| Руководитель: | Закирова Фильсина Фаргатовна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 863 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 863 укучы |
| У нас учат: | 51 педагогических работников \ Бездә укыталар: 51 педагогик хезмәткәр |
Мероприятия
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Тирә-юньдә чисталыкны саклыйк! 13.05.2019

12 нче май көнне 7 нче А, 7 нче Б, 7 нче В сыйныф укучылары белән мәктәп яны чүпләрдән чистартылды. Укучылар агачларга су да сиптеләр. Һәр сыйныф үзенә бүлеп бирелгән эшне җиренә җиткереп башкарды. Тирә-юньдә чисталыкны саклыйк!
-
"Онытмыйк Җиңү батырларын,алар өчен үлем юк җирдә" 10.05.2019

9 нчы май көнне 8 нче А сыйныфы укучысы Заһидуллина Л. Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан "Онытмыйк Җиңү батырларын,алар өчен үлем юк җирдә"дип исемләнгән район фестиваль-конкурсында катнашып,җиңүче дипломына лаек булды.
-
9 мая – День Победы в Великой Отечественной войне 10.05.2019

9 мая – День Победы в Великой Отечественной войне, день слез и радости, гордости и воспоминаний…. Преподаватели, сотрудники и учащиеся МБОУ "АСОШ №6" приняли активное участие в торжественном параде, посвященном 74 годовщине Великой Победы. С праздником всех нас! Да будет мир во всем мире!
-
9 нчы май бәйрәме белән! 09.05.2019

Хөрмәтле ветераннар, хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән котлыйбыз. Җиңү көне – халкыбызның батырлыгы һәм дан көне, ул барыбызның уртак бәйрәме. Җиргә килгән һәр яз безне шатлыклы һәм күз яшьле беренче бәйрәмнән ерагайта барса да, Бөек Җиңүнең әһәмияте кимеми, киресенчә, арта гына. Илгә Бөек Җиңү алып килгән батырлар буыны белән без горурланабыз, туган җиребезне яратырга, хезмәт сөяргә алардан өйрәнәбез. Бәйрәм көнендә сезгә бәхет, сәламәтлек телибез. Иминлектә, һәрвакыт игътибар тоеп, шатланып яшәргә язсын.
-
Поездка в г. Казань 09.05.2019

7 мая обучающиеся 9 - х классов (руководители Хусаинова Н.Г., Гарифзянова Р.Н.) ездили в г. Казань на просмотр спектакля "Мэхэббэт FM".
-
“Җиңү көне якынлаша!” 08.05.2019

Бүген 8 нче май көнне "Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" МБГБУ – Казан арты милли мәгариф белем үзәгендә Бөек Җиңүгә багышланган “Җиңү көне якынлаша!” исемендәге районкүләм шигырь укучылар конкурсы үтте. Анда район мәктәпләрендә укучы 1-11 нче сыйныф укучылары актив катнашты.
Укучылар Бөек Җиңү һәм өлкән буын вәкилләренең сугыш кырында, тылда күрсәткән үлемсез батырлыклары турында язылган шигырьләрне оста итеп сөйләделәр.
Бу конкурста үзебезнең мәктәп укучылары да уңышлы чыгыш ясады. 1 нче А сыйныфы укучылары Гарифуллина Р., Сабирҗанова А. (укытучылары Котдусова А.Р.), 8 нче А сыйныфы укучысы Заһидуллина Л. (укытучысы Шәймуллина М.М.) I урын, 3 нче А сыйныфы укучысы Фазлыева З. (укытучысы Шәфигуллина З.Г.) II урын, 5 нче В сыйныфы укучысы Фәсәхетдинова Н. (укытучысы Газизова Э.И.) III урын һәм 2 нче Б сыйныфы укучылары Гыйниятова И., Кәримова Д., 3 нче Б сыйныфы укучысы Кадыйрова И. лауреат исемен алдылар. Афәрин, укучылар!
Конкурста катнашкан һәр укучы Арча муниципаль районы мәгариф бүлегенең дипломы белән бүләкләнде.
-
"Китабым - китапханәгә булсын бүләгем" 07.05.2019

"Китабым - китапханәгә булсын бүләгем" (Подари книге вторую жизнь") дигән район күләмендә үткәрелгән акциядә катнашкан 2 нче А, 2 нче Б сыйныфы укучыларына "Рәхмәт хаты" тапшырылды.
-
Эвакуация 07.05.2019

Белем бирү шартларында эшләүчеләрнең һәм тәрбияләнүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, бүген мәктәптә эвакуация оештырылды. Тиешле вакыт аралыгында укучыларыбыз һәм хезмәткәрләребез планны тормышка ашырдылар.
-
Конкурс-фестиваль военно-патриотической песни 07.05.2019

В школе прошел конкурс военно-патриотической песни для обучающихся 7 - 8 классов. Вниманию зрителей и жюри классы представили военно-патриотические песни. Все классы подготовились очень хорошо, некоторые песни ранее не исполнялись, многие использовали костюмы и музыкальные интсрументы. Данное мероприятие имеет большое воспитательное значение, учащиеся исполняют песни очень серьезного содержания, через которые воспитываются патриотические чувства, любовь к своей Родине, уважение к старшему поколению.
-
"Война глазами детей" 06.05.2019

Учащиеся 2А класса благодарны своим прадедам за мирное небо над головой. И они участвуют в конкурсе "Война глазами детей".













