Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
| Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
| E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
| Руководитель: | Закирова Фильсина Фаргатовна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 863 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 863 укучы |
| У нас учат: | 51 педагогических работников \ Бездә укыталар: 51 педагогик хезмәткәр |
Мероприятия
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
«Безопасное колесо 2021» 24.04.2021

Отряд юных инспекторов движения 4 А класса АСОШ 6 принял участие в районном этапе конкурса ЮИД «Безопасное колесо 2021». Ребята отвечали на вопросы на знание правил дорожного движения, безопасности жизнедеятельности, оказания первой помощи. Кроме того, они приняли участие в творческом конкурсе, продемонстрировали навыки фигурного вождения велосипеда и показали хорошие результаты в эстафете в «Автогородке». Ребята заняли третье место в творческом конкурсе "Агитбригада". Подготовиться им помогла классный руководитель Шакирова Ф. Ф. и учитель физкультуры Набиуллин Р. Р. Молодцы!
-
Мәктәп коллективы өмәгә чыкты 24.04.2021

24 нче апрель көнне мәктәп коллективы өмәгә чыкты. Мәктәп территориясе һәм беркетелгән урамнар җыештырылды. Өмәдә 7В, 8А, 8Б, 10А сыйныфы укучылары, укытучылар, техник хезмәткәрләр актив катнашты.
-
"Мин һәм Кызыл китап" 23.04.2021

4"А" сыйныф укучысы, Мухаметзянова Самира, "Мин һәм Кызыл китап" республика кул эшләре конкурсында катнашты һәм грамота һәм бүләк белән бүләкләнде.
-
"Татарстан – уртак йортыбыз" 23.04.2021

Татарстан Республикасының башкаласы Казан шәһәрендә 20-23 нче апрельдә VIII Халыкара олимпиада үтте. Анда укучылар татар теле һәм татар әдәбияты, Татарстан тарихы буенча сынау үттеләр. “Татарстан – уртак йортыбыз” темасына проектлар якладылар. Мәктәбебез укучылары сынатмады. Алар зур уңышларга иреште: 11 нче А сыйныфы укучысы Мостафина Камилә җиңүче, ә 9 нчы Б сыйныфы укучысы Мөхәммәтҗанов Салих призер булды. Афәрин, укучыларыбыз! Без Сезнең белән горурланабыз!
-
«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 23.04.2021

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздырып килә. Бәйгенең быелгы йомгаклау тантанасы 23 нче апрель көнне Казан шәһәрендә «Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты» югары профессиональ белем бирү федераль дәүләт бюджет оешмасында үтте. Әлеге бәйгедә безнең мәктәпнең 11 нче А сыйныфы укучысы Мостафина Камилә җиңүче булды. Афәрин, укучыбыз! Без синең белән горурланабыз!
-
"Бөтендөнья Җир көне" 23.04.2021

23 апрельдә укытучылар Зарипова Л.Р., Сабирова Г. А., Гыйззәтова Э. Р. җитәкчелегендә "Бөтендөнья Җир көне" (The Earth Day) темасына әйләнә-тирә дөнья һәм инглиз теле фәне буенча район күләмендә интеграль чара үткәрелде. Кунакта Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре һәм «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре булды. Чараларны үткәрүнең төп максаты: укучыларның игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәлеп итү һәм аларда экологик аңлы, дөрес караш формалаштыру иде. Бу көн балаларга яңа белемнәр ачарга һәм әйләнә-тирәлеккә сакчыл, караш тудырырга ярдәм итте.
-
" Иң мөһим авыл хуҗалыгы культуралары " 23.04.2021

6В сыйныфында биология фәне буенча ачык дәрес. Дәреснең темасы: " Иң мөһим авыл хуҗалыгы культуралары ", укытучы: Петрова Э. И
-
Шигырь бәйгесе узды 20.04.2021

19 нчы апрель" Арча 6нчы урта гомуми белем мәктәбендә" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесендә "Без Тукай - варислары" шигырь бәйгесе узды. 4"А" сыйныф укучысы Зайнакова Йолдуз, ll дәрәҗәле диплом һәм кубок белән бүләкләнде.
-
20нче гасыр җыентыгы 19.04.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 5Б сыйныфы укучылары 20нче гасыр шигырьләренә рәсемнәр җыентыгы ясадылар.
-
Без – Тукай варислары 19.04.2021

2021 нче елның 19 нчы апрель көнендә ТР Арча муниципаль районы “Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесендә “Без – Тукай варислары" шигырь укучылар бәйгесе узды. Конкурс укучыларны татар шигъриятенә һәм иҗатка тарту, татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты мисалында милли үзаң тәрбияләү максатыннан уздырылды. Бәйгедә гомуми белем учреждениеләренең 1 –11 нче сыйныф укучылары һәм укытучылары 4 төркемгә бүленеп катнашты. Конкурста гран-при ияләренә һәм җиңүчеләргә 1, 2, 3 нче дәрәҗә дипломнар, кубоклар, Г.Тукайның китаплары тапшырылды. “Без – Тукай варислары" шигырь укучылар бәйгесе бик күңелле үтте, барлык катнашучылар күңелендә якты хатирәләр калдырды.













