Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
| Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
| E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
| Руководитель: | Закирова Фильсина Фаргатовна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 863 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 863 укучы |
| У нас учат: | 51 педагогических работников \ Бездә укыталар: 51 педагогик хезмәткәр |
Мероприятия
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Бөтендөнья Җир көне" 23.04.2021

23 апрельдә укытучылар Зарипова Л.Р., Сабирова Г. А., Гыйззәтова Э. Р. җитәкчелегендә "Бөтендөнья Җир көне" (The Earth Day) темасына әйләнә-тирә дөнья һәм инглиз теле фәне буенча район күләмендә интеграль чара үткәрелде. Кунакта Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре һәм «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре булды. Чараларны үткәрүнең төп максаты: укучыларның игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәлеп итү һәм аларда экологик аңлы, дөрес караш формалаштыру иде. Бу көн балаларга яңа белемнәр ачарга һәм әйләнә-тирәлеккә сакчыл, караш тудырырга ярдәм итте.
-
" Иң мөһим авыл хуҗалыгы культуралары " 23.04.2021

6В сыйныфында биология фәне буенча ачык дәрес. Дәреснең темасы: " Иң мөһим авыл хуҗалыгы культуралары ", укытучы: Петрова Э. И
-
Шигырь бәйгесе узды 20.04.2021

19 нчы апрель" Арча 6нчы урта гомуми белем мәктәбендә" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесендә "Без Тукай - варислары" шигырь бәйгесе узды. 4"А" сыйныф укучысы Зайнакова Йолдуз, ll дәрәҗәле диплом һәм кубок белән бүләкләнде.
-
20нче гасыр җыентыгы 19.04.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 5Б сыйныфы укучылары 20нче гасыр шигырьләренә рәсемнәр җыентыгы ясадылар.
-
Без – Тукай варислары 19.04.2021

2021 нче елның 19 нчы апрель көнендә ТР Арча муниципаль районы “Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесендә “Без – Тукай варислары" шигырь укучылар бәйгесе узды. Конкурс укучыларны татар шигъриятенә һәм иҗатка тарту, татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты мисалында милли үзаң тәрбияләү максатыннан уздырылды. Бәйгедә гомуми белем учреждениеләренең 1 –11 нче сыйныф укучылары һәм укытучылары 4 төркемгә бүленеп катнашты. Конкурста гран-при ияләренә һәм җиңүчеләргә 1, 2, 3 нче дәрәҗә дипломнар, кубоклар, Г.Тукайның китаплары тапшырылды. “Без – Тукай варислары" шигырь укучылар бәйгесе бик күңелле үтте, барлык катнашучылар күңелендә якты хатирәләр калдырды.
-
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү 19.04.2021

Бүген Арча 6 нчы мәктәбе укучылары Маликов Б., Фатыйхов Б., Абдеев С., Надыршина И., Закирова А. район администрарациясендә оештырылган түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә катнаштылар. Чара барышында Арча муниципаль районы башлыгы И. Г. Нуриев өлкән сыйныф укучылары белән җирле үзидарә проблемасы буенча әңгәмә алып барды.
-
Айдар абый үткәргән концерт 16.04.2021

Бүген безнең мәктәп укучылары Айдар Фәйзрахмановның концертына чакырылган иде. Якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисты, танылган җырчы җитәкчелегендәге концерт төркеме башкаруында татар җырлары, биюләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Ә тамашачылар белән уеннар һәм юмор Айдар абый үткәргән концертның үзенчәлеге булды.
-
Укучыларны бүләкләү тантанасы 16.04.2021

16 нчы апрель көнне мәктәбебездә республика фән олимпиадаларында җиңүче һәм призёр булган укучыларны бүләкләү тантанасы үтте. Быелгы уку елында төрле фәннәр буенча 15 укучы җиңү яулады. Кичәгә әти - әниләр, укучылар һәм укытучылар чакырылган иде. Мәктәп администрациясе әти - әниләргә һәм укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырды, ә укучылар акчалата премия белән бүләкләнде. Кичә оешкан төстә бик җылы атмосферада оештырылган иде.
-
День НКО 16.04.2021

15 апреля 2021 года на базе Арского РДК прошёл "День НКО". Приехавшие лекторы в доступной форме объяснили все ньюансы при подаче заявки на Грант Президента РФ. Так же выступили грантополучатели прошлых лет.
-
ЭКОЯЗ - 2021
15.04.2021
Бүген укучыларыбыз Җиңү паркында оештырылган "ЭКОЯЗ - 2021" акциясендә катнаштылар. Укучылар конкуреш калдыкларын аерып тапшырдылар, акция кысаларында сыерчык ояларын урнаштырдылар, музыкаль программа тыңладылар.













