Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
Милли көрәш буенча ярышлар дәвам итә. 20.05.2017

Милли көрәш буенча ярышлар дәвам итә. Бүген 3 нче мәктәп командасы шулай ук актив чыгыш ясады. Һәм үз массасында Муратов Д.2 урын, Салахитдинов Р. 3 урынны яуладылар. Котлыйбыз аларны! Алга таба да уңышлар телибез.
-
Мәктәп яны участогында язгы эшләр. 19.05.2017

Бүген мәктәп яны участогында кызу эш барды. Укытучылар коллетивы бакча эшкәртте, яшелчәләр утыртты.
-
Балалар бакчасында әти-әниләр җыелышы 19.05.2017 Бүген балалар бакчасында әти-әниләр җыелышы булып узды.Уртанчылар төркеменә йөрүче балалар "Сәламәтләндерү гимнастика " түгәрәге буенча ачык шөгыль күрсәттеләр.(җитәкчесе - Әхмәтҗанова С.И.)Әти -әниләр җәйге эшчәнлекнең планы белән таныштырылды.Куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды.

-
Ата-аналар җыелышы. 18.05.2017

Бүген "Мәктәп балаларының җәйге ял вакытында куркынычсызлыгы " исеме астында ата-аналар җыелышы уздырылды. Җыелышка ОГИБДД ОМВД госинспекторы, лейтенант Хакимов Р.Р, Арча вокзалы җитәкчесе Брулько А.С.,КДН ның җаваплы сәркәтибе Завялова Л.Н. чакырулы иде.Кунаклар ата-аналар каршында җәйге каникуллар вакытында балаларның үз-үзләрен тотышы, куркынычсызлыгы турында чыгыш ясады.
-
Карлыгачлар сафына кабул итү. 18.05.2017

Бүген 1 сыйныф укучыларын Татарстан варислар берлегенә кергән карлыгачлар сафына кабул итү тантанасы уздырылды. Укучылар оешмага әгъза булып кергәнче иптәшләре, укытучылар алдында ТВБ законнарын, кагыйдәләрен төгәл үтәргә, тырышып укырга, эшләргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә тантаналы төстә ант иттеләр.6 сыйныф укучылары аларга карлыгач значоклары такты.
-
Курчак театры. 17.05.2017 Бүген безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга Укучылар сараеның курчак театры түгәрәгенә йөрүче укучылар "Керпе малае үзенә дуслар эзли " дигән спектакль күрсәттеләр. Курчак театры балаларга бик ошады.

-
Балалар яклау айлыгы дәвам итә. 17.05.2017

Балалар яклау айлыгы кысаларында 3 нче мәктәп укучылар һәм укытучылар коллективы план нигезендә Арча стадионында "Сәламәтлек көне" уздырды. Башлангыч класс укучылары белән станцияларга бүленеп төрле спорт уеннары үткәрелде. 5,6 сыйныф укучылары җәйге ГТО нормаларын тапшырды һәм велосипед белән ярыш уздырылды.
-
Гарәп теленнән ачык дәрес. 16.05.2017

Класстан тыш эшчәнлек буенча ачык дәресләр дәвам итә.Бүген 1 в сыйныф укучылары белән берлектә Гильфанова Л.К. гарәп теленнән ачык дәрес уздырды. Дәрес бик бай эчтәлекле, файдалы итеп үткәрелде.Дәрестә укучылар бик актив катнашты.
-
Гаилә - минем терәгем. 15.05.2017 15 нче май - Халыкара гаилә көне.Шул уңайдан бүген балалар бакчасында әңгәмәләр үткәрелде , "Минем гаилә " темасына рәсемнәр ясадылар.

-
Гаилә көне. 15.05.2017

Республикакүләм гаилә көне уңаеннан бүген һәр класста шушы көнгә багышлап дәресләр уздырылды.










