Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Лагерьның алтынчы көне. 06.06.2017

Бүген лагерьның алтынчы көне. Көннәр салкын, яңгырлы булуга карамастан лагерь гөрләп тора. Төшкә кадәр балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, җырладылар, төрле уеннарда катнаштылар,отряд эчендә кызыклы бәйгеләр үткәрделәр, булачак концертка әзерләнделәр.Төштән соң күңелле итеп лагерь концертын үткәрдек.Укчылар барысыда тырышып әзерләнгән: биеделәр, җырлар җырладылар, күңелле күмәк бию биеделәр.
-
5 нче июнь - әйләнә - тирәне саклау көне 05.06.2017

5 июнь - әйләнә - тирәне саклау көне . Шул уңайдан балалар белән табигать һәм аны саклау турында әңгәмәләр үткәрелде . Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм чәчәкләр турында презентация күрсәтелде .
-
Лагерьның бишенче көне. 05.06.2017

Урамда йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим! Җәйге каникул көннәре җитте. Бу чорда юл йөрү кагыйдәләрен белү аеруча кискен таләп ителә. Шушы максатка ярашлы рәвештә лагерьда укучыларга әлеге темага багышланган чара оештырылды. Укучыларга юлларда аеруча сак булу, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү кирәклеге кабат-кабат искәртелде.Чарага ГАИ инспекторы Хакимов Р.Р. чакырулы иде. Ул укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә уздырды.Балалар бик актив катнаштылар.
-
Лагерьның дүртенче көне. 04.06.2017

Көннәр салкын булуга карамастан безнең көнебез бик күңелле, файдалы үтте. Бүген лагерьда Шарикиада уены үткәрдек. Укучылар уенда бик телэп катнаштылар.
-
Лагерьның өченче көне. 03.06.2017

Безнең лагеребызның өченче көне.Лагеребыз көн саен кызыклы, мавыктыргыч уеннар, конкурслар, викториналар белән үрелеп бара. Бүген дә балалар көннәрен бик күңелле итеп уздырдылар.Төшкә кадәр "Морской бой" дип исемләнгән уен оештырылды. Аннары укучылар Арча муниципаль районы буенча МЧС бүлегенә экскурсиягә бардылар.
-
Лагерьның икенче көне. 02.06.2017

Бүген лагерьның икенче көне. Көн гадәттәгечә күтәренке төстә ачылып китте. Лагерь ачылу хөрмәтенә отрядлар арасында пионербол уены үткәрелде.Төштән соң эвакуация һәм медсестра укучылар белән шәхси гигиена буенча әңгәмә уздырды.
-
Урамда бик күңелле 02.06.2017

Җәй көне урамда уйнарга бик күңелле.Бүген балалар бакчасына йөрүче балалар мәйданчыкта төрле уеннар уйнадылар.Саф һавада булу балаларга бик ошый.
-
Лагерьның беренче көне. 01.06.2017

Бүген лагерьның беренче көне. Лагерь оешкан төстә ачылып китте. Укучылар бик теләп каникулның беренче көнендә ял итәргә килделәр.
-
1 нче июнь - балаларны яклау көне
01.06.2017
Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән Сабантуй бәйрәме үткәрдек .Сабантуеның милли бәйрәм икәнлеге, аның язгы чәчү эшләре беткәч уздырылганлыгы турында сөйләштек.Балалар бу бәйрәмне бик көтеп алдылар, барлык уздырылган уеннарда да теләп катнаштылар.Алар кашыкка йомырка салып та йөгерделәр, кашык белән стаканга су да тутырдылар, аркан да тартыштылар, күз бәйләп чүлмәк тә ваттылар.Сабантуй бәйрәме бик күңелле узды.
-
Экскурсияләр 31.05.2017

Уку елы тәмам. Һәр класс әти-әниләр белән берлектә кайда да булса экскурсия ясады.Мәсәлән, 3 а сыйныф укучылары Казан шәһәренә бардылар.Укучылар шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышты. Экскурсия бик файдалы һәм күңелле үтте.










