Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 351 ( 352 ) 353 354 355 356 357 358 359 360
-
“Игелеклелек атнасы”на йомгак ясалды 29.04.2013

29 апрель көнне мәктәп буенча булып узган “Игелеклелек атнасы”на йомгак ясалды. Бу атнаны игелекле эшләр аеруча күп башкарылды. Иртәнге линейкада отряд командирлары эшләгән эшләр буенча информация бирделәр.”Игелеклелек атнасы”нда актив булган классларга грамота тапшырылды.
-
"Игелеклелек атнасы" 27.04.2013

Мәктәбебездә “Игелеклелек атнасы” бара. Шул уңайдан укучыларыбыз күп кенә чистарту эшләре алып бардылар. 27 апрель көнне мәктәп яны бакчасын, мәктәп тирәсен, чишмә буйларын җыештырдык, агачлар утырттык
-
Г.Тукайның үлүенә -100 ел 27.04.2013

27 апрель Арча районы Кырлай авылында бөек шагыйребез Г.Тукайның үлүенә -100 ел булу уңаеннан, искә алу кичәсе булып үтте. Бу чарада быел беренче тапкыр Г.Тукай премиясе ияләрен билгеләп үттеләр. Районыбыз башлыгы Назиров Алмаз Әмин улы лауреатларга дипломнар тапшырды, уңышлары белән котлады. Г.Тукай премиясе лауреаты исеменә мәктәбебез укучысы, безнең горурлыгыбыз - Хакимов Инсаф (укытучысы –Фәхретдинов Н.Р.) лаек булды. Аңа әдәбият-сәнгать өлкәсендәге музыкаль, театраль, сәнгати уңышлары өчен диплом тапшырылды. Инсафка киләчәктә зур уңышларга ирешүен теләп калабыз
-
“Тукай туган төбәктә” 26.04.2013

Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, шаулап-гөрләп апрель килгәч, халкыбыз бөек шагыйрь Г.Тукай туган көнен билгеләп үтә. Әдәбиятыбыз күгендә якты йолдыз булып балкыган Габдулла Тукайның тууына 127 ел! Шул уңайдан, 26 апрель көнне мәктәптә “Тукай туган төбәктә” исеме астында класстан тыш чара үткәрелде. Укучыларыбыз Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, шигырьләренә көй язылган җырларын башкардылар. Бөек шагыйребез иҗатын һәм тормышын чагылдырган күргәзмә материаллары белән дә таныштылар, презентация карадылар.
-
"Бию бәйрәме" 25.04.2013

24 апрель көнне мәктәбебездә “Бию бәйрәме” булып узды. Бу бәйрәмгә Урта Курса мәктәбеннән дә биючеләр килде. Тамашачы алдына чыгып бию-ихтыяр көче һәм кыюлык сораса да, биючеләр бер дә сынатмады. Алар берсеннән-берсе матур биюләр, җырлар белән тамашачыларны сокландырдылар. Ахырдан шушы һәнәргә өйрәтүче остазларны сәхнәгә чакырып алкышладылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
-
“Моңлы сазым” әдәби-музыкаль кичәсе 24.04.2013

24 апрель көнне “Казан арты” тарих-этнографик музее тарафыннан район күләмендә уздырылган “Моңлы сазым” әдәби-музыкаль кичәсендә катнашып, укучыларыбыз Сөләйманова Алсу, Сабирова Сиринә уңышлы чыгыш ясадылар, грамота белән бүләкләнделәр
-
Алтын каләм 24.04.2013

24 апрель көнне Арча Укучылар сараенда “Алтын каләм” Республика балалар фестиваленең район йомгаклау туры булды. 10 нчы сыйныф кызлары Садриева Айгөл 1 урын, Сөләйманова Алсу, Фасхиева Ризәлә 2 урынны алдылар
-
Бөтендөнья җир көне 22.04.2013

Бөтендөнья җир көне. Шул уңайдан мәктәбебездә класстан тыш чара үткәрелде. Биология укытучысы Хасанова Л.С укучыларга бик күп яңа мәгълүмәт бирде,презентацияләр,видеоматериаллар күрсәтте.
-
Яхшылык планетасына сәяхәт 22.04.2013

7 класста "Яхшылык планетасына сәяхәт" исемастында ачык класс сәгате булып узды. Класс сәгатен Шакурова Д.И. үткәрде.Укучылар яхшылык турында бик күп сөйләштеләр, класс сәгатендә язган сочиненияләренә, ясаган рәсемнәренә йомгак ясадлар.
-
Игелеклелек көне 22.04.2013

22 апрель мәктәптә "Игелеклелек көне". Шул уңайдан, 7 класс волонтерлары "Кояшкай" балалар бакчасына барып, кечкенәләргә уенчыклар бүләк итеп кайттылар. Балалар бакчасы тәрбиячеләре зур рәхмәт әйттеләр, ә сабыйларның куанычы йөзләренә чыккан иде.
















