Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rk.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Укучылар өчен 26.02.2019 Габдулла Тукайның 133 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Театр елы уңаеннан 2019 нчы елның март аенда Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында “Г.Тукай геройлары минем әсәрләремдә” исемле иҗади эшләр конкурсы оештырыла: “Г.Тукай геройлары минем әсәрләремдә”. Рәсем конкурсы (1-4 сыйныф укучылары катнаша ала ); “Г.Тукай геройлары минем әсәрләремдә”. Төрле жанрдагы әсәрләр язу конкурсы (5-9 сыйныф укучылары катнаша ала ). Эшләр 2 нче мартка кадәр кабул ителә.

-
Бәйрәм белән!!! 23.02.2019 Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, шатлык-куанычлар, һәр эшегездә уңышлар телап калабыз!

-
Зарница 22.02.2019 Игра «Зарница» направлена на воспитание сильного духа, крепкого тела и гибкого ума. Кроме того, она прививает положительные моральные ценности: ответственность, патриотизм, смелость и мужество. В Новочурилинской НОШ сегодня прошла спортивно-патриотическая игра «Зарница». Игра проходила очень дружно и организованно. Участников игры поздравляем с праздником, желаем дальнейших успехов и побед.

-
Иң җитезләр, иң көчлеләр... 22.02.2019 Хәрби-патриотик айлык кысаларында бүген мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт уеннары бәйгесе булып үтте. Укучылар җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр: чаңгыда шудылар, волейбол уйнадылар...

-
Туган тел бәйрәмендә 21.02.2019 21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә Туган тел көненә багышланган кичә булып үтте. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар да башкардылар, әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, халык авыз иҗаты әсәрләрен искә төшерделәр, викторинада катнаштылар. Кичә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «И, туган тел!» җыры белән тәмамланды.

-
Яңа Чуриле мәктәбендә 21.02.2019 Яңа Чуриле мәктәбендә бәйрәмнәр бик күңелле үтә. Бүген монда укучылар Туган тел көнен бәйрәм иттеләр, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. “Татарча да, русча да яхшы белергә, чит телләрне дә өйрәнергә кирәк”, - диләр алар.

-
Туган телеңне ярат! 20.02.2019 Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Халыкара туган тел көне уңаенннан бүген Арчада “Туган телеңне ярат” дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булып узды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимергалиева А.В. да уңышлы чыгыш ясады.

-
Чаңгыда шуабыз 19.02.2019

Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар... Мәсәлән, кыш көне чаңгыда шууның рәхәтлеген кем генә белми икән? Саф һава сулыш юлларын гына ачып калмый, яхшы кәеф бүләк итә, сихәт бирә. Бүген без дә мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы чаңгы ярышында катнаштык, сәламәтлегебезне ныгыттык.
-
Ничек батыр булырга? 18.02.2019

Хәрби-патриотик айлык кысаларында бүген мәктәптә “Батырлык турында” дип исемләнгән шигырь укучыллар конкурсы булып узды. Конкурста барлык сыйныф укучылары актив катнашты. Әлеге конкурс укучыларга патриотик тәрбия бирү, ихтыяр көче, җаваплылык тәрбияләү максатыннан оештырылды.
-
Профсоюзное собрание 15.02.2019

В МБОУ «Разъезд-Корсинская ООШ» прошло профсоюзное собрание, посвященное изменениям и дополнениям в коллективный договор между администрацией и профсоюзным комитетом на 2017-2019 год и отчет о проделанной работе за 2018 учебный год.












