Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rk.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
29.09.2015 Бүген мәктәптә ачач утырту көне булып узды. Укучылар мәктәп тирәсенә миләш, чыршы, нарат агачлары утырттылар. Агач-куакларның тернәкләнеп, үсеп китәсен көтәсе генә кала.

-
25.09.2015 Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан бүген “Урманны сакла!” девизы астында класс сәгатьләре үтте. Урманнарны бер дә юкка җиребезнең яшел калканы димиләр. Сулаган һавабызның сафлыгы, елга-күлләребезнең мул суы шул калканның никадәр ышанычлы булуына бәйле. Әгәр урман байлыкларыннан киң файдаланабыз икән, аларны тулыландыру һәм саклау турында хәстәрлек күрергә тиешбез. Тәрбия дәресләре дә укучыларда урманга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

-
22.09.2015 Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт һәм Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге премияләр лауреаты Гариф Ахуновның тууына 90 ел (1925–2000). Әлеге уңай белән бүген мәктәптә Гариф Ахунов истәлегенә багышланган әдәби кичә үтте. Кичәдә әдипнең тормыш һәм иҗат юлы яктыртылды.

-
19.09.2015 Бүген мәктәптә өмә узды. Укучылар коелган яфракларны тырмаладылар, мәктәп бакчасын чистарттылар. Көн дә матур, кояшлы булгач, балалар күтәренке күңел белән, тырышып эшләделәр.

-
17.09.2015 С 4 сентября по 2 октября 2015 года объявлен месячник «Безопасная железная дорога». Об этом сообщает Горьковская железная дорога (ГЖД, филиал ОАО «РЖД»). Акция направлена на предупреждение травмирования детей на железной дороге. В рамках акции сегодня в начальных классах прошёл внеклассный урок «Безопасность на железной дороге». Действительно, опасность на железной дороге может подстерегать повсюду. Знание и выполнение правил поведения на объектах железнодорожного транспорта должно стать нормой поведения для каждого человека.

-
16.09.2015 В рамках всероссийской PR-акции, направленной на повышение узнаваемости Детского телефона доверия 8-800-2000-122 среди детей и подростков сегодня в 4-6 классах прошёл урок «Время доверять». Цели урока: повышение узнаваемости номера телефона доверия 8-800-2000-122, а также повышение уровня доверия среди детей и подростков к детскому телефону доверия как услуге экстренной психологической помощи. Учащиеся поиграли в игры «Ассоциации», «Да, Нет, Не знаю», просмотрели презентацию. В завершение урока учащиеся заполнили анкету.

-
14.09.2015 Бакчада көзге эшләр уңыш җыеп алу белән генә төгәлләнми әле. Көннәр аяз, җылы торганда, бакчаларда көзге эшләрне эшләп калдырырга кирәк. Бүген укучылар бакчада җиләк утырттылар, бакчаны казый башладылар.

-
11.09.2015 Бүген мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары физик тәрбия укытучысы Кәримуллин Нияз җитәкчелегендә Арча Җиңү паркында булдылар. Парк белән таныштыру өчен укучылар өчен махсус чара (уеннар,җырлар, ярышлар) оештырылган иде. Парк бик матур - сугышта һәлак булганнарга обелиск, хәрби техника, беседкалар укучыларга бик ошады. Алар рәхәләнеп күңел ачып, ял итеп кайттылар. Әлеге экскурсия укучыларда хәрби патриотик хисләр тәрбияләүдә дә зур роль уйный.

-
10.09.2015 Бүген мәктәптә сәламәтлек көне игълан ителде. “Спорт белән дуслар” класс сәгатьләре, музыкаль зарядка, төрле ярышлар – Сәламәтлек көне актив, дус яшәгән, сәламәт яшәү рәвешенә омтылган укучыларның хәтеренә шундый булып кереп калды. Иң мөһиме, алар сәламәтлек – иң зур байлык, аның кадерен белергә кирәклеген тагын бер кат аңладылар.

-
07.09.2015 Сегодня в школе прошли экологические уроки "Сделаем вместе»: беседа «Как уменьшить загрязнение воды и воздуха?», классный час «Очумелые ручки» - изготовление из набора предметов бытового мусора различные вещи и предложить их рекламу, тематическая игра «Бытовые отходы», мини – лекция «Способы переработки мусора», поле чудес «Экология и мы». Мероприятия были направлены на распространение экологических знаний у подрастающего поколения, воспитание ответственного отношения к природным ресурсам и окружающей среде.













