Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rk.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
04.05.2015 Бүген Горький тимер юлы буйлап Курса Разъезды авылы аша Җиңү поезды үтте. Поездның башында паровоз бара: сугыш вакытында тимер юл буйлап шундый паровозлар йөргән. Поезд составында 1941-1945 нче елгы сугыш чоры техникасы куелган тагын ике платформа, легендар вагон-«теплушка» бар. Шулай ук поездда тимер юлчыларның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын чагылдырган уникаль музей да бар икән. Кызганыч, Җиңү поезды безнең станциядә туктамады. Без аны матур итеп каршы алдык һәм хәерле юл теләп озатып калдык. Ретро-поездда баручы тимер юл ветераннары, Горький тимер юлы эшчеләре, артистлар да безне сәламләделәр. Җиңү поезды белән очрашу балаларга бик ошады.

-
30.04.2015 Мәктәптә өмә бүген дә оешкан төстә узды. 3-8 нче класс укучылары һәм укытучылар мәктәп бакчасын, ишек алдын, мәктәпнең тирә-ягын чүпләрдән арындырдылар, яфракларны җыеп күмделәр, тырмаладылар.

-
30.04.2015 Бүген мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Бөек Җиңүгә 70 бишле!” акциясенә йомгак ясалды. I нче урында 7 нче сыйныф укучысы Җәләлиева Гөлфинә – 134 бишле, II урында 9 нчы сыйныф укучысы Петрова Регина – 112 бишле, III урында 8 нче сыйныф укучысы Бикбов Дамир - 111 бишле, IV урында 8 нче сыйныф укучысы Әсәтов Рәсүл – 101 бишле, V урында 5 нче сыйныф укучысы Вафин Булат – 95 бишле, VI урында 5 нче сыйныф укучылары Сабиров Зөлфәт белән Җәләлиева Адилә -72 бишле, 9 нчы сыйныф укучысы Галимҗанов Рафил – 73 бишле. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

-
30.04.2015 Сегодня в Арске прошел музыкально-спортивный антинаркотический марафон «Флеш моб батлл», посвященный празднованию 70-летия Победы в Великой Отечественной войне 1941 – 1945 гг. Команда нашей школы «SOK» под руководством Гайнутдиновой Лейсан Саматовны достойно выступила на танцевальных конкурсах. Выражаем огромную благодарность организаторам. Праздник понравился всем: и зрителям, и участникам.

-
28.04.2015

Бүген мәктәптә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулу уңаеннан шигырь сөйләү конкурсы булды. Конкурста 3,4, 5, 6, 7, 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар шагыйрьнең үз әсәрләрен дә, Тукайга багышланган шигырьләрне дә сөйләделәр, Тукайның тормыш һәм иҗат юлын тагын бер тапкыр күздән кичерделәр. I урынны 5 нче сыйныф укучысы Сабиров Зөлфәт белән 8 нче сыйныф укучысы Әсәтов Рәсүл алды. Шигырь бәйрәме “Туган тел” җыры белән тәмамланды, аны укучылар бергәләп башкардылар. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен , аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләр үлемсез булалар. Укучыларның берсен берсе уздырырга тырышып шигырь сөйләүләре дә бүген шуны раслады.
-
25.04.2015 25 апрель ––Татарстанда Агач утырту көне. Республикада ул инде 2011 елдан бирле һәр сезонда үткәрелеп килә. Әлеге акциядә безнең мәктәп укучылары да актив катнашты: алар мәктәп территориясендә агач үсентеләре утырттылар. Укучылар Курса урманчылыгы хезмәткәрләре белән берлектә эшләделәр. Тәҗрибәле хезмәткәрләр укучыларны агач утыртырга өйрәттеләр, киңәшләрен бирделәр. Курса урманчылыгы җитәкчесе Фәрит Тәлгатевич “Агачларның әйләнә-тирә мохит өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын белмәгән кеше юктыр. Яшел байлыгыбызны арттыруга һәркем үз өлешен кертә ала. Авылларыбызны яшелләндерү эшеннән беребез дә читтә калмыйк. Һәр утыртылган агач – ул тормыш символы”, – дип аңлатты. Укучылар да сынатмадылар, тырышып эшләделәр.

-
23.04.2015 “Китап – белем чишмәсе” республикакүләм конкурсы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары арасында “Китап белән дөньяны ачам” дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Конкурс укучыларда китап укуга омтылыш, туган телгә ихтирам тәрбияләү, эстетик тәрбия бирү максатыннан үткәрелде. Конкурста I урынны 4 нче сыйныф укучысы Әсәтова Зәлинә алды.

-
21.04.2015

В целях качественной подготовки выпускников 9 классов к участию в основном государственном экзамене (ОГЭ) и апробации организационно-технологического обеспечения ОГЭ, МУ «Управление образования» исполкома Арского муниципального района проводит тренировочное тестирование в формате ОГЭ. Сегодня девятиклассники сдают ОГЭ по математике. Желаем им успехов!
-
Волейбол ярышы 20.04.2015

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган волейбол ярышлары булып узды. Ярышта 7-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Укучылар җитез, өлгер булырга тырыштылар. Волейбол ярышлары укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү, укучыларның физик активлыкларын камилләштерү, буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан оештырылды.
-
Өмәдә 18.04.2015

Бүген мәктәптә өмә булып узды. Укучылар мәктәп территориясен чистарттылар, тырышып эшләделәр.












