Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
2022 нче ел Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде /2022 год в Республике Татарстан объявлен Годом цифровизации 31.05.2022

Цифрлы икътисадның алга таба үсеше өчен уңай шартлар тудыру, цифрлы технологияләрне, Татарстан Республикасы халкының тормыш сыйфатын арттыручы сервисларны һәм хезмәтләрне нәтиҗәле үстерү максатыннан, 2022 нче ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде.
В целях создания благоприятных условий для опережающего роста цифровой экономики, эффективного развития цифровых технологий, сервисов и услуг, повышающих качество жизни населения Республики Татарстан, 2022 год объявлен в Татарстане Годом цифровизации.
-
«Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее»на экскурсиягә бардык. 26.05.2022

Бүген без, укучылар һәм укытучылар, Балтач районы Карадуган авылында урнашкан «Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее»на экскурсиягә бардык. Музейда Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты, мәхәббәт тарихы белән таныштык. Аның язган шигырьләрен, язмаларын искә төшердек. Герой шагыйребез турында булган белемнәребезне тагын да камилләштердек.
Укучылар Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы турында бик күп мәгълүмат белделәр.
Музейга баруыбыз барыбыз өчен дә файдалы һәм нәтиҗәле булды. -
Мәктәп Сабантуе 25.05.2022

25 май көнне мәктәптә бик матур бәйрәм "мәктәп Сабантуе" узды. Бәйрәм Халыкара балаларны яклау көненә һәм уку елы тәмамлануга багышланган иде. Бәйрәмнең тантаналы өлешен мәктәп директоры Котдусова Г.М. ачып җибәрде, ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, укуда, спортта зур казанышлары, олимпиадаларда, конкурсларда, фестивальләрдә нәтиҗәле чыгыш ясаулары өчен рәхмәт белдерде, зур уңышлар теләде. Укучылар спорт ярышларында актив катнаштылар, күп бүләкләр алдылар.
-
"Соңгы кыңгырау" 24.05.2022

Бүген мәктәптә "Соңгы кыңгырау" чыңлады. 4 нче сыйныф укучыларына ак юллар, нык сәламәтлек, зур уңышлар, хыялларының чынга ашуын телибез. Киләчәктә нинди зур үрләр яуласалар да, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәләр дә туган авыллларын, әти-әниләрен, укыган мәктәпләрен, укытучыларын, дусларын онытмасыннар!
-
Варислар сафына кабул итү. 23.05.2022

4 сыйныф укучыларын варислар сафына кабул иттек. Чын варислар сафына басканчы алар бик күп юллар-дәресләр үттеләр, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Һәм менә ниһаять, соңгы дәрес- Варислар тукталышы. Иң беренче аларның бурычларын искә төшерделәр һәм башка сыйныфлар, укытучылар каршында тантаналы рәвештә ант бирделәр.
-
Акция "Вода России" 23.05.2022

Елга-күл, урман буйлары чиста булса, үзебезгә дә күңелле. Пешәнгер мәктәп коллективы да әлеге девизны алга куя. Алар табигатебезне чиста тоту нияте белән су буйларын җыештырырга чыктылар
-
19 май – Пионерия туган көн 20.05.2022

В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу зур вакыйга. Әлеге истәлекле көн уңаеннан, районыбызда Пионер оешмасының 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы уздырылды. Концертны 4 сыйныф укучылары да карап кайттылар.
-
19 май – Пионерия туган көн 19.05.2022

19 май – Пионерия туган көн. В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда төзелгән. Якты хәтирәләр белән тарихка кереп калган оешмага быел 100 ел тулды.
Ялкынлан, учак, дөрлә югары,
Без – пионерлар, эшче уллары.
Киләчәк чорлар чакыра безне,
«Һәрвакыт әзер!» пионер сүзе. -
18 май - Халыкара музейлар көне 18.05.2022

18 май - Халыкара музейлар көне. Шул уңайдан башлангыч класс укучыларыбыз мәктәбебездәге музей почмагында булдылар. Балалар тормыш-көнкүреш әйберләре, эш кораллары, өй җиһазлары белән якыннан таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
9 май - Җиңү көне 09.05.2022

Буген балалар 9 Май-Жину коне турында таныштылар.Сугышнын бик куркыныч булуы , ветераннар, тылда эшлэучелэр турында анлатылды.Сугышта хэлак булганнарны 1 минут тынлык белэн искэ алдык. Рэсем шогылендэ балалар 9 Майга карата рэсемнэр буядылар.









