Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 10 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Дүшәмбе линейкасы" 14.09.2026 Дүшәмбе иртәсе мәктәптә гадәттәгечә тантаналы линейкадан, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы гимннарын башкару тантанасыннан башланды. Линейкада узган атнаның нәтиҗәләре буенча директорыбыз Гөлназ Муллануровна Җәләлиев Адельне котлады.

-
"Родительское собрание" 11.09.2026 Сегодня в школе состоялось Республиканское онлайн родительское собрание Министерства образования и науки Республики Татарстан на тему: «Обеспечение безопасной среды обучающихся и занятости несовершеннолетних». В ходе трансляции разбирали как вместе, семье и школе, создавать для детей безопасную среду. Послушали о занятости подростков и актуальных рисках, а также о том, какие ресурсы и меры поддержки доступны в республике.Благодарим всех участников.

-
"Без беренче урында" 11.09.2026 Бала өчен ата-анадан да якынрак кеше юк. Әти-әни баланы гомер буе озата бара, белмәгән әйбергә өйрәтә, ярдәм итә һәм яклый. Нәкъ менә шуңа күрә дә Россиянең истәлекле даталар календаре буенча октябрь аенда Әтиләр көне билгеләп үтелә. Әти - ул балачактан ук иң кадерле һәм якын кеше, безгә рухи ярдәм генә күрсәтеп кенә калмыйча, тормышыбызда җитәкче ролен дә башкара.Бүген Арча шәһәрендә әтиләр көненә багышланган ярышлар үткәрелде. "Әти+Мин" исеме астында оештырылган ярышта безнең мәктәбебездән Җәләлиевлар гаиләсе катнашты һәм лаеклы 1 нче урынны яуладылар. Чын күңелебездән Җәләлиев Данис белән Адельне котлыйбыз. Зур уңышлар телибез! Молодцы!

-
"Уңышларыбыз" 10.09.2026 Яз аенда укучыларыбыз, мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә "Марш парков-2026" халыкара акция кысаларында, республикакүләм "Мы чистим мир" конкурсының "1-4 сыйныф укучылары" номинациясендә безнең мәктәп 2 нче урынны алды. 9 нчы сентябрь көнне Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт сакланышы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы грамота һәм рәхмәт хатын тапшырдылар. Мәктәбебезгә бүләк итеп Татарстан Республикасы "Кызыл китабын" калдырдылар.Чын күңелдән укучыларыбызны, коллективны котлыйбыз, уңышларыбыз дәвамлы булсын!

-
"Физкультура шөгыле" 10.09.2026

Физкультура баланың гомуми үсешенең мөһим өлеше булып тора. Әлбәттә, һәр ата-ана үз сабыен актив, сәламәт һәм шат күңелле итеп күрергә тели. Ул һәрвакыт шундый булып калсын өчен, нигезне кечкенәдән үк салырга кирәк. Балалар бакчасында физкультура шөгылендә нәниләребезнең мускулларын үстерүгә, җитезлеккә, чыдамлыкка һәм көчкә аерым игътибар бирелә. Фотолардан сез моңа инана аласыз.
-
"Саф һавада уеннар" 10.09.2026 “Саф һава-тәнгә дәва” дип тикмәгә генә әйтмиләр. Бүген балаларыбыз саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар. Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада ешрак булыйк!

-
"Бездә кунаклар бар" 09.09.2026

9 нчы сентябрь көнне безнең мәктәп-балалар бакчасында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт сакланышы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы кунакта булдылар.Мәктәп-балалар бакчасы белән таныштылар, сабыйларыбыз белән "Кошлар безнең дусларыбыз" дигән әңгәмә уздырдылар. Мәктәп укучыларыбыз белән 13 нче сентябрь көнне билгеләп узучы "Торналар көненә" багышланган мәгьлүмат сәгате үткәрделәр. Презентация ярдәмендә торналарның яшәешен, аларның күптөрлелеген белделәр, укучыларыбыз үз куллары белән торналар ясадылар. Кызыклы һәм мавыктыргыч мәгьлүмат сәгате өчен кунакларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"8 нче сентябрь - Россия халыкларының туган телләре көне" 08.09.2026 Рәсәйдә яшәүче халыклар телләрен саклау һәм киңрәк таныту максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары белән "Рәсәй халыклары әкиятләре белән танышу" исеме астында сыйныф сәгате үтте. Укучылар күпмилләтле Россиядә яшәүче халык әкиятләре белән таныштылар һәм фикер алыштылар. Шулай ук бу көнне укучылыр тарафыннан ясалган төрле милләт халыклары әкият геройлары рәсем күргәзмәсе дә оештырылды. Көннең нәтиҗәсе «Дуслык агачы» булды, анда һәр бала уч эзе яки яраткан әкият герое рәсеме калдырды. Акция балаларга Россиянең мәдәни күптөрлелеген яхшырак белергә ярдәм итте.

-
"Әкият көне" 08.09.2026 Бүген Россия Федерациясе халыклары телләре көнен бәйрәм итү кысаларында безнең балалар бакчасында кызыклы һәм мавыктыргыч— «Әкият көне» узды. Аның төп максаты-балаларны татар теле байлыгына, татар халкының мәдәнияте һәм традицияләренә тарту. Тәрбияләнүчеләребез бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әкиятләре геройларына һәм мотивларына багышланган, татар халкының гореф гадәтләренә, мәдәниятына кагылган станцияләр буйлап сәяхәт иттеләр. Биремнәрне үтәгәндә, балалар әдәби әсәрләр буенча белемнәрен күрсәтеп кенә калмадылар, командада эшләргә дә өйрәнделәр, бер-берсенә ярдәм иттеләр.Чараның ахырында балалар татар халкының төп сыйфаты-кунакчыллык турында күңелле әңгәмәгә җыелдылар, чәй эчү темасына мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

-
"Бөтенроссия диктанты узды" 08.09.2026 Бүген, 8 нче сентябрьдә мәктәбебездә «Россия-Халыклар йорты» бөтенроссия диктанты узды. Чара Россия Федерациясе Президентының 2025 елның 4 ноябрендәге 798 нче номерлы Указы белән расланган Россия Федерациясе халыклары телләре көненә туры китерелде. Диктант темасы Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Коллективыбыз, укучыларыбыз зур кызыксынучанлык белән диктантны яздылар.Укучыларыбыз өчен бу грамоталылыкны тикшерү генә түгел, ә күпмилләтле илебезнең бай тел һәм мәдәни мирасына кагылу, үзеңне зур һәм дус халыкның бер өлеше итеп тою мөмкинлеге.Мондый акцияләрдә катнашу укучыларга туган телнең һәм Россиядә яшәүче башка халыкларның телләренең кыйммәтен яхшырак аңларга, шулай ук тел төрлелеген саклау һәм хөрмәт итүнең мөһимлеген аңларга ярдәм итә.










