МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
| Телефон: | +78436635042 |
| E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 128 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Талантларны барлау 15.03.2017

14 нче март көнне, безнең 11 нче номерлы балалар бакчасында, “Талантлы гаилә “дип исемләнгән фестиваль үтте. Бу фестивальгә әзерлек эшләре күптәннән башланды. Әти- әниләрне фестивальнең таләпләре белән таныштыруга, сәләтләре булган гаиләләр катнашырга теләк белдерделәр. Әзерлек, кабатлау эшләрен дә бик теләп, чын күңелдән башкардылар. Дулкынландыргыч көтеп алынган көнне бакчабыздагы һәркем чын бәйрәм рухы белән янды. Берсе артыннан икенче матур осталык белән башкарылган номерларны карап күңелләргә тагын да рәхәтлек иңде. Берәүләр Котельниковлар, Гәләветдиновлар, Ибрагимовлар гаиләләре башкарган җырларны яратып тыңласа, икенчеләр Зиннатовларның “Балаларга фатиха “дигән җырларын алкышларга күмде. Игезәк кызлары Самира һәм Амира белән башкарылган Хайруллина Миләүшә ханымның татар халык биюенә дә күпләр сокланды. Хәйретдинова Альбина белән кызы Алисә башкарган бию дә матур килеп чыкты. Ә Ендугановалар гаиләсе башкарган шәрыкъ бию, профессиональ биючеләрнекеннән бер дә ким булмады! Искиткеч матур сәхнә костюмнарыннан булу аларның чыгышын тагын да баетты. Хабирова Рүзиләләр гаиләсе үзенең игезәк кызлары Зәмирә һәм Зәринә белән бәйрәм котлавы - нәфис сүз сөйләп катнаштылар. Бариевлар, Закировлар гаиләләре үзләренең осталыкларын музыкаль инструментларда уйнап күрсәттеләр. Зөлфия Магсумованың бакчабызны тальян гармун моңнарына күмүе бәйрәмебезгә тагын да күбрәк ямь өстәде. Кыскасы, оештырылган чара бик матур үтте. Бер яктан талантлар ачылса, икенче яктан әти- әниләр белән бердәм эшчәнлек булды. Әти- әнисе белән бергә балаларның чын йөрәктән башкарылган чыгышларын карап утыру, алкышларга күмү һәркемгә ошады.
-
Табышмаклар - зиһен ачкычы 15.03.2017

Табышмакларга җавап табуны кем генә яратмый икән? Безнең икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүчеләр дә табышмакларга җавапны бик тиз табалар. Бүген алар режим моментында "Табышмак әйтәм тап!" дигән уенда хайваннар турындагы табышмакларга җаваплар эзләделәр. Шул ук вакытта алар яз көне була торган үзгәрешләрне дә искә төшерделәр, ныгыттылар.
-
Казан арты тарихи музеенда искә алу кичәсе 15.03.2017

Бүген, безнең хезмәттәшебез Мәгъсумова Зөлфия Ильфир кызы, Казан арты тарихи музеенда чыгыш ясап кайтты. Музей хезмәткәрләре күренекле гармун ясау остасы Вәлиев Салих абыйны искә алу кичәсе оештырдылар. Безнең хезмәттәшебез уйнаган гармун Салих абыйның үз куллары белән ясалган тарихи истәлек.Салих Вәлиев ясаган гармун Зөлфияләр гаиләсенә әнисенең әтисе Ибрахим бабасыннан кала, ә аңа аны Салих абыйның баҗасы бүләк иткән була. Гармунның ышанычлы кулларда булуына, тузан җыеп бер урында ятмавына, кичәгә килгән һәркем сөенде. Зөлфия Мәгъсүм кызы уйнаган "Татар халык көйләренә тезмә" моның ачык мисалы.
-
Утренник средней группы №1 14.03.2017

Несмотря на то, что все мероприятия посвящены одному и тому же празднику, в каждой группе она проходит по разному. Ведь родители, воспитанники и герои каждой группы создают свою неповторимую историю.
-
Мама! Лучшая слово на свете! 14.03.2017

Утренник средней группы №3
Как много мам добрых и нежных
Сегодня на праздник пришло!
-
Утренники, посвященные Международному женскому дню продолжаются ... 13.03.2017

Воспитанники средней группы №2, на своем утреннике, проявили заботу к своим мамам: покормили йогуртом с ложки, помогли убраться, дарили ласковые слова, объятия и поцелуи
-
Карлсон балалар бакчасында кунакта 13.03.2017

Бүген, 2 нче кечкенәләр төркемендә 8 март Халыкара хатын-кызлар көненә карата бәйрәм булды. Бәйрәмгә әкият геройлары - Карлсон һәм Фрекен бок кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Алар балалар белән рәхәтләнеп уйнадылар, күңелләрен ачтылар. Нәниләр әниләрен матур җырлары, биюләре белән сөендерделәр. Ихлас күңелдән сөйләгән шигырьләрен тыңлау күңелләргә тагын да җылылык өстәде. Бәйрәмнән һәркем күтәренке кәеф белән таралды.
-
Беседа с дедом Мазаем о весенних половодиях 10.03.2017

С каждым днем солнце растапливает всё больше и больше снега. Уровень воды в реках растет, начинаются ледоходы. Как бы не радовала нас весна своим теплом и природа своим пробуждением, не нужно забывать о безопасности детей вблизи водоемов во время весенних половодий. Наш детский сад посетил герой рассказа Н.А. Некрасова дед Мазай. Он рассказал свою историю, которая случилась с ним во время весенних половодий, познакомил детей с правилами поведения вблизи водоемов и вместе с ними в игровой форме спас на лодке пару зайцев. Вот так весело и познавательно наши воспитанники провели сегодняшний режимный момент.
-
Игрушки моего детства 10.03.2017

Детские игрушки занимают важное место в жизни и развитии ребенка. Наверное, каждый взрослый с удовольствием вспоминает свою любимую детскую игрушку: как он играл в разные профессии, как лелеял и дорожил. Мы решили вернуть ностальгию прошлых лет. С данной целью организовали конкурс на самый лучший рисунок детства: «Игрушки моего детства». Родители приняли активное участие и каждый по-своему описывал ценность своего шедевра.
-
Утренники, посвященные 8 Марта 10.03.2017

Наконец-то и у нас начались утренники, посвященные Международному женскому дню. Мы просто решили протянуть прекрасный праздник "Весны". Старшая группа порадовала наших мам показом мод.







